Шәхси эшмәкәрләргә: законда яңалык
"Иминият взнослары турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелгән. Аерым алганда, әлеге закон яңа төшенчә кертә - "иминият взносының билгеләнгән күләме", 2013 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә булган күләм - 32479,20 сум, мәҗбүри медицина иминиятенә 3185,46 сум тәшкил итә. Шулай итеп шәхси эшмәкәр 2013 елда РПФгә 35664,66 сум түләргә тиеш була. Закон түбәндәге...
"Иминият взнослары турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелгән.
Аерым алганда, әлеге закон яңа төшенчә кертә - "иминият взносының билгеләнгән күләме", 2013 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә булган күләм - 32479,20 сум, мәҗбүри медицина иминиятенә 3185,46 сум тәшкил итә. Шулай итеп шәхси эшмәкәр 2013 елда РПФгә 35664,66 сум түләргә тиеш була.
Закон түбәндәге чорларда физик шәхесләргә взнос түләмәүче (һәм башка бүләкләр) иминият взносы түләүчеләрне мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә билгеләнгән иминият взнослары түләүдән азат итә:
- чакыру буенча хәрби хезмәт узганда;
- баланы 1,5 яшькәчә тәрбияләгәндә;
- I төркем инвалид, инвалид бала һәм 80 яшькә җиткән кешене тәрбияләгәндә;
- контракт буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр (ирле-хатынлы) яшәп торган чорда.
2012 ел өчен булган 17208,25 сум күләмендәге иминият взносларын агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмый түләргә кирәк. Түләүне үз вакытында түләмәгән һәр календарь көн өчен 1 гыйнвардан пеня исәпләнә башлый. Исегезгә төшерәм, бурыч күләмен ачыклау өчен Пенсия фондына килеп йөрү, квитанция алып, банкларда чират тору мәҗбүри түгел. Ә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, теркәлеп, SMS буенча пароль алу да җитә. РПФ "вкладка" сындагы шәхси кабинетка кереп ихтыярый һәм мәҗбүри иминият взносларын түләргә, бурычлар турында белешеп, аларны капларга да була.
Лилия ХИРАЖЕВА,
РПФ бүлеге
начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев