Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

“Әтиләр сүзе…”

Ар­мия - егет­ләр өчен ге­нә тү­гел, алар­ның әти-әни­лә­ре өчен дә зур сы­нау. Бу сы­нау­ны сы­нат­мый­ча үтү өчен кеч­ке­нә­дән һәр­нәр­сә­гә тү­зем һәм әзер бу­лыр­лык итеп, чы­ны­гып үсәр­гә ки­рәк. "Е­гет ту­ган илен­дә ол­тан, сол­дат­тан соң сол­тан", - дип юк­тан гы­на әйт­мә­гән ха­лык. Ә ха­лык хак әй­тә. 16 фев­раль көн­не авыл му­зе­ен­да уку­чы­лар­га...

Ар­мия - егет­ләр өчен ге­нә тү­гел, алар­ның әти-әни­лә­ре өчен дә зур сы­нау. Бу сы­нау­ны сы­нат­мый­ча үтү өчен кеч­ке­нә­дән һәр­нәр­сә­гә тү­зем һәм әзер бу­лыр­лык итеп, чы­ны­гып үсәр­гә ки­рәк. "Е­гет ту­ган илен­дә ол­тан, сол­дат­тан соң сол­тан", - дип юк­тан гы­на әйт­мә­гән ха­лык. Ә ха­лык хак әй­тә.

16 фев­раль көн­не авыл му­зе­ен­да уку­чы­лар­га пат­ри­о­тик тәр­бия би­рү мак­са­тын­нан, сол­дат хез­мә­тен­дә бу­лып, ту­ган җир­лә­ре­нә зур чы­ны­гу мәк­тә­бе узып кайт­кан сол­дат егет­ләр бе­лән оч­ра­шу­да ли­цей­ның үсеп ки­лү­че ир ба­ла­ла­ры бу хак­лык­ны үз­лә­ре кү­реп кит­те­ләр. Му­зей, "А­җа­ган" спорт мәк­тә­бе, авыл ки­тап­ха­нә­се, мә­дә­ни­ят йор­ты бер­гә­лә­шеп Ва­тан­ны сак­лау­чы­лар кө­не­нә ба­гыш­лан­ган оч­ра­шу бәй­рә­ме оеш­тыр­ды­лар. Бәй­рәм бик үзен­чә­лек­ле иде. Төр­ле ел­лар­да чит ил­ләр­дә хез­мәт ит­кән ир-егет­ләр­нең яшь бу­ын­га әй­тер сүз­лә­ре, ки­ңәш­лә­ре - төп мак­сат бул­ды, ки­чә­ге сол­дат­лар - бү­ген ин­де ир ур­та­сы ке­ше­ләр. Алар тор­мыш­ның те­лә­сә кай­сы өл­кә­сен­дә тәҗ­ри­бә­ле. Шу­шы тәҗ­ри­бә­не ул­ла­ры, ли­це­е­быз уку­чы­ла­ры бе­лән бик те­ләп ур­так­лаш­ты алар. Сол­дат кы­на бу­лып кал­ма­ган, ә су­гыш­ның нәр­сә икән­ле­ген үз баш­ла­рын­нан ки­че­рү­че­ләр­нең үгет-нә­си­хәт­лә­ре һәм ки­ңәш­лә­ре һәр­ва­кыт үзен­чә­лек­ле яң­гы­рый бит ул.

Уку­чы­лар­га абый­ла­ры төр­ле як­лап ки­ңәш­ләр бир­де­ләр. Сол­дат хез­мә­те­нең авыр як­ла­рын гы­на тү­гел, ә аның бе­лән го­рур­ла­ныр­лык хис­ләр тәр­би­я­лә­де­ләр. Үз­лә­ре­нең ин­де күп­тән яз­ган сол­дат хат­ла­рын укы­ган­да яшь­лек­лә­рен ис­кә тө­ше­реп, ка­ра бе­лән языл­ган акыл­лы сүз­лә­ре­нә го­рур­ла­нып утыр­ды­лар.

"Сол­дат су­гыш­ны үзе сай­ла­мый, ул су­гыш­ны игъ­лан ит­ми. Ба­ры тик ул, бир­гән ан­ты­на һәм хәр­би бу­ры­чы­на туг­ры­лык­лы ка­лып, юга­ры­дан би­рел­гән при­каз­ны гы­на үти. Аның ка­һар­ман­лы­гы, ба­тыр­лы­гы, Ва­тан­га их­ти­ра­мы нәкъ әнә шун­да кү­ре­нә. Ир-егет­нең ма­тур­лы­гы үз Ва­та­нын яра­ту­да, аны һәр ми­нут­та сак­лар­га әзер бу­лу­да ча­гы­ла.

Ба­тыр­лык һәм тә­вәк­кәл­лек - ул әх­лак­лы­лык һәм их­ты­яр кө­че, алар һәр ке­ше­гә бил­ге­ле бер оч­рак­та гы­на тү­гел, ә көн­дә­лек тор­мыш­та, эш­тә дә ки­рәк", - дип ба­ла­лар­га һәр­ва­кыт­та­гы­ча үзе­нең дө­рес ки­ңәш­лә­рен бир­де Мид­хәт абый.

Бү­ген­ге яшь­ләр күб­рәк үз хо­кук­ла­ры ту­рын­да гы­на бе­лә, граж­дан­лык, хәр­би бу­рыч­лар­ны үтәү­нең мө­һим­ле­ген, ки­лә­чә­ге­без ту­рын­да уй­лап, пат­ри­о­тик тәр­би­я­не иң ал­гы план­га чы­га­ру ту­рын­да да оныт­мас­ка өй­рә­тү дә­ре­се иде бу. Шун­дый тәр­би­я­ви оч­ра­шу­лар­ны еш һәм үзен­чә­лек­ле итеп оеш­ты­ру­ла­ры­на му­зей хез­мәт­кәр­лә­ре­нә ли­це­е­быз исе­мен­нән зур рәх­мәт.

Ре­зе­дә ГА­ЗЫЙ­МО­ВА,

Зи­рек­ле ли­це­е­ның та­тар те­ле һәм

әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев