Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Севастопольдән Яңа Чишмәгә чаклы

29 июль­дә Се­вас­то­поль­дә Рә­сәй хәр­би-диң­гез фло­ты кө­не­нә һәм Ук­ра­и­на фло­ты кө­не­нә ба­гыш­лан­ган бәй­рәм тан­та­на­ла­ры бу­лып уз­ды. Әле­ге уңай­дан ан­да Ук­ра­и­на обо­ро­на­сы ми­нист­ры Дмит­рий Са­ла­ма­тин, РФ Дәү­ләт Ду­ма­сы ви­це-спи­ке­ры Сер­гей Не­ве­ров, РФ Пре­зи­ден­ты­ның Урал фе­де­раль ок­ру­гын­да ту­лы хо­кук­лы вә­ки­ле Игорь Хол­манс­ких, Ук­ра­и­на­да РФ га­дәт­тән тыш һәм ту­лы хо­кук­лы вә­ки­ле Ми­ха­ил Зу­ра­бов,...

29 июль­дә Се­вас­то­поль­дә Рә­сәй хәр­би-диң­гез фло­ты кө­не­нә һәм Ук­ра­и­на фло­ты кө­не­нә ба­гыш­лан­ган бәй­рәм тан­та­на­ла­ры бу­лып уз­ды.

Әле­ге уңай­дан ан­да Ук­ра­и­на обо­ро­на­сы ми­нист­ры Дмит­рий Са­ла­ма­тин, РФ Дәү­ләт Ду­ма­сы ви­це-спи­ке­ры Сер­гей Не­ве­ров, РФ Пре­зи­ден­ты­ның Урал фе­де­раль ок­ру­гын­да ту­лы хо­кук­лы вә­ки­ле Игорь Хол­манс­ких, Ук­ра­и­на­да РФ га­дәт­тән тыш һәм ту­лы хо­кук­лы вә­ки­ле Ми­ха­ил Зу­ра­бов, Рә­сәй һәм Ук­ра­и­на­ның күп сан­лы де­ле­га­ци­я­се кил­гән иде. Флот­та­гы бәй­рәм­дә без­нең ра­йон де­ле­га­ци­я­се дә кат­наш­ты (шеф­лык­ка алын­ган "Сә­мум" ко­ра­бын­да хез­мәт үтү­че егет­ләр­нең әти-әни­лә­ре һәм шу­шы юл­лар ав­то­ры, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк).

Бәй­рәм дәү­ләт, хәр­би-диң­гез фло­ты әләм­нә­рен һәм ике флот ко­ра­бын­да да би­зәү өчен элен­гән әләм­нәр­не кү­тә­рү йо­ла­сы бе­лән баш­ла­нып кит­те. Па­рад­та һәм хәр­би-спорт бәй­рә­мен­дә ике флот­ны тәэ­мин итү­че 30дан ар­тык хәр­би ко­раб һәм суд­но, 30 бе­рәм­лек хәр­би тех­ни­ка һәм 5 мең­нән ар­тык хәр­би хез­мәт­кәр кат­наш­ты.

Күр­сә­тү­ләр­не II ранг ка­пи­та­ны Дмит­рий Дыс­кин ко­ман­да­лык ит­кән һа­ва мен­дә­рен­дә (те­рә­ген­дә) "Сә­мум" ра­ке­та ко­ра­бы ачып җи­бәр­де. Ул Рә­сәй һәм Ук­ра­и­на­ның Дәү­ләт әләм­нә­рен кү­тә­реп уз­ды. Бу хөр­мәт­кәә­мум" ла­ек­лы, чөн­ки ул Көнь­як хәр­би ок­руг­та­гы иң ях­шы ко­раб­лар бер­ләш­мә­се сос­та­вы­на ке­рә. Дан ка­зан­ган бри­га­да күп тап­кыр­лар хәр­би-диң­гез фло­ты­ның баш ко­ман­ду­ю­щи­е­ның күч­мә приз­ла­ры­на ия бу­ла. 2011 ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча I урын ал­ган. Бы­ел­гы­сы ел­ның кыш­кы чо­ры нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча да иң ях­шы­сы бул­ган. Без­нең де­ле­га­ция "Сә­мум" РКВП­ның ТР Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны та­ра­фын­нан шеф­лык­ка алын­ган бу­луы ту­рын­да дик­тор­лар­ның рус һәм ук­ра­ин тел­лә­рен­дә тан­та­на­лы төс­тә хә­бәр итү­лә­рен һәм нә­ти­җә­ле шеф­лык итү эш­лә­ре алып бар­ган өчен ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич Коз­лов­ка рәх­мәт бел­де­рү­лә­рен ишетте һәм го­рур­лык хис­лә­ре ки­чер­де.

Ки­чен Граф прис­та­нен­дә Рә­сәй һәм Ук­ра­и­на эст­ра­да­сы йол­дыз­ла­ры­ның Га­ла-кон­цер­ты бул­ды, ә сә­гать кич­ке 10 да Се­вас­то­поль бух­та­сы өс­тен­дә би­рел­гән бәй­рәм са­лю­ты һәм фе­йер­верк­тан бар җир дә як­ты­рып, нур­ла­нып кит­те.

Рәсемнәрдә: Бригада командиры I ранг капитаны А. Толмачев, В.Н. Семеняк һәм Д. Дыскин; тантананы «Сәмум» ачып җибәрә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев