Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Сертификатлар тапшырдылар

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә дүрт анага тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырдылар. Өч гаиләдә - Тубылгы Таудан Гөлгенә Гибадуллина, Яңа Чишмәдән Людмила Старикова, Шахмайдан Ләйсән Харрасова гаиләсендә - икенче бала, Ә Әдәмсәдән Наталья Нестерованың - өченче баласы. Әниләре белән килгән сабыйлар арасында малай...

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә дүрт анага тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырдылар.
Өч гаиләдә - Тубылгы Таудан Гөлгенә Гибадуллина, Яңа Чишмәдән Людмила Старикова, Шахмайдан Ләйсән Харрасова гаиләсендә - икенче бала, Ә Әдәмсәдән Наталья Нестерованың - өченче баласы. Әниләре белән килгән сабыйлар арасында малай бер генә - Ләйсәннеке - Риназ дип исем кушканнар, калганнары - кызлар. Наталья кызын - Софья, Людмила - Арина, ә Гөлгенә Мәрьям дип атаган.
ЗАГС бүлеге мөдире һәр исемнең мәгънәсен аңлатты. Шул исемнәрне йөрткән балаларга мөлаемлылык, дустанә булу, талант, ныклык, тәвәккәллек һәм башка шундый уңай сыйфатлар хас икән.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә аларны Алия Миръякупова, Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ольга Попкова котлады, һәм ана капиталын файдалану турында тәфсилләбрәк аңлатма бирде. Ул хәзер аның күләме 453 мең сум тәшкил итүен искәрде. Аны баланы укытуга, торак шартларын яхшыртуга, әни кешенең булачак пенсиясен тулыландыруга тотып була. Ана капиталы акчасын балага 3 яшь тулгач файдаланырга мөмкин (әгәр капитал кредит килешүен каплауга тотылса, өч яшь тулганны көтеп тору кирәкми). -Моннан кала, хәзер пенсия фонды бүлеге ана капиталының 20 мең сумын бер мәртәбә түләү турында гариза кабул итә. Моның өчен безнең бүлеккә килеп, гариза язасы гына. Ул акчаны баланың яшенә бәйсез рәвештә алырга һәм шушы 20 мең сумны көндәлек ихтыяҗларга тотарга мөмкин.
Ольга Попкова әниләргә ана капиталы акчасының гаилә бюджетын тулыландыру өчен бер әйбәт чара булуын, гаиләләрендә мәхәббәт, тугрылык хөкем сөрүен теләде.
Ольга ИВАНОВА
Бәхетле әниләр Гөлгенә Гибадуллина, Людмила Старикова, Наталья Нестерова, Ләйсән Харрасова
(сулдан уңга). Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X