Сугышта һәлак булганнарның акча кенәгәләренә туганнары дәгъва итә ала
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга акча түләнә икән, дигән хәбәр бөтен республика халкын аякка бастырды. Газетага бу хакта ачыклык кертүне сорап шалтыратучылар да шактый. Сораулар чыннан да төрле, аларга бүген Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы музее мөдире, эзтабар Михаил ЧЕРЕПАНОВ җавап бирәчәк. - Михаил Валерьевич, моңарчы киң җәмәгатьчелек бихәбәр...
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга акча түләнә икән, дигән хәбәр бөтен республика халкын аякка бастырды. Газетага бу хакта ачыклык кертүне сорап шалтыратучылар да шактый. Сораулар чыннан да төрле, аларга бүген Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы музее мөдире, эзтабар Михаил ЧЕРЕПАНОВ җавап бирәчәк.
- Михаил Валерьевич, моңарчы киң җәмәгатьчелек бихәбәр булган бу мәгълүмат ничек таралды соң?
- Узган елның 19 октябрендә Мәскәүдә Федерация Советында Архангельск өлкәсеннән килгән Игорь Ивлев исемле эзтабар бу мәсьәләне күтәреп чыгыш ясады. Архив мәгълүматларына, документларга таянып, Бөек Ватан сугышында солдатларның саклык кенәгәләре саклануы хакында хәбәр җиткерде. 12 гыйнварга кадәр бу хакта мин берни сөйләмәдем. Телевидение журналистлары, нинди яңалыкларыгыз бар, дип шалтыраткач, Мәскәүдәге хәлләрне сөйләп киткән идем. Алар халыкта шактый кызыксыну уятты.
- Сезне, тәҗрибәле эзтабар буларак, республикада яхшы беләләр. 30 еллык эшчәнлегегез нәтиҗәсе буларак, сез моңарчы хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип тануларын таләп итәсез. Бу хакта Россия Президентына да хат юллагансыз.
- Хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип танырга вакыт килеп җитте дип уйлыйм. Без - әле дә аларның һәлак булуын танымаган бердәнбер ил. Гражданнар кодексында аерым маддә дә бар. Сугыш тәмамланып, ике ел үткәч, фронтка алынган кешедән хәбәр юк икән, ул юридик яктан һәлак булган дип танылырга тиеш. Әмма бу хәл аның туганнары яки берәр оешма тарафыннан гына башкарыла ала. Бездә бит хәбәрсез югалганнар өстендә әле дә кара тамга, шик ята. Әгәр дә ул үлгәннәр исемлегендә һәм кайтучылар арасында юк икән, димәк, ул качкан яисә илен саткан булып чыга. Ә бит сугыш тәмамланганга да инде ничә ел. Мөгаен, бу мәсьәләгә нокта куярга кирәктер.
- Бүген мондый эшне туганнары яки балалары башкарып чыга аламы?
- Хәбәрсез югалганнарның якыннары нәрсә эшләргә кирәклеген дә белми. Чөнки бездә моны раслау әле дә бик кыен. Моның өчен республика Президенты Указы да җитәдер, мөгаен. Моны шулай ук "Бердәм Россия" партиясе дә башкарып чыга алыр иде. Сүз барлык хәбәрсез югалганнар хакында бара. РФ Президентына язган хатыма да, РФ Оборона министрлыгына тапшырылды, дип җавап килде. Бу мәсьәләне суд яисә хәрби прокуратура хәл итә ала. Әгәр дә ФСБдан уңай җавап килсә, бөтен сугышчыны да рәттән һәлак булган дип танырга мөмкин.
- Сәбәбен нәрсәдә күрәсез?
- Бу мәсьәләне без күптәннән куябыз. Әмма монда тагы бер мәсьәлә килеп туа. 1942 елдан башлап СССР оборонасы Халык комиссариаты СССРның Үзәк банкы кыр оешмаларын булдырган була. Алар тәкъдиме белән солдат, сержант һәм офицерларга кертем кенәгәсе әзерләнә. Хәрбиләргә, шулай итеп, хезмәт хакы язылып бара башлый. Бу карарларның барысына да оборона халык комиссары урынбасары Андрей Хрулев тарафыннан кул куела. Бу документлар бар. Аларны берничек тә инкарь итеп булмый. Солдат һәлак булып яки хәбәрсез югалып ике ай үтүгә, хезмәт хакы түләү туктатыла һәм аның исәп-хисап номеры ул чакырылган хәрби комиссариатка хәбәр ителергә тиеш. Бу хәрбинең гаиләсен пенсия белән тәэмин итү яки тол калган хатыны яисә башка якыннарына акчаны тапшыру өчен кирәк була. Тик чынлыкта бу хәлләр булмый кала. Күпчелек кенәгәләр кулланылмыйча тора.
- Бу акчаның күләме төрлечә булу хакында да сүз йөри.
- Ул вакыт өчен ул шулай ук зур акча булмаган. Мәсәлән, кемнәрнеңдер 300, 400, 500 сумы булырга мөмкин. Танк, самолет шартлаткан өчен 500әр сум түләнгән. 1943 елга кадәр андый батырлыклар өчен әле орден-медальләр бирелмәгән. Тагы шунысы бар: гади солдат, сержант бу акчаны сугыш вакытында өенә җибәрә алмаган, ә офицерлар бу акчаны гаиләләренә юллый алган. Сугыш вакытында гаиләгә килеп торган акчаның нинди ярдәм булуын күз алдына китерү кыен түгел. Бер үк вакытта дәүләт күләмендә бу сорауны куяр өчен бу шулкадәр зур суммалар да түгелдер. Тик бу кертемнәр бүген дә югалмаган, Россия Үзәк банкы фондында ята бирә. Банк хезмәткәрләре дә мәгълүматны кире какмый. Әгәр дә акча ияләренең нәсел дәвам итүчеләре табылса, банк ул акчаларны процентлар белән, еллык индексация түләп кайтарырга бурычлы. Чөнки бу кертемнәр юкка чыгарылмаган.
- Акчаны алу өчен нинди кәгазьләр җыярга кирәк була соң?
- Беренчедән, сезнең гаиләләрегездә хезмәт итү урыны, хәрби часть номеры (полк, дивизия, батальон, бригадасы) язылган кәгазь-извещение булырга мөмкин. Сез әтиегезнең яки бабагызның хезмәт иткән һәм үлгән урынын "Хәтер китабы" аша белешкән булырга мөмкинсез, ул очракта аның хакында мәгълүмат язып, аның кертем кенәгәсе булганмы, юкмы икәнен ачыклау өчен Мәскәүгә хат язарга кирәк. Аның адресы түбәндәгечә: 107016, Мәскәү шәһәре, Неглинная урамы, 12, Россия Үзәк банкы. (Полевое учреждение Красноармейское, БИК 044580002, начальнику учреждения В.И. Лужанскому). Әгәр дә хезмәт иткән урыны билгеле булмаса, мондый сорау белән хат язуның мәгънәсе юк. Бер тапкыр гына түләнгән компенсацияләрне дә сорап алып булмый. Алар юк. Сезгә бары тик кертем кенәгәләренең барлыгын-юклыгын һәм андагы сумманы гына әйтергә мөмкиннәр. Шуннан соң кертемнәргә хакыгыз барлыгын исбатларга кирәкме-юкмы икәнен уйларсыз. Аннан кирәк дип санасагыз, җыелган сумманы алыр өчен документлар җыя башларга кирәк булачак. Әгәр дә хәрбинең һәлак булган, әсирлеккә төшкән һәм хәбәрсез югалган хәбәре 1941 елда булган икән, димәк, аңа кертем кенәгәләрен ачарга әле өлгермәгәннәр. Шуңа да 1942 елга кадәр кара кәгазь килгәннәрнең гаиләләре мондый сорауны җибәрә алмый. (Ассызыклау редакциянеке).
- Әтисенең һәлак булган урынын ачыклау өчен, аларның балалары кая мөрәҗәгать итә ала?
- Күп мәгълүмат "Хәтер китабы"нда тупланган. Соңгы вакытта www. Kremnik.ru сайты эшләп килә. Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәлак булу урыннарын ачыкларга мөмкин. Фамилияләре үзгәреп, икенче исем белән теркәлгәннәрне ОБД-Мемориал (obd-memorial.ru) сайтыннан карарга мөмкин. Үзәк архивка да мөрәҗәгать итәргә була. 142100, Подольск шәһәре, Мәскәү өлкәсе, РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы. Әтисен гомере буе эзләп тә таба алмаучылар бар. Монда төрле сәбәп булырга мөмкин. Фамилиядә үзгәрешләр китә, миңа да шундыйлар күп мөрәҗәгать итә. Карасаң, анда хәрефләр алмашынган булган. Бөтен мәгълүматлар, туган җире, гаиләсе дөп-дөрес. Хәбәрсез югалганнар арасында да шундый буталчыклар аркасында адашып калучылар шактый.
"В.Т."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев