Субсидия алачаклар
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы "Лизинг-грант" программасы буенча сайлап алу конкурсының 2 турына йомгак ясады. Безнең муниципаль районнан 8 бизнес-проект бирелгән булган, сайлап алу конкурсында катнашуга 6 проект кертелгән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 4 катнашучыга беренче лизинг түләүләрен түләүгә субсидия бирергә карар чыгарылган. "Авыл бизнесы" номинациясендә 146 гариза бирүче арасыннан...
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы "Лизинг-грант" программасы буенча сайлап алу конкурсының 2 турына йомгак ясады.
Безнең муниципаль районнан 8 бизнес-проект бирелгән булган, сайлап алу конкурсында катнашуга 6 проект кертелгән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 4 катнашучыга беренче лизинг түләүләрен түләүгә субсидия бирергә карар чыгарылган.
"Авыл бизнесы" номинациясендә 146 гариза бирүче арасыннан безнең районнан 2 гариза бирүчегә, нәкъ менә "Госсаметдинов Ш.А." КФХ һәм "Фәсахова К.М." КФХна җиһазга финанс арендасы (лизинг) килешүе буенча (КУН - 10 белән МТЗ-82 тракторлары алуга) беренче түләүләрне түләүгә 45% күләмендә (тик 500 мең сумнан артмаган) субсидия бирергә карар ителгән.
"Җитештерү бизнесы" номинациясендә 27 гариза бирүче арасыннан безнең районнан 1 гариза бирүчегә, нәкъ менә "Мелиоратор" ҖЧҖ-нә җиһазга финанс арендасы (лизинг) килешүе буенча 45% күләмендә (тик 1 млн. сумнан артмаган) беренче түләүләрне түләүгә субсидия бирергә карар чыгарылган.
"Җитештерү бизнесы" номинациясендә 65 гариза бирүче арасыннан безнең районнан 1 гариза бирүчегә, нәкъ менә "Пищевик" ҖЧҖ-кә җиһазга аренда (лизинг) килешүе буенча (икмәк-күмәч пешерү җиһазлары алуга) 45% күләмендә (тик 3 млн. сумнан артмаган) беренче түләүләрне түләүгә субсидия бирергә карар чыгарылган.
Барлык җиңүчеләрне котлап, уңышлы бизнес телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев