Татарстан гаиләләре фестивале Яңа Чишмәдә
8 сентябрьдә Яңа Чишмәдә республика “Нечкәбил“ матурлык, гаилә һәм аналык конкурсының зона сайлап алу туры кысаларында Татарстан гаиләләре фестивале булып узды.
“Нык гаилә“ федераль партия проекты кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль район башлыклары ярдәме белән Татарстанда “Нечкәбил“ конкурсы инде 14 нче тапкыр уза. Аның оештыручысы - “Гаилә канаты астында“ төбәкара иҗтимагый оешмасы.
Яңа Чишмәдә сайлап алу турында Татарстанның 10 районыннан 11 гаилә катнашты. Әлеге зур бәйрәмдә төп рольдә, әлбәттә инде, гаилә учагын саклаучы хатын-кызлар булды. Алар төрле яшьтә иде - кечкенә балалары белән яшь парлар һәм инде оныклары булган өлкән яшьтәгеләр, иң өлкән яшьтәгесе - 10 бала анасы, 12 оныгы һәм 6 оныкчыгы булган Чирмешән районыннан Раиса Кваковага быел 72 яшь тулган. Безнең районнан Салиховлар гаиләсе катнашты, бу: Ләйсән, тормыш иптәше Камил һәм аларның сокландыргыч өч кызы.
Фестиваль ачылу церемониясендә анда катнашучыларны һәм кунакларны фестивальнең жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Нечкәбил“ конкурсы җитәкчесе Изольда Жуйкова, район башлыгы урынбасары Надежда Попковалар сәламләде. Алар конкурсны гаилә кыйммәтләре проекты, җылы гаилә мөнәсәбәтләре бәйрәме дип атадылар. Андый мәхәббәт белән сугарылган гаиләләрдә балалар да патриотлар булып үсә. Әлегедәй бәйрәмнәр бик мөһим, чөнки гореф-гадәтләр буыннан-буынга нәкъ менә гаилә аша тапшырыла, үз Ватанына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләнә.
Быел беренче тапкыр рәсми жюри белән конкурсны альтернатив жюри да бәяләде, аның составына узган еллардагы “Нечкәбил“ конкурсында катнашучылар һәм финалга чыгучылар кергән иде.
РМЙның 2 нче каты һәм фойе конкурс мәйданчыгы булып торды, анда 11 гаилә үзләренең иҗади номерларын күрсәттеләр - кунакларны өстәл янында үзләре әзерләгән ашамлыклар белән сыйладылар. Бәйрәм табыны артында алар үзләре, гореф-гадәтләре, тормышларындагы сөенечле һәм бәхетле мизгелләре турында сөйләделәр. Шулай ук матур яулык, чәчәкләр һәм бөккәннәр бәйрәмен, чишмә, тату гаилә, никах, алтын башак, гаилә театры һ.б. гаилә бәйрәмнәрен күрсәттеләр. Катнашучыларның милли составы тамашачыларга һәм жюрига Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре һәм кухнясы турында да белергә мөмкинлек бирде.
Конкурс чыгышлары төгәлләнү белән бүләкләү тантанасы булды. Һәр гаилә үз номинациясендә җиңүче: “Иҗади остаханә“, “Гаилә тарихы“, “Гаилә бәхете серләре“, “Матурлык һәм гармония“, “Тату гаилә“, “Халык традицияләре“, “Буыннар бәйләнеше“ һ.б.
Яңа Чишмәдән Салиховлар гаиләсе “Гаилә династиясе“ номинациясендә (ул педагоглар династиясе турында иҗади номер белән чыгыш ясады) диплом һәм “Искиткеч гаиләләр тормышы“ дип аталган иншалар конкурсында үз гаиләсе турында яхшы итеп сөйләгән өчен конкурс партнеры - “Республика Татарстан“ газетасыннан приз алды. Ләйсән һәм Камил Салиховларның кызлары “Минем әнием“ балалар рәсемнәре конкурсында җиңүчеләр, аларга бүләк - дельфинарийга һәм балалар күңел ачу үзәгенә билетлар.
“Әти турында сүз“ фотоконкурсы, “Ата капиталы“ дип аталган актив гаилә башлыклары һ.б. конкурс кысаларында бүләкләү чарасы үтте.
Альтернатив жюри үз җиңүчесен игълан итте, бу мөмкинлеге чикле бала тәрбияләүче Бөгелмәдән килгән гаилә иде. Рус һәм совет язучыларының әсәрләреннән алынган иң үзенчәлекле һәм кунакчыл дип Чистайдан Силантьевлар гаиләсе өстәле танылды.
Дипломнар тапшырганнан соң күп санлы партнерлардан һәм фестиваль химаячеләреннән әлеге чарада катнашучы гаиләләргә бүләкләр тапшыру чираты җитте.
Бәйрәм буена РМЙ сәхнәсендә тамашачылар Яңа Чишмә районы артистларының чыгышларын тыңладылар. Чара бик матур үтте. Алабугада, Тәтештә һәм Казанда үтәчәк барлык сайлап алу турларыннан соң финалга чыгучылар мәгълүм булачак.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев