Татарстан – уртак йортыбыз
2010 елда үткән халык санын алу Татарстанның Рәсәй территориясендә иң күп милләтле республика булуын раслады, биредә 173тән артык милләт вәкиле яши. 2010 елда саны 10 мең кешедән артып киткән, 2002 һәм 1989 еллардагы кебек, 8 милләт саналды. Болар: татарлар, урыслар, чуашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар һәм башкортлар. Сан ягыннан иң...
2010 елда үткән халык санын алу Татарстанның Рәсәй территориясендә иң күп милләтле республика булуын раслады, биредә 173тән артык милләт вәкиле яши.
2010 елда саны 10 мең кешедән артып киткән, 2002 һәм 1989 еллардагы кебек, 8 милләт саналды. Болар: татарлар, урыслар, чуашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар һәм башкортлар. Сан ягыннан иң күбе - татарлар (бирегә керәшеннәр, Әстерхан һәм Себер татарлары да керә). Икенче урында - урыслар, өченче - чуашлар, дүртенче - удмуртлар. Бишенче урында - мордвалар, 2002 елда алар алтынчы урынны били иделәр. Марилар - алтынчы урында, җиденче һәм сигезенче урыннарны украиннар һәм башкортлар били. Саннар өч тапкыр (1989, 2002, 2012 елларда) сан алу дәвамында татарлар санының артуын күрсәтә, алар 48,5%, 52,9%, 53,2%. 1989 елдан соң урыслар бераз кимегән: 43,3%, 39,5%, һәм 39,7%, чуашлар да азайган - 3,7%тан 3,1 процентка калган (гомуми халык санына карата).
2010 елда Казанда урыслар - 48,6, татарлар - 47,6% булган, Яр Чаллыда татарлар - 47,4%, урыслар - 44,9%.
9 муниципаль районда урыс милләтеннән булган халык өстенлек итә, болар: Алексеевск (58,6%), Бөгелмә, Югары Ослан (65,8%), Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Яңа Чишмә, Спасс (67,6%), Чистай районнары, Яңа Чишмә районнарында урыслар - 50,9, татарлар - 43,4%.
Тәтеш районында ике милләт халкы тигез, Аксубайдан кала, башка районнарда татар халкы күбрәк яши. 10 районда татарлар гомуми халыкның 80-90 процентын тәшкил итә. Кайбер районнарда башка милләтләр күбрәк яши. Аксубай районында чуашлар - 44% (татарлар - 38,5, урыслар - 16,8%), Чүпрәле районында чуашлар - 41,1%, Нурлат районында - 25,3%, Чирмешәндә - 22,8%, Тәтештә - 20,9, Буада - 19,9, Әлкидә - 19,2%. Кукмара районында удмуртлар - 14%, Балтачта - 11,9%, Әгерҗедә - 6,4%, Баулыда - 5,6%. Саны 10 мең кешедән артып киткән 8 милләттән тыш республикада әзербәйҗанлылар ( 0,3%), үзбәкләр ( 0,2%), әрмәннәр (0,2%), таҗиклар ( 0,2%), белоруслылар, еврейлар, немецлар - 0,1%, иң азы казахлар (1758 кеше), грузиннар (1479), кыргызлар ( 1156 кеше) - 0,1%тан кимрәк, башка милләтләр - 0,3 (12757 кеше).
1989 елдан башлап, башкалар белән чагыштырганда акрынлап башкортлар (1,3 мәртәбә), мордвалар (1,5 мәртәбә), украинлылар, белоруслылар (1,8 мәртәбә), еврейлар (2,8 мәртәбә) кимегән, кыргызлар (2 мәртәбә), әзербәйҗаннар (2,4 мәртәбә), үзбәкләр һәм әрмәннәр (3,3 мәртәбә), таҗиклар ( 8 мәртәбә - 742 иде, хәзер - 5859) саны арткан.
2010 елда Татарстандагы халык саны 3786488 кеше тәшкил иткән, шуның 3780436-сының милләте күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев