Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Үсеш проблемалары

Соң­гы ва­кыт­лар­да ра­йон үзә­ген­дә яшәү­че ха­лык чүп-чар чы­га­ру (тү­гү) бе­лән шө­гыль­лә­нү­че оеш­ма ад­ре­сы­на шел­тә бел­де­рә. Ел ба­шын­нан алып әле­ге эш бе­лән шәх­си эш­мә­кәр С.П. Нес­те­ров шө­гыль­лә­нә. Ки­леп чык­кан хәл­ләр­гә без "Я­ңа Чиш­мә ЕРЦ" ҖЧҖ ди­рек­то­ры Петр Нес­те­ров­тан аң­лат­ма би­рү­ен үтен­дек. Ул без­гә ме­нә ни­ләр сөй­лә­де: үт­кән ел­ның ию­лен­дә чүп-чар җыю...

Соң­гы ва­кыт­лар­да ра­йон үзә­ген­дә яшәү­че ха­лык чүп-чар чы­га­ру (тү­гү) бе­лән шө­гыль­лә­нү­че оеш­ма ад­ре­сы­на шел­тә бел­де­рә. Ел ба­шын­нан алып әле­ге эш бе­лән шәх­си эш­мә­кәр С.П. Нес­те­ров шө­гыль­лә­нә. Ки­леп чык­кан хәл­ләр­гә без "Я­ңа Чиш­мә ЕРЦ" ҖЧҖ ди­рек­то­ры Петр Нес­те­ров­тан аң­лат­ма би­рү­ен үтен­дек.

Ул без­гә ме­нә ни­ләр сөй­лә­де: үт­кән ел­ның ию­лен­дә чүп-чар җыю бе­лән шө­гыль­лән­гән "Воз­рож­де­ни­е" ҖЧҖ үз эшен тук­тат­кан. Озак ва­кыт­лар буе бу эш­кә алы­ныр­га те­ләү­че бул­ма­ган. Эш­кә ке­реш­кән шәх­си эш­мә­кәр исә үсеш чо­рын­да бай­так кы­ен­лык­лар­га ду­чар бу­ла. Ка­зан­да рас­лану­чы чүп-чар җы­ю­га та­риф­лар ти­еш­ле хез­мәт­кәр­ләр шта­ты бе­лән эш­ләр­гә мөм­кин­лек бир­ми. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та әле­ге ст­рук­ту­ра­да 6 ке­ше эш­ли (16 ке­ше ти­еш), ә чүп­ләр­не чы­га­ру­да - ни­ба­ры 2 (5 ти­еш). Язын ККК по­ли­го­ны­на та­ба бул­ган юл­сыз­лык төп проб­ле­ма бу­лып то­ра, чүп та­шу­чы ма­ши­на­ны трак­тор­га та­гып тар­тыр­га ту­ры кил­гән. 7-8 ма­ши­на уры­ны­на по­ли­гон­га 3-4 не ге­нә та­гып тар­ту мөм­кин бул­ган. Шу­лай ук Со­вет (62 йорт), За­лив­ная (20), Ура­ма, Че­кин урам­на­рын­да­гы кон­тей­нер­лар яны­на ба­рыр өчен дә юл юк. Ши­ка­ять­ләр­нең күп­че­ле­ге нәкъ ме­нә шу­ңа һәм ке­ше җит­мәү­гә бәй­ле. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та чүп-чар гра­фик ни­ге­зен­дә чы­га­ры­ла (тү­ге­лә). Ра­йон үзә­ген­дә бар­лы­гы 98 кон­тей­нер ку­ел­ды, 20 кон­тей­нер мәй­дан­чы­гы тө­зел­де, ан­да 61 кон­тей­нер ур­наш­ты­рыл­ды (би­ше­се ин­де ре­монт со­рый), ку­ел­ган кон­тей­нер­лар өчен та­гын 17 яңа мәй­дан­чык тө­зер­гә, Яңа Чиш­мә­дә чүп җыю хез­мә­тен ту­лы­сын­ча күр­сә­тү өчен та­гын яңа 23 кон­тей­нер мәй­дан­чы­гы тө­зеп, 51 кон­тей­нер яса­тыр­га ки­рәк. Мон­нан ка­ла, оеш­кан чак­та ли­цен­зия алу­га, чүп чы­га­ру ма­ши­на­сы өчен ли­зинг тү­ләү­лә­ре­нә һ.б.-га да зур чы­гым­нар со­ра­ла. Хә­зер ха­лык­тан һәм оеш­ма­лар­дан чүп җы­ю­га ки­ле­шү­ләр тө­зе­лә, та­риф­лар­ны ТР-ның та­риф­лар бу­ен­ча ко­ми­те­ты рас­ла­ган. Шу­лай итеп, ха­лык яңа ел­дан бир­ле чүп-чар чы­гар­ган өчен бер ке­ше­гә аена 9 сум 27 ти­ен һәм кон­тей­нер мәй­дан­чы­гын то­ту өчен то­рак мәй­да­ны­ның һәр квад­рат мет­ры өчен 27 ти­ен тү­ли. Яңа ст­рук­ту­ра­ның ое­шу чо­рын­да проб­ле­ма­лар­ны хәл итү­дә яр­дәм күр­сә­тер­гә ки­рәк, чөн­ки оеш­ма­ның үз би­на­сы да юк, бу хез­мәт әле­гә исәп-хи­сап үзә­ге­нә сы­е­на.

Яз­ма­ны Ев­ге­ний Ста­ров хә­зер­лә­де

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев