Сабан туе гөрләде
11 июньдә Яңа Чишмәдә татар халкының милли бәйрәме булган Сабан туе гөрләде. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм гүзәл табигатьле Попов почмагында узды - бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, район халкы җыелган иде. Районкүләм бәйрәмне оештыручылар аны үткәрү урынын шәп әзерләгәннәр. Сабантуй мәйданы киңәйтелгән һәм тагы да матуррак бизәлгән, яңа сәламләү...
11 июньдә Яңа Чишмәдә татар халкының милли бәйрәме булган Сабан туе гөрләде. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм гүзәл табигатьле Попов почмагында узды - бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, район халкы җыелган иде.
Районкүләм бәйрәмне оештыручылар аны үткәрү урынын шәп әзерләгәннәр. Сабантуй мәйданы киңәйтелгән һәм тагы да матуррак бизәлгән, яңа сәламләү әләмнәре урнаштырылган иде.
Беренче мәртәбә бәйрәм узган мәйданга җиңел автомашиналар кертелмәде, бу исә халыкның иминлеген тәэмин итте, уңайлыклар тудырды. Авыл җирлекләре башлыклары 4 авыл йортын хәтерләткән корылма җиһазлап куйганнар, мәйдан тирәсендәге урыс, татар, чуаш һәм керәшен "ихатасын"да кунакларны милли ризыклар һәм чәй белән сыйладылар.
Бәйрәмне Гүзәл Сабирҗанова белән ТР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Рәхимов ачып җибәрде, алар Сабантуй бәйрәменең тарихы турында сөйләделәр, килгән кунаклар белән таныштырдылар. Араларында ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Потяшина, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР ипотека агентлыгы генераль директоры Андрей Симаков, "Татэнергосбыт" ААҖ генераль директоры Рифнур Сөләйманов, «Кулон» ЯАҖ гендиректоры Альберт Фәхретдинов һәм районның элеккеге башлыклары Виталий Макаров белән Николай Владимиров та бар иде.
Бәйрәмне ачып, иң беренче сүз муниципаль район башлыгы "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козловка бирелде. Ул кырларда һәм фермаларда тир түгеп эшләүче авыл хезмәтчәннәренә хезмәтләре өчен һәм Сабантуйны үткәрүгә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт белдерде, 12 июньгә туры килгән Рәсәй көне белән җыелган халыкны котлады, һәммәсенә иминлек, бәхет, тынычлык, муллык теләде. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы узган елгы Сабантуй батыры Рамил Якупов белән язгы чәчү батыры, "Козлов В.В." КФХ механизаторы Евгений Изотовка (рәсемдә уңнан сулга) бирелде.
Марина Потяшина яңачишмәлеләрне Сабантуй бәйрәме белән котлады. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да сәламнәрен ирештерде, һәммә кешегә сәламәтлек һәм бәхет теләде.
Сабантуй мәйданында беренчеләрдән булып хезмәт ветераннарын: "Нижнекамскгаз" ЭПУ-нә караган район газ участогы җитәкчесе Иван Сыровны һәм ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Чистай ТБ начальнигы урынбасары Гомәр Фәсхетдиновны хөрмәтләделәр. Район башлыгы аларга ТР Премьер-министры Илдар Халиковның рәхмәт хатларын тапшырды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән "Татарстан" агрофирмасының башкаручы директорлары Фидаил Хәлилов, Илдар Гыйльметдинов, "Игенче" ҖЧҖ директоры Рамил Якупов, фермер хуҗалыклары башлыклары: Зөфәр Нурхамәтов, Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, сыер савучылар: "Садыйков М.Х." КФХ-дан Фәүзия Миннебаева һәм "Кулон" агрофирмасы" ҖЧҖ-нән Валентина Корнева, механизаторлар: "Архангельское" КФХ ҖЧҖ-дән Николай Стрелов һәм "Кулон" агрофирмасы" ҖЧҖ-тән Владимир Михайлов бүләкләнде. "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-нең баш зоотехнигы Алексей Кучинский, "Татарстан" агрофирмасы сыер савучысы Наилә Илалова, "Татарстан" агрофирмасы агрономы Җәмил Мотыйгуллин, "Кулон" агрофирмасы механизаторы Иван Михайлов район башлыгының Мактау грамотасына ия булдылар.
Аннан соң мәйданда район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм хуҗалык җитәкчеләре белгечләргә, алдынгы механизаторларга һәм терлекчеләргә бүләкләр һәм премияләр тапшырдылар. 118 нче ҺУ укытучылары һәм укучылары, иң әйбәт хуҗалык белгечләре, район үзәге оешмалары җитәкчеләре, эшчеләре һәм белгечләре премиягә лаек булдылар. "Козлов В.В." КФХ идарәчесе Николай Кокин республика семинарына әйбәт хәзерләнгән өчен премия алды, язгы кыр эшләрен әйбәт оештырганнары өчен бу фермер хуҗалыгы 360 мең сум торган трактор тагылмасы белән бүләкләнде. Быел сәләтле балалар һәм аларның остазлары да өлешсез калмады: Чаллы Башы мәктәбе укучысы Энҗе Дәүләтшина һәм укытучы Кадрия Гыйльманова, Зирекле лицее укучысы Илмир Вәлиев, аның укытучысы Фәния Зарипова, Яңа Чишмә мәктәбе укучысы Александр Семеняк һәм аның укытучысы Ольга Лазаревага премия тапшырылды. Премияләрне Андрей Симаков тапшырды.
АҖ башлыклары арасында иң әйбәте дип Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, Черемухово АҖ башкарма комитеты секретаре Елена Корнева һәм Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников аталды, иң төзек йорт хуҗалары - Петропавел Бистәсеннән Владимир һәм Алевтина Ерундовлар бүләкләнде. Иң төзек балалар бакчасы дип Петропавел Бистәсендәге "Солнышко" балалар бакчасы (мөдире - Любовь Ерохина), иң төзек мәктәп дип гимназия (директоры Татьяна Сырова), иң төзек АМЙ дип - Зирекле мәдәният йорты (директоры Кадрия Низамиева) танылды. Яңачишмәлеләрне һәм кунакларны үзләренең җырлары белән сөендергән "Зажигай" төркеме солистлары да премия алдылар. Аларга бүләкләрне һәм премияләрне район башлыгы урынбасары Наилә Закирова тапшырды. Бәйрәмнең тантаналы өлешен балаларның, районның үзешчән артистларының матур чыгышы төгәлләде. Аннан "Россия" җыры яңгыраганда бәйрәм салюты бирелде.
Җитештерү алдынгыларын хөрмәтләгәннән соң ат чабышлары һәм юртаклар узышы башлануны игълан иттеләр. Күп кеше атлар карарга ашыкты. Казан ипподромы хезмәткәре Наталья Цыганова атлар узышына аңлатма биреп барды.
Юртаклар узышында 13 юртак (былтыр 14 иде) көч сынашты. Алдагы узышлардан соң шуларның өчесе финалга узды. Дмитрий Булыгин "Магеллан" атында ("Скоков Н.А." КФХ) финалга беренче булып килде, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дән Александр Любимов («Маршал» атында) - икенче, Николай Скоковның (шул ук исемдәге КФХдан) атаклы "Бекас"ы өченче урында.
Менге атлар чабышында 10 ат катнашты (2011 елда 8 иде). Алар ярышы бераз бәхәслерәк булып чыкты, чөнки җирле токымлы атлар белән бергә ике "саф токымлы" ат та узышты, соңгылары исә узышасы ара нибары 1,5 әйләнеш (круг) кенә дип уйлаганнар, ә 2,5 әйләнеш йөгерергә кирәк иде, җитмәсә 2 ат узышларга юлның уртасында гына килеп кушылды. Нәтиҗәдә, җиңүчене ачыклау өчен җирле токымлы атлар кабаттан узыштылар. Мондый тәртипсезлек хөкемдарлар коллегиясенең үз вазыйфаларына тиешенчә карамаулары аркасында килеп чыкты. Узышлардан соң Сергей Артемьев "Кауар" атында ("Скоков Н.А." КФХ) беренче дип танылды, Алмаз Сәлахов "Ричард" аты белән (Шахмайдан) - икенче, ә Евгений Карасев ("Варшава" атында, Ленинодан) өченче булды. Чабыш атлары һәм юртаклар чабышында җиңүчеләрнең барысына да акчалата призлар тапшырылды.
Сабантуйда традицион уеннар (авыш баганага бәйләнгән тәкә, багана башындагы әтәч һ.б.) үткән мәйданда халык күп җыелды. Беренче омтылышта ук вертикаль баганадан итекләрне ала алдылар. Икенче берәү исә әтәчне алырга үрмәләп карады, тик барып кына чыкмады. Әтәчне өченче дәгъвачы - Айнур Әсәдуллин (Тубылгы Таудан) "эләктерә" алды. "Авыш баганага бәйләнгән тәкә" конкурсы бәйрәмдә зур популярлык казана һәм байтак җанатарларны үзенә җәлеп итә. Башта тәкәгә хуҗа булырга өч кеше тырышып карады, әмма аларның дүртенчесе генә җиңү яулый алды.
Яңа Чишмәдән Рәфис Якупов авыш баганага бер менүдә тәкәне эләктерү бәхетенә иреште, әйтергә кирәк, ул үткән еллардагы Сабантуйларда да әлеге төр ярышта җиңеп килде.
Сабантуй әләмен Зирекле лицееның 11 сыйныф укучысы Илдар Фәррахов алды.
Кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерергә теләүчеләр балалар һәм зурлар арасында да җитәрлек иде. Көянтәгә сулы чиләкләр алып йөгерүдә бу бәйгедә күп тапкырлар сыналган бик тәҗрибәлеләр катнашты бугай - берсе дә егылмады, бер тамчы суны да түкмичә финалга килделәр. Шулай да ир-атлар җитезрәк булды.
Чүлмәк вату уенында катнашырга теләүчеләр дә байтак җыелган иде. Малайлар һәм кызлар, олырак абыйлар һәм апалар капчык белән бер-берсен "кыйнауда" рәхәтләнеп, көлешә-көлешә көч сынаштылар.
Эссе көндә, әлбәттә, барысы да су янына ашыга, шуңа күрә "кулың белән балык тот" дип аталган яңа уен тирәсенә ярыш башланганчы ук халык җыелган иде. Ваннадагы йөзеп торган гибридларны халык озак күзәтте. Водолазлар ролендә булырга күпләр теләк белдерде. Башта өчәр кеше "яр буеннан" балык тотты, ә аннан соң чын мәгънәдә су астында аулау оештырдылар - иң төбенә кадәр чумдылар, йөзделәр, ничек булса булды - табышны кулга төшерә алдылар.
Барлык төр конкурсларда актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр: футболкалар, стаканнар җыелмасы, электр чәйнекләре, савыт-саба һәм көнкүрештә кирәк булган башка әйберләр тапшырылды.
Сабантуйда гер спорты һәм армрестлинг ярышы да зур уңыш казана. Монда көч сынап караучыларга 1, 2, 3 нче урыннар өчен саллы гына акчалата призлар биреләчәге дә игълан ителде. Гер күтәрүчеләр ярышы 4 категория буенча билгеләнде: яшүсмерләр, зурраклар, ветераннар һәм кунаклар. Район Сабантуенда әлеге төр ярышларда беренче мәртәбә кызлар да катнашты. Барлык призлы урыннар - Тубылгы Таудан килгән спортчыларда иде, ә Гөлгенә Исмәгыйлова I урынны яулады, ул спорт мастерына кандидат, дөнья чемпионатының көмеш призеры, гер спорты буенча республика җыелма командасы әгъзасы. Яшүсмерләр арасында иң көчлеләре: Тубылгытаулылар - ТР чемпионы Зөлфәт Газизов (60 кг-га чаклы авырлыкта), ТР чемпионы Илназ Әбдрәфыйков (70 кг-га чаклы) һәм яңачишмәле, ТР чемпионатында өченче урын яулаган Юрий Насонов (70 кг-нан артык).
Олырак ир-атлар арасында җиңүчеләр бар да яңачишмәлеләр иде. Болар - Минаев Игорь (70 кг-га чаклы), ТР чемпионатында икенче урынны яулаган Евгений Леонов (80 кг-га чаклы), Вячеслав Кузнецов (80 кг-нан авыррак) иде. Авылдашлары Александр Попков кабат ветераннар арасында иң көчле исемен раслады, Сабан туе кунакларыннан әлмәтле Рәфис Гыйззәтуллин җиңү яулады.
Кул көрәштерүдә кызлар көчле иде: Габдуллина Ралинә (50 кг-га чаклы), Исмәгыйлева Гөлгенә (50 кг-нан авыррак), хатын-кызлардан - Илалова Илсөяр (70 кг-га чаклы), Әлмәттән килгән кунак Горина Елена (85 кг-га чаклы), Ситдыйкова Наилә (85 кг-нан авыррак) армрестлингта ярыштылар. Ир-егетләр арасында Галиуллин Айбулат (60 кг-га чаклы), Мусин Булат (60 кг-нан авыррак), ир-атлар - Гирфанов Динар (75 кг-га чаклы), Логинов Евгений (90 кг-га чаклы), Галимов Радик (90 кг-нан авыррак), Яһудин Илхакның (кунак) куллары көчле иде.
Аркан тартышуда да көрәш кызды, тамашачылар алар өчен дә җан аттылар. Нәтиҗәдә Яңа Чишмәдән җыелма команда ир-атлар арасында, Ленино һәм Зирекледән килгән җыелма команда хатын-кызлар арасында җиңү яуладылар.
Мәйдан уртасында күпләр үз көчләрен сынаганда, мәйданнан читтәрәк оештырылган сәхнәләрдә авыл мәдәният йортларының халык һәм эстрада ансамбльләре чыгыш ясады. Балаларга да шөгыль күп булды, аларга да кече сабантуй оештырылды, отучылар бүләк алды. Яр Чаллыдан килгән аттракцион узган елдагыча бала-чаганы үзенә җәлеп итте: һава тутырылган батутлар, квадрациклларны балалар үз итте.
Халыкка тамаша гына аз, аның ашыйсы да килә. Сәүдә рәтләре, күчмә кафелар бәйрәм итүчеләргә рәхәтләнеп хезмәт күрсәттеләр: биредә хуш исле камыр ризыклары, шашлык, чәй, кофе, сыра, түбән бәядән ипи-күмәч әйберләре ("Кулон" ҖЧҖ - тәкъдим итте) - бар да бар иде. Җирле эшмәкәрләрдән тыш, Зәй, Чистай, Кама Аланы сәүдәгәрләре дә үз товарларын тәкъдим иттеләр.
Лотерея билетлары сатып аучылар (алар исә 700 данә сатылган) отышка өметләнделәр. 360 отыш арасында Гөлназ Җамалетдиновага бәхет елмайды - ул "Philips" телевизоры отты. Иртәдән кичкә кадәр янгын сагы, полиция һәм медицина хезмәткәрләре кизү тордылар. Ярышларда кулын имгәткән көрәшчегә медикларның ярдәме кирәкте.
Көрәшчеләр келәмендә милли көрәш буенча бил алышлар башланды. Кагыйдә буларак, көрәшне балалар башлап җибәрде, алар 5 авырлык категориясендә көч сынаштылар. Өч сәгать бил алышканнан соң, көрәш буенча баш судья Рәфис Вафин ярдәмчеләре Марат Садыйков, Фәргать Вәлиев, Шәүкәт Госсаметдинов, Ринат Миннебаев, Рөстәм Мифтахетдинов һәм Фәнил Залаковлар белән җиңүчеләрне билгеләделәр. Элекке еллардагыча, җиңүчеләрнең күпчелеге, егетләр милли көрәш белән җитди төстә шөгыльләнүче, Акъяр, Чертуш, Шахмай һәм Чаллы Башы авылларыннан.
35 кг-га чаклы авырлыкта беренче урынны Чаллы Башыннан Рәсим Нуртдинов яулады, икенче урында Түбән Камадан Марсель Мөхәммәтҗанов, өченче урында Чаллы Башыннан Инсаф Хәбибуллин; 45 кг-га чаклы авырлыкта Шахмайдан Дилүс Нуртдинов җиңде, икенче - Шахмайдан Динар Миннебаев, өченче урында - Акъярдан Динар Шәйхетдинов; 55 кг-га чаклы авырлыкта Чертуштан Рияз Кәлимуллин - беренче урында, Шахмайдан Ленар Миннебаев - икенче, Акъярдан Айдар Госсаметдинов өченче урында; 65 кг-га чаклы авырлыкта Тубылгы Таудан Ришат Гатин җиңү яулады, икенче урында Шахмайдан Ранис Мифтахетдинов, өченче - Әдәмсәдән Руслан Миңнеханов; 65 кг-нан югарырак авырлыкта барлыгы ике көрәшче генә көч сынашты һәм Булат Мусин җиңү яулады, Шахмайдан Ранис Мифтахетдинов 2 урында. Балалар арасында Булат Мусин абсолют батыр булды, барысы да акчалата призлар белән бүләкләнде.
Кунаклар арасында Яр Чаллыдан килгән көрәшче Илдар Сафиуллин җиңү яулады, Ришат Мөхәммәтҗанов (Түбән Камадан) - икенче, Илнур Таҗетдинов (Яр Чаллыдан) өченче урында.
Сабантуйның баш батырын ачыклау берничә сәгатькә сузылды. Көрәшчеләрнең күпчелеге бик матур һәм гадел көрәш күрсәттеләр. 65 кг-га чаклы авырлыкта Акъярдан Дилүс Гайнуллин җиңде, шул ук авылдан Айнур Әхмәтвәлиев - икенче, Шахмайдан Айгиз Ганиев өченче урында; 70 кг-га чаклы авырлыкта Илмир Гайнуллинга тиңнәр булмады, ул беренче урында, Айнур Әхмәтвәлиев - икенче (икесе дә Акъярдан), Акбүредән Рәис Нурхамәтов - өченче урында (кызганычка каршы, ул кулын авырттырды); 80 кг-га чаклы авырлыкта Акъярдан Илгизәр Гайнуллин җиңде, Тубылгы Таудан Ринат Гыймадиев - икенче, Чаллы Башыннан Илшат Таҗетдинов өченче урында, 90 кг-га чаклы авырлыкта Чертуштан Булат Мусин җиңде, Рәдиф Хәлилов - икенче, Ринат Гыймадиев (икесе дә Тубылгы Таудан) өченче урында; 90 кг-нан артык авырлык үлчәмендә Акбүредән Самат Нуриев җиңү яулады, Акъярдан Фоат Госсаметдинов - икенче урында, Чертуштан Равил Гыймадиев өченче урында (соңгы ике көрәшче, әйтергә кирәк, көрәш ветераннары).
Быел Сабантуйның баш батыры Чертуштан яшь көрәшче Булат Мусин булды. Аның җилкәсенә традицион приз - зур тәкә салдылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җиңүчеләрне котлап, аларга акчалата призлар тапшырдылар.
2012 ел Сабан туе менә шулай оешкан төстә үтте, халык көн буена күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте. Алда игенчеләрнең җәйге мәшәкатьләре - азык хәзерләү эшләре башланды, ә бер айдан исә бөртеклеләрне урып-җыюга керешәчәкләр.
Азат Мусин
Евгений Старов
Лариса Федорова
Ольга Иванова
Авторлар фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев