Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

«Skapy» буенча элемтә

"Сә­мум" РКВП да хәр­би хез­мәт үтү­че егет­ләр­нең әти-әни­лә­ре бе­лән чи­рат­та­гы ара­ла­шу­ла­ры "Skapy" ре­жи­мын­да үт­те. Бу юлы яңа­чиш­мә­ле­ләр баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк бе­лән бер­гә аның ка­би­не­тын­да Ка­ра диң­гез фло­тын­да ("Сә­мум"­да шун­да исәп­лә­нә) кече ра­ке­та ка­тер­ла­ры­ның 41 нче бри­га­да­сы ое­шу­га 93 ел ту­лу уңа­ен­нан җы­ел­ды­лар. Бәй­рәм ал­дын­нан 41 нче бри­га­да...

ә­мум" РКВП да хәр­би хез­мәт үтү­че егет­ләр­нең әти-әни­лә­ре бе­лән чи­рат­та­гы ара­ла­шу­ла­ры "Skapy" ре­жи­мын­да үт­те.

Бу юлы яңа­чиш­мә­ле­ләр баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк бе­лән бер­гә аның ка­би­не­тын­да Ка­ра диң­гез фло­тын­да ("Сә­мум"­да шун­да исәп­лә­нә) кече ра­ке­та ка­тер­ла­ры­ның 41 нче бри­га­да­сы ое­шу­га 93 ел ту­лу уңа­ен­нан җы­ел­ды­лар.

Бәй­рәм ал­дын­нан 41 нче бри­га­да ко­ман­ди­ры А. Тол­ма­чев ад­ре­сы­на Яңа Чиш­мә ра­йо­ны баш­лы­гы В. Коз­лов­тан без­нең ра­йон һәм бри­га­да ара­сын­да шеф­лык элем­тә­лә­рен ны­гы­ту­да чын кү­ңел­дән рәх­мәт сүз­лә­ре бел­де­рел­гән кот­лау те­лег­рам­ма­сы кил­гән.

ә­мум" ко­раб­ле ка­пи­та­ны Дмит­рий Дыс­кин әти-әни­ләр­гә яңа гы­на хез­мәт итәр­гә ки­лү­че егет­ләр­нең ко­раб тор­мы­шы­на ак­рын­лап кы­на җай­ла­шу, өл­кән­рәк ип­тәш­лә­ре­нең алар­ны өй­рә­тү­лә­ре һәм үз тәҗ­ри­бә­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шу­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­де. Егет­ләр­нең хез­мәт­лә­рен баш­лау­ла­ры­на нәкъ ай ярым, ә Се­вас­то­поль җи­рен­дә әти-әни­лә­ре бе­лән оч­ра­шу­ла­ры­на 3 ат­на ва­кыт үт­кән. Алар якын­на­ры бе­лән ка­бат сөй­лә­шә алу­ла­ры­на әй­теп бе­тер­ге­сез бә­хет­ле бу­лу­ла­рын җит­кер­де­ләр. Хә­зер ко­рабль­дә 9 яңа­чиш­мә­ле: яз­гы ча­кы­ры­лыш­тан 5 һәм көз­ге­дән - 4 диң­ге­зче хез­мәт итә. Мон­дый оч­ра­шу­лар ае­ру­ча әле яңа гы­на ту­ган өй­лә­рен­нән чы­гып кит­кән егет­ләр­гә, ә ата-ана­ла­ры­на ул­ла­ры­ның хез­мәт­лә­ре ях­шы ба­ру­ы­на ина­ныр өчен бик мө­һим бу­лып то­ра. Шу­ңа кү­рә оч­ра­шу­да кат­на­шу­чы ике як та әле­ге оч­ра­шу­ны оеш­ты­ру­чы­лар­га, биг­рәк тә Ва­лен­ти­на Се­ме­няк­ка зур рәх­мәт бел­де­рә­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев