Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстан- безнең уртак йортыбыз

    Күп мил­ләт­ле Та­тарс­та­ны­быз - ку­нак­чыл рес­пуб­ли­ка, шу­ңа да кү­чеп ки­лү­че­ләр­нең кү­бе­се, шул исәп­тә элек­ке­ге со­юз­даш рес­пуб­ли­ка­лар­дан кай­ту­чы­лар да да­и­ми яшәү уры­ны итеп Та­тарс­тан­ны сай­лый. Мон­нан 14 ел элек Та­җикс­тан­нан кил­гән Юныс Хәй­дә­ров һәм Шо­и­ра Хам­ро­бо­е­ва га­и­лә­се өчен Яңа Чиш­мә җи­ре икен­че ке­че ва­тан­га әве­рел­гән.

    Хә­ер сай­лау оч­рак­лы бул­ма­ган. Шо­и­ра­ның ка­е­на­на­сы (мил­лә­те бу­ен­ча та­тар) Ак­су­бай ра­йо­ны­ның Ис­ке Иб­рай авы­лын­нан бу­ла. Яшь ча­гын­да ул Ле­ни­на­бад шә­һә­ре­нә Ур­та Ази­я­гә кит­кән, та­җик ке­ше­се­нә кия­ү­гә чык­кан, го­ме­ре буе шун­да яшә­гән. Әни­лә­ре үл­гән­нән соң 2000 ел­да га­и­лә­дә­ге кай­бер сә­бәп­ләр бу­ен­ча аның улы Юныс ха­ты­ны Шо­и­ра һәм өч ай­лык кы­зы бе­лән әни­се­нең ту­ган ягы­на кай­тыр­га ка­рар ит­кән­. Кай­тып төп­лә­нү уры­ны итеп Яңа Чиш­мә­не сай­лый­лар, мон­да Юныс­ның ике ту­ган апа­сы яши.

    - Әл­бәт­тә, бе­рен­че ике ел­да бик авыр бул­ды. Ия­лән­дек. Яшәп то­ру өчен то­рак алып тор­дык, эш бе­лән проб­ле­ма­лар бул­ды, үзе­без эз­лә­дек, ты­рыш­тык. Баш­та фер­ма­да эш­лә­дем: сы­ер сау­дым, ка­ра­выл­чы идем. Со­ңын­нан - "Маль­ви­на" ка­фе­сын­да, бел­геч­ле­гем бу­ен­ча пе­шек­че мин. Ак­ча җи­теш­мә­де, хез­мәт ха­кым - 1300 сум иде. Ирем өс­тә­мә эш­тә- тө­зе­леш­тә эш­лә­де.

    2005 ел­да алар­ның ул­ла­ры Мин­ти­мер туа, га­и­лә­гә аяк­ка ба­сар­га ки­рәк: үз йор­тың­ны бул­ды­рыр­га, ба­ла­лар­ны аша­тыр­га һәм үс­те­рер­гә ки­рәк һәм 2007 ел­да ир­ле-ха­тын­лы бу ке­ше­ләр эш­мә­кәр­лек юлын сай­лый­лар. Урам­да сәү­дә итү бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә ни­ят­ли­ләр - көнь­як яшел­чә-җи­ләк җи­меш­лә­ре бе­лән са­ту итә баш­лый­лар. Баш­та кар­быз, ка­вын, пер­сик, хөр­мә һ.б. алар Ка­зан­да са­та­лар, әм­ма тиз­дән шә­һәр­дә әле­ге то­вар­лар бе­лән урам­да сәү­дә итү­не ты­я­лар һәм алар Яңа Чиш­мә­гә кай­та­лар. Бер­ни­ка­дәр тәҗ­ри­бә туп­лый­лар һәм алар­ның көнь­як ми­ни­ба­зар­чы­гы мон­да да ки­ңәя баш­лый. Шо­и­ра­ны һәр көн­не - яң­гыр­да да, кар­лы сал­кын көн­нәр­дә дә үз эш уры­нын­да кү­рер­гә мөм­кин. Хә­зер алар Шах­май­да­гы ис­ке йорт уры­ны­на (мон­да алар Ка­зан­нан кайт­кач яши баш­лый­лар) яңа йорт тө­зи­ләр. Күп­тән тү­гел Яңа Чиш­мә­дә ис­ке йорт ал­ган­нар, би­ре­дә Юныс­ның абый­сы йор­ты янә­шә­сен­дә өй тө­зер­гә ни­ят­ли­ләр, аны 2004 ел­да га­и­лә­се бе­лән Ле­ни­на­бад­тан кай­тарт­кан­нар. Ике ел­дан соң Шо­и­ра­ның кыз ту­га­ны Са­о­дат га­и­лә­се бе­лән кү­чеп кайт­кан. Нә­сел­лә­ре бе­лән бер­гә туп­лан­ган­нар. Шо­и­ра сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, алар­га би­ре­дә яшәү­че ке­ше­ләр, та­би­гать, кли­мат, яшәү шарт­ла­ры ошый икән. Ә хез­мәт сө­ю­чән­лек алар­га Хо­дай­дан би­рел­гән. Ир бе­лән ха­тын то­вар­лар­ны Рә­сәй­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән та­шый­лар, үз бак­ча­ла­рын­да да үс­те­рә­ләр. Шо­и­ра бы­ел 6 су­тый җир­гә кы­яр чәч­кән, уңы­шы да мул бул­ган: са­тар­га да, кыш­кы­га тоз­лар­га да җит­кән. Җир­ле ха­лык ке­бек бә­рәң­ге дә утыр­та­лар, аны га­и­лә­лә­ре бе­лән эш­кәр­тә­ләр. Яңа Чиш­мә­дә­ге өй­лә­ре янын­да под­вал тө­зе­гән­нәр, бө­тен нәр­сә­не шун­да сак­лый­лар. Шах­май­да да зур бак­ча­ла­ры бар, ул да буш тор­ма­я­чак. Шо­и­ра үзе рус­ча әй­бәт бе­лә, 14 ел элек бу нис­бәт­тән проб­ле­ма бу­лу­ы­на ыша­на­сы да кил­ми.

    - Бик на­чар сөй­лә­шә, аң­ла­мый идем. Хә­зер Яңа Чиш­мә­дә­ге, Шах­май­да­гы күр­ше­лә­рем, ха­лык бе­лән җи­ңел ара­ла­шам, урыс­ча да, та­тар­ча да бе­ләм. Өй­дә ба­ла­лар­га ти­рә-юнь­дә­ге­ләр бе­лән ара­ла­шу җи­ңел­рәк бул­сын өчен урыс­ча сөй­лә­шә­без. Хә­зер кы­зы­быз Ша­һи­дә бе­лән улы­быз Мин­ти­мер Шах­май мәк­тә­бен­дә (та­тар­ча) укый­лар, кы­зы­быз баш­лан­гыч мәк­тәп­кә Яңа Чиш­мә­гә йөр­де. Әй­бәт укый­лар, алар­га да би­ре­дә яшәү ошый. Ту­ган ил­лә­ре Ле­ни­на­бад­та абый­ла­ры, апа­ла­ры, әти-әни­лә­ре яши, бу га­и­лә ел­га 2 мәр­тә­бә бул­са да кай­тып, ту­ган­на­ры­ның хәл­лә­рен бе­лер­гә ты­ры­ша. Та­җикс­тан­нан ку­нак­лар үз­лә­ре­нә еш ки­лә икән. Уз­ган ел Шо­и­ра­ның әти­се (бе­рен­че мәр­тә­бә) кил­гән, бы­ел әни­се бу­лып кит­кән. Ике­се­нә дә би­ре­дә­ге тор­мыш оша­ган.

    - Алар­га шул чак­лы оша­ды ки, елы­на 2 мәр­тә­бә: язын һәм кө­зен ки­лер­гә бул­ды­лар. Ә без яши­без, эш­ли­без, ты­ры­ша­быз.

    Әгәр ке­ше бул­дык­лы, эш сө­ю­чән, ачык кү­ңел­ле икән, ул һәр­чак тор­мыш­та үз ди­гә­не­нә ире­шә, авыр­лык­лар­ны җи­ңеп яши. Бу га­и­лә шун­дый­лар­ның ми­са­лы.

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: