Социаль ярдәм күләме артты
2013 елның 1 гыйнварыннан "2013 елга дару препаратлары, медицина әйберләре, шулай ук инвалид балалар өчен махсус дәвалау-туклану продуктлары белән тәэмин итү буенча социаль хезмәтләр сыйфатында дәүләт социаль ярдәме алучы бер гражданинга айлык акча нормативы турында"гы Федераль Закондагы үзгәрешләр (29.12.2012, №274-ФЗ) үз көченә керә. Шулай итеп, үзгәрешләр нигезендә 2013 елда дару...
2013 елның 1 гыйнварыннан "2013 елга дару препаратлары, медицина әйберләре, шулай ук инвалид балалар өчен махсус дәвалау-туклану продуктлары белән тәэмин итү буенча социаль хезмәтләр сыйфатында дәүләт социаль ярдәме алучы бер гражданинга айлык акча нормативы турында"гы Федераль Закондагы үзгәрешләр (29.12.2012, №274-ФЗ) үз көченә керә.
Шулай итеп, үзгәрешләр нигезендә 2013 елда дару препаратлары һәм медицина әйберләре белән бушлай тәэмин итүдә чыгымнар нормативы 34 сумга арткан. Кайбер категория гражданнарның өстәмә бушлай медицина ярдәме алуга хокуклары бар. Аерым алганда, сүз инвалид балалар өчен дарулар, медицина әйберләре һәм махсуслаштырылган дәвалау-туклану ризыклары белән тәэмин итү хакында бара.
2013 елда алда атап үтелгән ярдәмгә түләүгә аена 1 гражданинга булган чыгымнар нормативы 638 сум тәшкил итә. Бу 2012 елда билгеләнгән күләмнән 34 сумга күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев