Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Санитария-эпидемиология хезмәтенең 90 еллыгын каршылап

Рә­сәй­нең санэ­пи­де­ми­о­ло­гия хез­мә­те 90 ел­лы­гын бил­ге­ләп үтә. 90 ел дә­ва­мын­да бул­ган үз­гә­реш­ләр­гә ка­ра­мас­тан, Дәү­ләт санэпи­де­ми­о­ло­гия кү­зәт­че­ле­ге эш­чән­ле­ге­нең төп юнә­леш­лә­ре бу­лып са­ни­тар за­кон­нар­ның үтә­ле­ше­нә һәм ке­ше­ләр яши тор­ган мо­хит­кә да­и­ми со­ци­аль-ги­ги­е­на мо­ни­то­рин­гы үт­кә­рү­гә кү­зәт­че­лек итү юлы бе­лән ке­ше­ләр сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау бу­ен­ча про­фи­лак­тик юнә­леш бул­ды һәм бу­лып ка­ла би­рә. Ан­нан ка­ла, ике...

Рә­сәй­нең санэ­пи­де­ми­о­ло­гия хез­мә­те 90 ел­лы­гын бил­ге­ләп үтә. 90 ел дә­ва­мын­да бул­ган үз­гә­реш­ләр­гә ка­ра­мас­тан, Дәү­ләт санэпи­де­ми­о­ло­гия кү­зәт­че­ле­ге эш­чән­ле­ге­нең төп юнә­леш­лә­ре бу­лып са­ни­тар за­кон­нар­ның үтә­ле­ше­нә һәм ке­ше­ләр яши тор­ган мо­хит­кә да­и­ми со­ци­аль-ги­ги­е­на мо­ни­то­рин­гы үт­кә­рү­гә кү­зәт­че­лек итү юлы бе­лән ке­ше­ләр сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау бу­ен­ча про­фи­лак­тик юнә­леш бул­ды һәм бу­лып ка­ла би­рә. Ан­нан ка­ла, ике ел­дан ар­тык хез­мәт "Кул­ла­ну­чы­лар­ның хо­кук­ла­рын як­лау ту­рын­да"­гы за­кон­ны тор­мыш­ка ашы­ру бе­лән шө­гыль­лә­нә.

1992 ел­ның 15 сен­тяб­рен­дә ха­лык ко­мис­са­ри­а­ты Со­ве­ты ка­бул ит­кән "Рес­пуб­ли­ка­ның са­ни­тар ор­ган­на­ры ту­рын­да"­гы дек­рет бе­лән са­ни­та­рия-эпи­де­ми­о­ло­гия оеш­ма­сы­ның ст­рук­ту­ра­сы рас­лан­ган, ил­дә са­ни­тар кү­зәт­че­лек сис­те­ма­сы за­кон­лаш­ты­рыл­ган, аның эш­чән­ле­ге­нең дәү­ләт ха­рак­те­ры, врач­лар­ның хо­кук­ла­ры һәм бу­рыч­ла­ры бил­ге­лән­гән. Хез­мәт­кә су­га, һа­ва­га, ха­лык яши тор­ган җир­гә (туф­рак­ка), то­рак­ка, го­му­ми кул­ла­ныш­та бул­ган урын­нар­га, тук­ла­ну про­дукт­ла­ры­на са­ни­тар сак оеш­ты­ру, со­ци­аль авы­ру­лар бе­лән кө­рә­шү, ха­лык­ның авы­ру дә­рә­җә­сен ки­ме­тү, һө­нә­ри авы­ру­лар­ны бул­дыр­мау (ки­сә­тү) бу­ен­ча эш йөк­лә­тел­гән. Шу­шы до­ку­мент­ка ни­гез­лә­неп ил­нең бер­дәй са­ни­тар оеш­ма­сын үс­те­рү­гә баш­лан­гыч са­лы­на.

1984 ел­ны ка­бат ра­йон оеш­ты­рыл­гач, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның са­ни­та­рия хез­мә­те дә тор­гы­зыл­ды. Баш­та санэ­пидс­тан­ция щит­лар­дан тор­ган ике йорт­ка ур­наш­кан иде, 1990 ел­ны ул элек­ке­ге по­лик­ли­ни­ка би­на­сы­на күч­те, әле дә шул урын­да. 1991 ел­ны санэ­пид­хез­мәт Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы сос­та­вын­нан чык­ты һәм мөс­тә­кыйль ве­домст­во бу­лып оеш­ты, шу­лай итеп, Дәү­ләт са­ни­та­рия эпи­де­ми­о­ло­гия кү­зәт­че­ле­ге үзәк­лә­ре пәй­да бул­ды. ЦГСЭН-нең төп бү­лек­чә­лә­ре бу­лып са­ни­тар, эпи­де­ми­я­гә кар­шы, са­ни­тар-бак­те­ри­о­ло­гик һәм про­фи­лак­тик де­зин­фек­ция бү­лек­чә­лә­ре то­ра.

2005 ел­да кул­ла­ну­чы­лар­ның хо­кук­ла­рын як­лау һәм ке­ше имин­ле­ге өл­кә­сен­дә кү­зәт­че­лек итү бу­ен­ча Фе­де­раль хез­мәт оеш­ты. Үз­гәр­тү­ләр ба­ры­шын­да без­нең өл­кә­дә кул­ла­ну­чы­лар­ның хо­кук­ла­рын як­лау һәм ке­ше имин­ле­ге өл­кә­сен­дә кү­зәт­че­лек бу­ен­ча Фе­де­раль хез­мәт Ида­рә­се һәм "Ги­ги­е­на һәм эпи­де­ми­о­ло­гия үзә­ге" дип атал­ган Фе­де­раль дәү­ләт сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­се оеш­ты.

Чис­тай ра­йо­нын­да һәм Чис­тай шә­һә­рен­дә кул­ла­ну­чы­лар­ның хо­кук­ла­рын як­лау һәм ке­ше имин­ле­ге өл­кә­сен­дә юри­дик зат­лар­ның, ин­ди­ви­ду­аль эш­мә­кәр­ләр­нең һәм граж­дан­нар­ның за­кон­нар­ны үтәү­лә­ре­нә дәү­ләт конт­ро­ле бул­ды­ру өчен тер­ри­то­ри­аль фе­де­раль ор­ган­га Яңа Чиш­мә ра­йо­ны бү­ле­ге дә ке­рә. Тер­ри­то­ри­аль бү­лек хез­мәт­кәр­лә­ре дәү­ләт граж­дан­лык хез­мәт­кә­ре ста­ту­сы ал­ды­лар. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та Яңа Чиш­мә ра­йо­ны бу­ен­ча тер­ри­то­ри­аль бү­лек­тә 3 ке­ше эш­ли. Гөл­фи­рә Мос­та­фи­на Рос­пот­реб­над­зор на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры ва­зый­фа­сын баш­ка­ра, санэ­пид­хез­мәт сис­те­ма­сын­да 23 ел эш­ли, На­деж­да Са­ла­хет­ди­но­ва до­ку­мент­лар бе­лән эш итә, Вла­дис­лав Ст­ру­тинс­кий - шо­фер.

Элек эш­лә­гән Дәү­ләт са­ни­та­рия кү­зәт­че­ле­ге үзә­ге ба­за­сын­да бер фе­де­раль дәү­ләт сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­се - "ТР да ги­ги­е­на һәм эпи­де­ми­о­ло­гия үзә­ге" оеш­ты­рыл­ды, ра­йон­нар­да исә алар­ның фи­ли­ал­ла­ры эш­ли. Шу­ның бер­се без­дә "Чис­тай ра­йо­ны һәм Чис­тай шә­һә­рен­дә ги­ги­е­на һәм эпи­де­ми­о­ло­гия үзә­ге" ФБУЗ Яңа Чиш­мә бү­ле­ге. Ан­да бү­ген­ге­се көн­дә 7 ке­ше хез­мәт куя: Нә­фи­сә Фәс­хет­ди­но­ва (27 ел эш­ли), Са­и­мә Җаб­ба­ро­ва (21 ел эш­ли), Мәрь­ям Фәт­хет­ди­но­ва (24 ел эш­ли), Гөл­ге­нә Ка­дый­ро­ва (13 ел эш­ли), Га­ли­на Об­ля­хо­ва (6 ел эш­ли), На­талья Ера­шо­ва (2 ел), Олег Рав­дин­нар. ФБУЗ Рос­пот­реб­над­зор Ида­рә­се эш­чән­ле­ген тәэ­мин итә, ки­рәк­ле тик­ше­ре­нү­ләр, сы­нау­лар, үл­чәү­ләр, экс­пер­ти­за­лар һәм баш­ка бә­я­ләү га­мәл­лә­ре үт­кә­рә, йо­гыш­лы, па­ра­зит­лар та­ра­та тор­ган, һө­нә­ри авы­ру­лар­ның ки­леп чы­гу һәм та­ра­лу сә­бәп­лә­рен, шу­лай ук ке­ше­ләр ара­сын­да киң та­рал­ган йо­гыш­лы авы­ру­лар­ны ачык­лый, со­ци­аль-ги­ги­е­на мо­ни­то­рин­гы үт­кә­рү­не тәэ­мин итә.

Үзәк про­из­водст­во конт­ро­ле, ке­ше һәм әй­лә­нә-ти­рә мо­хит­кә по­тен­ци­аль (их­ти­мал бул­ган) кур­кы­ныч­лык ту­ды­ру­чы про­дук­ци­я­гә, то­вар­лар­га ги­ги­е­ник бәя кую мак­сат­ла­рын­да ла­бо­ра­тор тик­ше­рү­ләр бу­ен­ча хез­мәт­ләр күр­сә­тә, тө­зе­леш эш­лә­ре баш­ка­ру­га, яңа­дан үз­гәр­теп ко­ру, объ­ект­лар­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру­га һәм де­ра­ти­за­ция эш­лә­ре үт­кә­рү­гә про­ект до­ку­мент­ла­ры­на бәя би­рә.

Хез­мәт­нең бар­лык бү­лек­чә­лә­ре ха­лык­ка им­му­ни­за­ция үт­кә­рү һәм ВИЧ-ин­фек­ция бе­лән кө­рәш бу­ен­ча, йо­гыш­лы авы­ру­лар­ны ки­ме­тү һәм про­фи­лак­ти­ка, ба­ла­лар­ның һәм яшүс­мер­ләр­нең җәй­ге ялы уңай са­ни­тар-эпи­де­ми­о­ло­гик шарт­лар­да үтү­не тәэ­мин итү, мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­рен яңа уку елы­на хә­зер­ләү, уку­чы­лар­ның сый­фат­лы һәм ра­ци­о­наль тук­ла­ну­ла­рын оеш­ты­ру, хез­мәт­не сак­лау, ха­лык­ны сый­фат­лы эчә тор­ган су бе­лән тәэ­мин итү эшен ях­шыр­ту һ.б. бу­ен­ча сә­ла­мәт­лек сак­лау өл­кә­сен­дә өс­тен­лек­ле мил­ли про­ект­ны тор­мыш­ка ашы­ру­да зур кү­ләм­ле эш­ләр баш­ка­ра.

Бү­лек кул­ла­ну­чы­лар ба­за­рын­да за­кон­нар­ны үтәү һәм кул­ла­ну­чы­лар­ның хо­кук­ла­рын як­лау өл­кә­сен­дә дәү­ләт кү­зәт­че­ле­ге эшен тор­мыш­ка ашы­ра, дәү­лә­ти әһә­ми­ят­кә ия бул­ган бу­рыч­лар­ны үти.

Дәү­ләт санэ­пид­хез­мәт җи­тәк­че­ле­ге үз хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән го­рур­ла­на, алар­ның хез­мәт­лә­рен юга­ры бә­я­ли. Бе­рен­че чи­рат­та үз һө­нәр­лә­ре­нә озак ел­лар бу­е­на туг­ры кал­ган хез­мәт­кәр­ләр­гә ае­рым рәх­мәт сүз­лә­ре юл­лан­ган, ме­нә алар: Н.Ф. Фәс­хет­ди­но­ва, М.З. Фәт­хет­ди­но­ва, Г.Х. Мос­та­фи­на, Г.Г. Ка­дый­ро­ва, С.А. Җаб­ба­ро­ва, Г.С. Об­ля­хо­ва, Н.А. Са­ла­хет­ди­но­ва, Н.В. Ера­шо­ва.

Шу­лай ук элек эш­ләү­че­ләр­гә, ве­те­ран­нар­га, дәү­ләт санэ­пид­хез­мә­тен үс­те­рү­гә һәм ны­гы­ту­га зур өлеш кер­тү­че хез­мәт­кәр­ләр: Г.С. Фәс­хет­ди­нов­ка, М.К. Хай­са­ров, М.И. Нә­сый­бул­лина, В.С. Коз­лова, А.А. Су­во­ро­ва, Г.И. Бе­шен­це­ва, Е.Г. Леуши­на, В.П. Иль­и­че­ва, С.Ш. Әхә­то­ва, Г.С. Га­ми­рул­ли­на, Р.З. Са­би­ро­ва, Н.К. Хө­сә­е­но­ва, Ф. Хө­сә­е­но­ва­лар­га из­ге те­ләк­ләр генә телисе килә.

Дәү­ләт са­ни­та­рия эпи­де­ми­о­ло­гия кү­зәт­че­ле­ге­нең элек­ке­ге хез­мәт­кәр­ләре - ара­быз­дан ва­кыт­сыз кит­кән З.Н. Сур­ко­ва, А.А. Мо­ке­е­ва, И.И. Хә­ли­лов, Г.Н. Яку­по­ва, В.С. Би­рю­ков, Ф.И. Сә­лә­хо­ва­лар­ны да атап үт­ми мөм­кин тү­гел, алар­ның як­ты ис­тә­ле­ге - кү­ңел­лә­ре­без­дә.

Һәм, әл­бәт­тә, ба­ры­гыз­ны да бәй­рәм бе­лән чын кү­ңел­дән кот­лый­быз, исән­лек-сау­лык, га­и­лә бә­хе­те һәм уңыш­лар те­ли­без.

Гөл­фи­рә МОС­ТА­ФИ­НА,

"Рос­пот­реб­над­зор" ТБ Ида­рә­се на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры ва­зый­фа­сын баш­ка­ру­чы.

Рәсемдә: С. Җабба-рова, Г. Обляхова, Н. Ерашова, Г. Мостафина, М. Фәтхетдинова, Н. Фәс-хетдинова (сулдан уңга)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев