Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Сәлимә Нурхамәтова:“Мин Ходаема, язмышыма һәм балаларыма рәхмәтле“

Авылдашыбыз Нурхамәтова Сәлимә Ибраһим кызының 90 яшьлек юбилее алдыннан без, Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее коллективы, аның өендә булдык һәм аны гомер бәйрәме белән котладык, - дип язган редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.

- Сәлимә Ибраһим кызы 1928 елның 28 гыйнварында Зирекле авылында туа. Гаиләдә алар дүрт бала була: Ризван, Исмәгыйл, Сәлимә, Шәрипҗан. Әтиләре Ибраһим Мөхәммәтрәхим улы (1892-1975) гражданнар сугышында катнашкан кеше, Украинада Махно бандасына каршы сугышкан, ә 1942 елның 19 декабрендә хезмәт армиясенә мобилизацияләнә, Казан шәһәрендә хәрби заводта эшли, туган гаиләсенә бары 1946 елда гына әйләнеп кайта.
Аның уллары, ягъни Сәлимәнең ир туганнары, фронтка китә. 1918 елда туган Ризван 1937 елда действительный хәрби хезмәткә Мәскәүдән чакырыла. 1942 елның февралендә хәбәрсез югала. 1922 елгы Исмәгыйл сугышка 1942 елның 31 гыйнварында мобилизацияләнгән була. Алган тән җәрәхәтләреннән ул медсанбатта үлә һәм Мәскәү өлкәсе Волоколамск районының Горький авылында җирләнә. Сугыш башланганда кече ир туганы Шәрипҗанга (1931-1992) 10 яшь тирәсе, ә Сәлимә апага 13 яшь була, әниләре Гашия Дәүли кызы (1888-1974 ) аларны ялгызы гына тәрбияли. Сәлимә Ибраһим кызының яшүсмер чакта ук инде яшьтәшләре белән колхоз эшенә йөрүе бер дә гаҗәп түгел: урак белән икмәген дә урган, утаган да, колхоз бригадиры кушкан һәр эшне дә башкарган. Куйган хезмәте өчен ул "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Колхозда дус кызлар: Сәлимә апа, Вафина Факия Нурулла кызы, Фәттахова Миннеруй Газыйм кызы, Сафина Илалия Минвәли кызы бергәләп эшләгәннәр (аларга да быел 90 яшь тулачак).
Сугыш бетә, авылга Җиңү белән якын кешеләре кайта башлый.
Сәлимә апаның булачак ире Нурхамәтов Сәлих Нурхамәт улы (1921-1996) да "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "Германияне Җиңгән өчен" дип аталган сугышчан медальләр белән туган авылга исән-сау әйләнеп кайта. Кайтканның беренче көннәреннән үк Сәлих абый "Янга Турмыш" колхозына эшкә чыга, Кичү елгасындагы электр станциясендә электрик булып эшли, байтак еллар атлар карый, колхозның ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана, балта остасы буларак, мәчеткә янкорма (ул чакта авыл клубы), хәзерге музей бинасын (ул чакта авыл советы бинасы) төзүдә катнаша, соңгы елларда колхоз амбарларын саклый.
1946 елның 14 февралендә Сәлимә апа һәм Сәлих абый никахларын теркәгәннәр. 1946 елда, ягъни тыныч тормышның беренче елында Зирекледә 13 пар туй ясый.
Гаиләгә шатлык өстәп бер-бер артлы җиде бала якты дөньяга килә: Халидә, Малик, Гөлсинә, Исмәгыйл, Гөлсем, Фәрит, Рәшит. Сәлимә апа, колхоз эшенә йөрсә дә, үзен тулысынча балалар тәрбияләүгә багышлый.
Бүгенгесе көндә ул сугышта катнашучының тол калган хатыны буларак төзелгән өйдә, үзе әйтмешли, оҗмахта кебек яши. Лаеклы кешеләр, барыннан да бигрәк әти-әниләренә, туганнарына, якыннарына ихтирамлы булып үскән балаларына, үзенең язмышына, Ходайга рәхмәтле ул. Улы Исмәгыйлнең бик яшьли - 39 яшендә якты дөньяны калдырып китүе генә кызганыч.
4 февральдә балалары туган ояга җыелачак. Ә әлегә әниләре аларның сәламәтлеге һәм матур тормышлары өчен һәр көнне дога кыла. Улы Рәшит аның белән бергә Зирекледә яши, ашарга пешерә, керләр юа, җыештыра, кыскасы, әнисен карый.
Гомер юлында авырлыклар күп булса да, ул сынмаган, югалып калмаган.
Юбилеең белән, Сәлимә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев