Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сарыкчылыкны њстерђлђр

    Зи­рек­ле­дән фер­мер Ма­рат Са­дый­ков га­и­лә­се шәх­си ху­җа­лык­ла­рын да үс­те­рә. Йорт­ла­ры ту­лы мал-ту­ар, кош-корт, бак­ча­ла­рын­да яшел­чә, җи­ләк-җи­меш, умар­та корт­ла­ры да эш­чән га­и­лә­гә бал та­шып сө­ен­де­рә. Ев­ге­ний СТАРОВ Са­дый­ков­лар­ның га­и­лә баш­лы­гы күп ва­кы­тын фер­мер ху­җа­лы­гын­да авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү про­цес­сын җи­тәк­ләп үт­кә­рә, шун­лык­тан йорт­та­гы бар эш ха­ты­ны Ве­не­ра һәм ул­ла­ры Ил­фат бе­лән...

    Зи­рек­ле­дән фер­мер Ма­рат Са­дый­ков га­и­лә­се шәх­си ху­җа­лык­ла­рын да үс­те­рә. Йорт­ла­ры ту­лы мал-ту­ар, кош-корт, бак­ча­ла­рын­да яшел­чә, җи­ләк-җи­меш, умар­та корт­ла­ры да эш­чән га­и­лә­гә бал та­шып сө­ен­де­рә.

    Ев­ге­ний СТАРОВ

    Са­дый­ков­лар­ның га­и­лә баш­лы­гы күп ва­кы­тын фер­мер ху­җа­лы­гын­да авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү про­цес­сын җи­тәк­ләп үт­кә­рә, шун­лык­тан йорт­та­гы бар эш ха­ты­ны Ве­не­ра һәм ул­ла­ры Ил­фат бе­лән Ин­саф җил­кә­се­нә тө­шә, ә алар­ның эше­нә әби­лә­ре Хә­ли­мә апа күз-ко­лак бу­лып то­ра. Шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык­ла­рын­да 100ләп баш са­рык, 25 баш умар­та, сы­ер, бо­зау, каз­лар, та­вык­лар - бар да бар. Ху­җа­би­кә Ве­не­ра мәк­тәп­тә укы­та, олы ул­ла­ры Ил­гиз ме­ди­ци­на ака­де­ми­я­се­нең икен­че кур­сын­да, Ил­фат 11 сый­ныф­та, Ин­саф 5 сый­ныф­та укый. Ба­ла­лар яшь­тән кресть­ян хез­мә­те­нә кү­не­геп үсә­ләр, рә­хәт­лә­неп мал-ту­ар ка­рый­лар. Са­дый­ков­лар­ның өс­тә­лен­нән са­рык ите, бал өзе­леп тор­мый. Ел дә­ва­мын­да 40-50 баш са­рык­ны са­тып та җи­бә­рә­ләр, са­рык­лар­ны кор­бан­га дип алу­чы­лар күп. Са­рык­лар­ның йон­на­рын кыр­кыр­га күр­ше­лә­рен ча­кы­ра­лар, тик йон тап­шы­ру гы­на проб­ле­ма бу­лып ка­ла би­рә.

    Өй­лә­ре зур, ир­кен, бар­лык уңай­лык­лар ту­ды­рыл­ган, йорт­та ко­рыл­ма­лар нык, 15 су­тый­лы бак­ча­ла­рын­да бар төр яшел­чә, җи­ләк-җи­меш үс­те­ре­лә. Шул чак­лы мал­ны ас­рау җи­ңел тү­гел­дер, шу­лай да хез­мәт­не сөй­сәң, да­и­ми кай­гыр­ту той­саң, мөм­кин­дер.

    Са­дый­ков­лар га­и­лә­се шу­шы мә­шә­кать­ле авыр эш­кә алын­ган, көн­дә­лек хез­мәт үзе­нең нә­ти­җә­сен дә би­рә. Алар га­и­лә мул­лы­гын үз кул­ла­ры, үз көч­лә­ре, үз ты­рыш­лык­ла­ры бе­лән бул­ды­ра­лар.

    Рә­сем­дә: Ве­не­ра Са­дый­ко­ва ул­ла­ры бе­лән

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: