Тиздән җәйге каникуллар
Тиздән балаларның җәйге каникуллары башлана. 15 майда Республика күләмендә үткән видеоконференциядә балаларның җәйге ялына кагылышлы төп проблемаларның берсе булып тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр ялын оештыру аталган. Брифинг төгәлләнгәч район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җаваплы шәхесләр белән безнең районда балаларның җәйге ялына кагылышлы киңәшмә үткәрде.
Әлеге җәйге каникулларда да, үткән еллардагы кебек үк, балалар мәктәп яны лагерьларында, "Факел" сәламәтләндерү (стационар) лагерында ял итәрләр дип планлаштырыла. Моннан тыш, 27 июньнән безнең район базасында беренче тапкыр "Звездный десант" дип аталган палаталардан торган республика лагеры эшли башлаячак. Ул махсус тормышта авыр хәлләргә юлыккан балалар, ятим балалар, гаиләгә тәрбиягә алынган, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән, уңышсыз гаиләләр балалары, КДН һәм ПДН да исәптә торучы балалар өчен оештырылган. Һәрбер махсуслаштырылган сменада 50шәр бала ял итәчәк: 25 яңачишмәле һәм күрше районнардан (5) 25 укучы - барлыгы 3 сменада 150 кеше. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык "Звездный десант" белән җитәкчелек итүне Яңа Чишмә БЯСМ тренеры Андрей Песоцкийга ышанып тапшырган. Инде 13 мәктәп яны лагеры эшкә кабул ителгән, 21 көн дәвамында (смена) 340 бала ял итәчәк. Быел мәктәп яны лагеры юлламасы бәясенең 1/7 өлешен (395 сум) ата-аналар түләячәк. Биш мәктәптә (Архангел, Екатерина, Красный Октябрь, Яңа Чишмә гимназиясе һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе) укучыларны ике тапкыр бушлай ашату белән 5 хезмәт һәм ял итү лагеры оештырылган, аңа 75 бала язылган инде. Хезмәт һәм ял лагерында хезмәткә чыныктырудан тыш, укучыларга 18 көн дәвамында "Олимп" УСЗ-га һәм "Жемчужина" бассейнына походлар оештырылачак.
Ел саен "Аҗаган" яшүсмерләр клубы активистлары Спасс районындагы палаткалардан торган "Аргамак" лагерына юллама белән бүләкләнәләр. 7 көнлек сменага "Аҗаган" яшүсмерләр клубына йөрүче 10 кеше барачак.
"Факел" стиационар лагерының беренче сменасын 21 июньдә ачарга ниятлиләр. 2 сменада "Факел" 145 бала кабул итәчәк. 40 юллама буенча лагерьга (18 көнгә) сәләтле балалар барачак, аларның әти-әниләре юллама бәясенең 15 процентын - 1582 сум түлиячәк. Башка балалар өчен смена 21 көн дәвам итәчәк, ата-аналар түләве - 1805 сум (шулай ук 15%). Бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары өчен - 90 урын, ә бюджеттан тыш оешма хезмәткәрләренең балалары өчен 15 урын планлаштырылган. Алдагы еллардагы кебек үк, бюджеттан тыш оешмалар 42,5% күләмендә юллама бәясен түләүне үз өсләренә алалар. Ә әлегә "Факел"да территорияне төзекләндерәләр һәм агачлар утырталар. Тиздән ашханәдә косметик ремонт башланачак, корпуста медкабинетка керү өчен аерым керү юлы ясыйлар. Инде 50 данә яңа урын-җир әйберләре (матраслары белән) сатып алынган. Вожатыйлар вазыйфасын бары тик район мәктәпләрендәге педагоглар гына башкарачак.
Балалар лагерьлары балаларны кабул итүгә зур тырышлык куеп әзерләнә.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев