Тагын бер бәйрәм
Яшьләр көненең халыкара билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр арасында үз урыны бар. Безнең районда яшьләр көнен 30 июньдә билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәм чараларга бай булыр кебек иде, ул 15.00 сәгатьтә районыбызның яшьләр Советы утырышы белән башланып китте. Көн тәртибенә барлык яшьләр өчен әһәмиятле булган уку, торак һәм ял, төгәлрәге, яшьләр фикеренчә,...
Яшьләр көненең халыкара билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр арасында үз урыны бар.
Безнең районда яшьләр көнен 30 июньдә билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәм чараларга бай булыр кебек иде, ул 15.00 сәгатьтә районыбызның яшьләр Советы утырышы белән башланып китте. Көн тәртибенә барлык яшьләр өчен әһәмиятле булган уку, торак һәм ял, төгәлрәге, яшьләр фикеренчә, бездә булмаган буш вакытларына кагылышлы мәсьәләләр (социаль сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә) кертелгән иде. Әмма, безнең яшьләребез чараларда катнашырга теләмиләр икән: аларның күпчелеге кичке сәгать 8ләрдә - концертка һәм дискотекага гына килделәр.
Бу көннең актив катнашучылары балалар булды. Үсеп килүче яшьләргә актив ял итү планында бөтен өметләр баглана да инде. Алар - балалар - велосипедта йөрү белән чараны ачып җибәрделәр дә инде. Җиңүчеләр күп булды, барысын да бүләкләделәр. Яшь рәсем ясаучы кызлар тарафыннан тәкъдим ителгән аквагримны кечкенәләр бәяләде.
Сәламәт яшәү рәвеше буенча акция үзенең тарафдарларын тапты, санаулы секундлар эчендә сигаретлар конфетка алыштырылды (чара азагында сигаретлар юк ителде). Бу чарада иң көтеп алганы, әлбәттә, Түбән Камадан килгән кунаклар иде. Аларның программалары һәркемне җәлеп итте: күңелле алып баручылар, көнчыгыш биюен башкаручы гүзәл Жанна, бию коллективының заманча стиле, Андрей һәм Альбина башкаруындагы җырлар - һәммәсе күңелгә якын иде. Конкурслар, мәзәкләр, бәйрәм дискотекасы берәүне дә битараф калдырмады. "Забег на шпильках" конкурсында Ирина Быкова белән Татьяна Емелина катнашып, җиңү яуладылар һәм бүләк алдылар. Җыр һәм бию фестивале дә үзенең геройларын тапты: алар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмне оештыручы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Яңа Чишмә районында ТР Аграр яшьләр оешмасы (АМО) химаячеләр тапкан: алар Л.С. Добрынина һәм Н.А. Скоков. Алар биргән акчага конкурс өчен бүләкләр сатып алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев