Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Шөкер итеп яши беләләр

Бүген без Яңа Чишмәдә яшәүче, быел бергә яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үтүче Тәнзилә Мәхмүт кызы һәм Габбас Хәнәфи улы Вафиннар гаиләсе турында сөйләрбез.

1957 елда 20 яшьлек Габбас абый үзенең туган авылы Тат Волчьядан яшьтәше Тәнзиләнең кулын сорап килә. Кыз риза була, туй ясыйлар һәм иренең өендә яши башлыйлар. Үз хезмәтләре белән яшиләр, хуҗалык тоталар, Габбас абый совхозда механизатор була, Тәнзилә апа төрле эшләрдә эшли. Йорт салалар, ике кыз һәм уллары туа. Әмма 1965 елда гаилә яшәр өчен Бөгелмәгә күчә, анда Тәнзилә апаның Габбас абыйсы яши торган була. Әлбәттә, шәһәр кешеләре булып китү җиңел булмый. Тик яңа оешкан совхозда эш булмый (ике кешегә бер трактор), Габбас абый кулын авырттыра, сакланырга кирәк була. Тәнзилә апа балалары русча яхшы сөйләшергә өйрәнсеннәр, яхшы белем алсыннар дип тә хыяллана. Һәм хыяллары бушка булмаган. Балалары Бөгелмәнең иң яхшы мәктәбен (республикада иң яхшы мәктәпләрнең берсе дип саналган ), аннан соң Казандагы вузларны (энергетика, авыл хуҗалыгы һәм финанс-икътисад) уңышлы гына тәмамлаганнар.
Канга сеңгән авыл хезмәте Габбас Хәнәфи улын шәһәрдә дә үзенә тарта. Ул Бөгелмәдәге "Сельхозтехника" га механизатор булып урнаша һәм урак өстендә район колхозларында эшли. Намуслы хезмәткәр 19 ел буена Бөгелмә районының иң яхшы комбайнчылары унлыгында була (ә алар 350 кеше булган). Яхшы хезмәт хакы алган, бөтен акча - йортка, хуҗалыкка тотылган. Тәнзилә апа автопаркта кладовщик булып эшләгән, анда иң яхшы хезмәткәр булып саналган. "Сельхозтехника"дан гаилә ике бүлмәле фатир алган. Шунда яшәсәләр дә, Габбас абыйсы хуҗалыгында шәһәр читендә элеккегечә сыер, үгезләр, казлар, сарыклар, тавыклар асраганнар. Балаларын мөстәкыйльлеккә өйрәткәннәр, тормышта иң мөһиме - хезмәт булуын аңлатканнар. Хәтта кызы әтисендә комбайн ярдәмчесе булып та эшләгән, студентлар булганда да каникулда һәрвакыт хат ташучы , проводник һ.б. булып эшләгәннәр. - Әти-әниебез үзләре, кайда гына эшләсәләр дә, үз эшләрен җиренә җиткереп, бар җаннарын биреп башкардылар, алар башкача була да алмыйлар, - ди кызлары Исламия. - Алар эшне ничек кирәк, шулай итеп, намус белән башкарырга гадәтләнгән кешеләр.
Тора-бара алар Бөгелмәдә бик матур урыннан бакча алганнар. Пенсиягә чыкканнан соң участокта зур гына йорт төзергә керешкәннәр. Әмма 2003 елда, язмыш кушуыдыр инде, 40 ел читтә яшәгәннән соң алар туган якка , төгәлрәге кызлары Исламия яшәгән Яңа Чишмәгә кайталар. Йорт сатып алалар һәм аны төзекләндерә башлыйлар, ә Бөгелмәдәге йортка төзеп бетереп уллары урнаша. Әлбәттә, гомер иткән җирең белән элемтәне өзү, андагы дуслар, күршеләр, танышлар белән аерылышу авыр була, әмма гомер көзендә алар туган авылларына һәм бердәнбер кызлары Исламиягә (ул ике кызын мәңгелеккә югалта) якын җирдә төпләнергә хәл итәләр (өлкән кызлары Рәмзия 23 яшендә вафат була). Зур яшьтә булсаң да, әти-әниең янәшәдә булганда, балаларга да яхшы.
- Барлык туганнар да монда яши, без анда барыннан да ерак идек. Туганнарыбыз Акбүрегә кайтканда безгә керми калмыйлар, бу безнең туган ягыбыз, тамырларыбыз шунда. 14 ел эчендә мин барысы белән дә танышырга, дуслашырга өлгердем, - ди Тәнзилә апа.
Тәнзилә апа бик кунакчыл кеше, бернинди сәбәпсез дә күпләп кунак җыярга ярата. Ул табигате (холкы) буенча бик хәрәкәтчән, эшчән, әйдәп баручы кеше. Кунак җыйганда, 40 лап кеше (туганнары, дуслары, күршеләре, элек яшәгән Бөгелмәдән дә) чакыра. Күбрәк тә чакырыр идем дә, өебез зур булса да, барысын да сыйдырып булмый, ди. Өйләре бик матур, узган ел капиталь ремонт ясаганнар. Тәнзилә апа кунакларны тәмле ризыклары белән сыйларга ярата, чөнки бик яхшы әзерли, аның бавырсакларыннан хәтта Татарстан Президентлары да авыз иткән. Алар Яңа Чишмәгә килгән вакытта район җитәкчелеге әлеге ризыкка аңа аерым заказ биргән.
Аларның хуҗалыклары турында аерым сөйләргә кирәктер. Бакчада георгиннар чәчәк атып утыра, эре яфраклы чөгендерләр дисеңме - беркайда да чүп үләне күрмәссең! Бакчаны көрәк белән икәү казыйлар, бәрәңгене үзләре чәчәләр, алалар, юкса икесенә дә 80 шәр яшь бит (Габбас абый үзенең җиңел автомобилен дә менә дигән итеп йөртә). Помидор, суган, кыяр үстереп мул уңыш алалар. Таналарын кышын гына суйганнар әле, хәзер сөтне кәҗә бирә икән, сарыклары, казлары, тавыклары, бройлерлары бар. Һәм боларның барысын да алар бик яхшы карыйлар, хәтта, беренче караштан, әлеге йортта көч-куәтләре ташып торган, эш сөючән яшь парлар яшидер дип уйлап куярга мөмкин. Бу бөтен эшне ярдәм итәрдәй кешеләре булмаганга үзләре эшли дигән сүз түгел, ә киресенчә (Исламия, аның гаиләсе, улы Әхәт һәрчак кочак-кочак бүләкләр белән кайтып торалар, килеп йөриләр), алар үзләре җир эшен ярата.
- Быел менә сарыкларны бетерергә теләгән идек, - дип сөйли Габбас абый, - тик алар теләмәделәр: ике сарык игезәк бәрәннәр китерде, ә берсе, Корбанга чалырга ниятләгәне, хәтта дүртне бәрәнләде. Эшләгез әле, янәсе, хуҗаларым, терлектән арынырга иртәрәк әле сезгә, диләр бугай, - дип көлә Габбас абый. - Аллага шөкер, эшлибез, Ходай исәнлектән аермасын, - ди ул.
Әлбәттә, алар үзләреннән соң һәм өч онык өчен нидер калдырырга телиләрдер, җәен кунакка кайткан өч кечкенә оныкчыкларына уңайлы булсын өчен тырышалар. Чөнки тормышта иң мөһиме - ул гаилә, шуның өчен яшибез дә бит инде.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев