Черемухово Бистәсендә яшәүче Татьяна Андреевна Даниловага бүген - 90 яш.
Коточкыч сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган Татьяна тормышта, башкалар күк, язганын барын да күрә: мәктәптә 2 сыйныф тәмамлый, азык-төлек, кием-салымга кытлык була, колхоз кырларындагы авыр хезмәт: башта ул урак белән икмәк ура, ә аннары комбайн штурвалы артына утыра; 8 сезон торф чыгаруда хезмәт куя. Боларның барысы турында да Татьяна Андреевна, әлбәттә, онытмый. Әмма юбилей алдыннан ул боларны искә алмады.
- Мин күп балалы Савельевлар гаиләсендә туып үстем: без сигезәү идек. Авырлыкларга карамастан, без бик тату яшәдек. Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Дөрес, эш бик күп иде, әмма тиздән Җиңү көне җитүе, туганнарның һәм якыннарның өйгә әйләнеп кайтулары турында хыялланган барлык авылдашлар да бердәм һәм тату булып яшәгәнгә, авырлыкларны һәм югалтуларны кичерү җиңелрәк булды.
Мин 27 яшемдә күрше егете Федорга кияүгә чыктым. Менә дигән ата-анам йортыннан урамнан караганда өстәлдән аз гына биегрәк булып күренгән ике тәрәзәле - ирем һәм каенанам яшәгән йортка күчтем. Әмма без анда бик бәхетле идек. Балаларыбыз туды. Алтысы да кызлар булды. Каенанама рәхмәт, ул, инвалид булса да, балаларымны карады, миңа нык булышты. Федор тракторчы иде, күп эшләде, балачактан ярлылыкның ни икәнен белгәнгә, әйбернең һәм акчаның кадерен белде.
Тиздән без гаиләбез белән башка, иркенрәк йортка күчтек. Бай яшәмәсәк тә, бар нәрсәбез дә җитеш иде. Күп эшләсәк тә, туганнар һәм дуслар белән очрашыр өчен вакыт таптык. Тулы авыл тормышы белән яшәдек һәм бәхетле идек.
Кызлар кияүгә чыгып, кайсы кая таралышты. Олысы Лена Казанда яши, Зоя - Камчаткада, Маша - Ивановода, Клава белән Зина - Яр Чаллыда. Хәзер минем 11 оныгым һәм 6 оныкчыгым бар. Ике ел элек Федям дөнья куйды. Хәзер без кече кызым Валентина белән бергә яшибез. Ул - минем аякларым да, кулларым да, күзләрем дә. Ничек кенә булса да, йортыбызны төзекләндерергә, өйдә ниндидер уңайлыклар (алар безнең һәрчак урамда иде) булдырырга тырыша.
Тормыш дәвам итә, еллар узуга һәм сәламәтлек тә үзен сиздерүгә карамастан, тормыш яхшы хәзер. Пенсияне ай саен түлиләр, фельдшер килеп тә, бик еш шалтыратып та тора, җирле власть исә бәйрәмнәрдә онытмый.
Юбилейга барысы да: балалар да, апам да кайтырга вәгъдә иттеләр. Черемуховода да туганнарым бар. Очрашкач, сөйләшеп утырырбыз, җырлар җырларбыз. Безгә җыр һәрчак яшәргә көч бирде. Һәм гомер дә яхшы җыр кебек үтте: кайгы-сагыш -күңелле мизгелләр, ә югалту ачысы - яңа казанышлар белән.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев