Таныш булыгыз: Ленино авылыннан күп балалы Никифоровлар – Чумаковларның яшь гаиләсе, алар биш бала тәрбияләп үстерә
Чумакова фамилиясе Маринада гына, ул Ленинода әти-әнисенең авылына Ташкенттан күчеп кайтканнан бирле яши (20 ел инде).
Шунда Алексей Никифоров белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Ә аның фамилиясе башка булу - ул чит ил кешесе һәм гражданлык алу өчен байтак документлар рәсмиләштерергә кирәк, ә боларның барысының да үз вакыты - срогы бар.
Дөресен генә әйткәндә, күп бала үстерермен дип планлаштырмаган, шулай килеп чыккан инде. Хәер, аның әти-әнисе гаиләсендә ул үзе һәм ир туганы гына үскән, ә иренең гаиләсендә дүртәү. Әмма Марина бер генә дә үкенми, киресенчә, шул кадәрле балалы булуына ул сөенә генә.
Әлбәттә, кайчакларда кыенрак та була икән, тик алар барлык авырлыкларны җиңәргә тырышалар. Ике өлкән кызлары – Алина һәм Валериянең (2003 һәм 2005 елда туганнар) үзләренең дус кызлары – “кызлар компаниясе” бар. Бергәләп алар АМЙ дагы түгәрәкләргә йөриләр – бию, вокал, балалайкада уйнарга өйрәнәләр, “Вояж” һәм “Задоринка” балалар ансамбльләрендә чыгыш ясыйлар. Стенада балаларның үзешчән сәнгатьтә катнашып алган Мактау грамоталары элеп куелган. Алинаның тагын бер яраткан шөгыле – тасмалардан әйберләр ясау: заколкалар, брошкалар һ.б. Җирле гыйбадәтханәдә якшәмбе мәктәбе эшли, алар анда да шөгыльләнә. 6 һәм 11 яшьлек Максим белән Петр да анда йөриләр. – Анда дәресләр бик кызыклы, - дип сөйли Марина, - чиркәү башлыгы Сергий атакай аларны бассейнга да алып бара, кул эшләнмәләре дә ясыйлар, ә күптән түгел камыр ризыклары да пешерделәр әле. Иң кечкенәсе Елизаветага 4 нче яшь, ул да өлкәннәреннән калышмый: рәсем ясый, картиналар буйый. Әлбәттә, балалар әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә дә булышалар. Никифоровларның дуңгызлары, тавыклары һәм кәҗәләре бар, бакчада барысын да утырталар, эшне бергәләп эшлиләр. Кызлар кухняда булышалар, пешерә дә беләләр, бигрәк тә Валерия. Әнисенең әйтүе була, кыз мөстәкыйль рәвештә бөтен гаилә өчен менә дигән төшке аш әзерләп куя икән. Балаларның зурраклары кечкенәләрен караша. Әлбәттә, кичләрен өстәл артына барысы да бергә җыелу сирәк була, әмма алар тырышалар, ә гаилә бәйрәмнәрендә һәм тантаналарда аеруча да.
Мәктәптә барысы да яхшы укый, Максим кайвакыт ялкаулана үзе, әмма әти-әнисе аны тәрбияли. Балалар бакчасы һәм ФАП бер бинада, ә мәктәп юл аша гына урнашкан. ФАПта Марина ярты ставкада җыештыручы булып эшли. Бик җайлы, иртән эшкә бара, Елизаветаны балалар бакчасына алып бара, ә дәресләрдән соң ул беренче сыйныфта укучы Петрны өенә алып кайта. Әтисе эшкә бик иртә китә, ул «Алексеевскдорстрой» ААҖдә хезмәт куя. Әти-әниләр балаларны яхшы укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм тыңларга, мәктәптә үзеңне яхшы тотарга, иренмәскә өйрәтә. - Шәхсән мин балалар белән һәрвакытта да кырыс түгел, - ди Марина, – тик әтиләренең сүзе -гаиләдә закон, балалар аны берсүзсез тыңлыйлар.
Өйләре агачтан, кайнана һәм кайнатадан калган, күп нәрсә Алексей кулы белән эшләнгән инде: кечкенә генә янкорма, мунча һәм өйдә санузел. Йортка капиталь ремонт кирәк, әлбәттә. Әмма моңа акча кирәк, ә күп балалы гаиләнең ихтыяҗлары җитәрлек, хуҗалыктагы мал-туар да акча таләп итә. Әмма шулай да төзекләндерү өчен алар ни дә булса эшләргә тырыша. Хәзер гаилә башлыгының ишегалдында сарай өчен төзелеш материаллары әзерләнгән. Ир-атлар эшендә аңа уллары, бигрәк тә Максим ярдәмгә килә.
Әлбәттә, мондый зур гаиләгә 40 кв.метрлы йорт кысанрак. Тик гражданлык булмау сәбәпле, Маринага ана капиталы сертификаты да, күп балалы гаиләләр өчен җир участогы да каралмаган. - Башта никахны теркәргә кирәк, ЗАГС ка документлар тапшырылган. Әмма гражданлыкны өч елдан соң гына алам. Әгәр ул вакытка ана капиталы программасы тәмамланмаса, миңа 453 мең сум бирерләр иде. Барысы да гражданлыкка бәйле. Тиздән олыраклары мәктәпне тәмамлый -укытырга кирәк. Шулай да районнан безнең гаиләгә ярдәм бар: балаларга лагерьга юлламалар бушлай бирелә, мәктәпкә җыенырга акция буенча ярдәм итәләр, - ди Марина.
- Бергә булганда-безгә яхшы. Өйдә кем дә булса юк икән, бу шунда ук сизелә, нидер җитми. Әлбәттә, балалар бәхәсләшә дә, әмма тиз дуслашалар, чөнки бер-берсеннән башка яши алмыйлар, чөнки без бергә бердәм, нык гаилә.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев