Тиз генә “зур” булмакчылар
19 апрельдә булып үткән КДН утырышында балигъ булмаган балаларның тәртипләре үзләрен зурлар итеп күрсәтергә тырышу дип бәяләнгән очраклар карап тикшерелде.
Мисал өчен, 13 яшьлек Ирина, әнисе эштә булган вакытта, мәктәпкә йөрмәскә карар кылган, ә дус кызы белән район үзәгенә китеп барган, алар көн буе урамда йөргәннәр һәм, хәтта, полиция күз уңына да эләккәннәр. Өенә ул төнлә дә кайтмаган, әнисенә шалтыратмаган һәм әнисенең шалтыратуына да җавап бирмәгән. Әнисе исә полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Бәхеткә, кыз белән берни дә булмаган.
16 яшьлек Сергей КДН утырышына әнисенең үтенече буенча чакырылды. Черемухово Бистәсендә яшәүче бу "егетне" инде икенче тапкыр сыра эчкәндә күреп алалар. Үзенең әнисен ул хөрмәт итми һәм тыңламый бугай.
Красный Октябрьдәге ике кыз бала мәктәптә дә, газета битләрендә дә бик еш искә алына торган 71 нче законны бозганнар. Кызлар төнге сәгать 10нан соң да клубта тоткарланганнар. Бу көнне кич белән клубка күрше авылдан бераз салмыш хәлдәге егетләр килгән икән һәм кызлар өйләренә кайтырга курыкканнар, имеш. Мондый очракта әти-әниләр кызлары артыннан барып, аларны кулларыннан тотып кайтырга тиешләр, - дигән фикерне белдерделәр комиссия әгъзалары. Әмма әти-әниләр клубта эшләүче туганнарына ышаныч белдергәннәр. Ике кызның да әти-әниләренә штраф билгеләнде. Утырышка килүчеләргә 500 сум, ә комиссия утырышын "санга сукмаганнарга" - 200 сумга артыграк күләмдә штраф билгеләнде.
Ата-ана вазыйфасын үтәргә теләмиләр
Красный Октябрь мәктәбе дирекциясе 2 нче сыйныфта укучы Ваняны урта мәктәптә укырга сәләтле булмавы һәм аны махсус уку йортына җибәрү турындагы үтенеч язуы белән комиссиягә мөрәҗәгать итте. Психолог консультациясе баланың әти-әнисе катнашында узарга тиеш, тик әни кеше укытучылар фикере белән килешми, комиссия утырышына да килми. Комиссия әлеге гаиләнең өйләренә барып, малайның язмышын хәл итәргә кирәклеге турында карар чыгарды.
Тубылгы Тауда балигъ булмаган яшүсмер ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган. Башта күп балалы ана үз балаларын әтиләренә генә калдырып Чистайга китеп бара, хәзер исә әтисе дә кечкенә улы белән башка районга күчеп китә. Уку елы ахырында башка районнан килгән 9 нчы сыйныф укучысын мәктәпкә алмаганнар - тиздән имтиханнар. Һәм ул абыйлары белән өйдә генә тора. Караучысыз калган бала белән теләсә кайсы вакытта бәла-каза килеп чыгуы ихтимал. Баланы тернәкләндерү үзәгенә җибәрергә, дигән комиссия карары белән малай ризалышты. Әмма икенче көнне әнисе улы янына кайткан һәм улы белән яшәячәген вәгъдә иткән. Әлеге гаиләне контрольдә тоту эше авыл Советына һәм мәктәпкә йөкләнде.
КДН секретаре Наталья Мокеева Петропавел Бистәсеннән Людмила П.ның өч баласыннан баш тартуы турындагы язмача гаризасын һәм Архангел Бистәсеннән гражданка Т.ның игезәк кызларына карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы үтенеч язуын укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев