Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Самвел Арутюнян:“Барыбыз да дус һәм килешеп яшик“

Самвел Вардович Арутюнянның Әрмәнстан җиреннән безнең якларга килеп, төпләнеп яши һәм эшли башлавына 30 елдан артык вакыт үтеп киткән. Шушы көннәрдә ул үзенең 60 яшьлеген билгеләп үткән. Яңа Чишмәгә ул район оешкач, 1983 елда килеп урнаша. Төзүчеләр бригадасы оештырып, ул терлекчелек биналары, торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзү эшенә керешә. Ул елларда...

Самвел Вардович Арутюнянның Әрмәнстан җиреннән безнең якларга килеп, төпләнеп яши һәм эшли башлавына 30 елдан артык вакыт үтеп киткән. Шушы көннәрдә ул үзенең 60 яшьлеген билгеләп үткән.
Яңа Чишмәгә ул район оешкач, 1983 елда килеп урнаша. Төзүчеләр бригадасы оештырып, ул терлекчелек биналары, торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзү эшенә керешә. Ул елларда район оешкач бар җирдә дә объектлар күпләп төзелде, кая да эшче куллар кирәк иде, шуңа да төзүчеләр бригадасы күрсәткән хезмәтләргә сорау зур булды. Берничә елдан соң С. Арутюнян хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе эшенә керешә, аның эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару сәләте була. 1988 елда район халкы беренче тапкыр Яңа Чишмә җирендә ару-талуны белми эшләүче Самвел җитештерүендә лимонадтан авыз итте (дуслары һәм танышлары аңа гади итеп Жак дип кенә эндәшә).
Аны районда беренче эшмәкәр дип атарга була. 1991 елда беренчеләрдән булып ул шәхси "Мальвина" азык-төлек кибете ачты, шуннан соңгы елларда да сәүдә объектлары төзү эшен дәвам иттерә.
Самвелның күптәнге хыялы да тормышка аша - район үзәгендә тантана, туй, юбилейлар үткәрү өчен матур, иркен бина булдыра. ХХ партсъезд исемендәге колхоз идарәсенең элекке бинасын тулысынча яңартып төзеп һәм анда янкорма да булдырып, 150 урынга исәпләнгән кафе ача. Исеме дә үзенчәлекле аның - "Старый двор" дип атала. Соңгы елларда монда атна саен төрледән-төрле тантаналар үткәрелеп тора, хәзер анда бәйрәм чаралары уздыру өчен бер ай алдан язылып куялар.
Самвел Арутюнянның танышлары һәм дуслары аның турында бары яхшы сүзләр генә әйтәләр. Аны ышанычлы иптәш, яхшы ата һәм гаилә башлыгы, намуслы һәм эш сөючән кеше диләр. Үзе турында ул күп сөйләргә яратмый. "Мин Татарстанда яшәвемә сөенеп туя алмыйм, монда киң күңелле кешеләр яши, җире дә үзенә тартып тора, - ди ул. -Гомер юлымда миңа һәрвакыт ышанычлы, ярдәмчел кешеләр генә юлдаш булды, Яңа Чишмәдә андыйлар аз түгел. Мине монда кабул итүләре, эш бирүләре һәм үсеш алырга мөмкинлек тудырулары өчен дусларыма, танышларыма һәм барлык яңачишмәлеләргә дә мин бик рәхмәтле. Чын күңелдән барысына да исәнлек, бәхет телим, кайсы милләт кешесе булсак та, бар гомергә дус һәм килешеп яшәсәк иде дигән теләктә каласым килә.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев