Террорлыкка юл юк!
Яңа Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан райондагы белем бирү учреждениеләрендә балаларны һәм хезмәткәрләрне террорчылыктан саклану әйберләренә тикшерү үткәрелгән. Үткәрелгән тикшерүләр барышында 14 уку йорты укыту бинасында булган балаларның һәм хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү максатларында махсуслаштырылган сак оешмалары белән тәэмин ителмәгән, объект периметры буенча видеокүзәтү юк, нәтиҗәдә куркыныч...
Яңа Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан райондагы белем бирү учреждениеләрендә балаларны һәм хезмәткәрләрне террорчылыктан саклану әйберләренә тикшерү үткәрелгән.
Үткәрелгән тикшерүләр барышында 14 уку йорты укыту бинасында булган балаларның һәм хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү максатларында махсуслаштырылган сак оешмалары белән тәэмин ителмәгән, объект периметры буенча видеокүзәтү юк, нәтиҗәдә куркыныч янау ихтималы бар, бу "Мәгариф турында"гы Законга (51 маддә) каршы килә. Законда мәгариф учреждениесе укучыларның, тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлекләрен саклауны гарантияләүче шартлар булдыра, дип төгәл әйтелгән.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми урта белем бирү учреждениеләре директорлары адресына ачыкланган тәртип бозуларны бетерү һәм гаепле шәхесләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында 14 язма гариза чыгарылган. Әлеге язма гаризалар хәзергесе вакытта карап тикшерү стадиясендә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев