Төнге сәгать 10 га чаклы гына
2010 елның 14 октябрендә ТР Дәүләт Советы "Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү (булдырмау) буенча чаралар турында" закон кабул иткән иде. Бу законның асылы нидән гыйбарәт соң, "Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек инспекторы, полиция капитаны Әлфия Гайфуллина шул хакта кыска...
2010 елның 14 октябрендә ТР Дәүләт Советы "Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү (булдырмау) буенча чаралар турында" закон кабул иткән иде. Бу законның асылы нидән гыйбарәт соң, "Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек инспекторы, полиция капитаны Әлфия Гайфуллина шул хакта кыска гына аңлатма бирде.
- Бу закон әти-әниләре яки аларны алыштыручы шәхесләрдән башка балигъ булмаган балаларның төнлә урамда яки җәмәгать урыннарында йөрүен чикли.
Азат ителгән (эмансипированный) балигъ булмаган балалар яки 18 яше тулганчы никахлашучылардан кала, 18 яшькә җитмәгән балалар (балигъ булмаганнар) шушы законны үтәргә тиешләр, ягъни 1 сентябрьдән башлап 31 майга чаклы кичке сәгать 10нан иртәнге 6 га, 1 июньнән 31 августка чаклы төнге сәгать 11 дән иртәнге 6 га чаклы әти-әниләр яки өлкәннәрдән башка балаларга урамнарда йөрү тыела.
Балигъ булмаган балаларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тагын түбәндәге урыннарда булу рөхсәт ителми:
- бары тик сексуаль характердагы товарлар сатыла торган объектларда, сыра рестораннарында, шәраб, сыра, рюмкалы аракы, гомумән, исерткеч эчемлекләр сатыла торган урыннарда.
Татарстан Республикасы территориясендә бу закон ике елдан артык гамәлдә, тик әлегә чаклы балалары аны бозган ата-аналар аның гамәлдә булуын белмәдек, дип баралар. Бу - дөрес түгел. Районның барлык мәктәпләрендә һәр ата-аналар җыелышында укытучылар шул хакта искәртеп торалар, кем ата-аналар җыелышына йөрми- бусы алар проблемасы. Законны белмәү генә җаваплылыктан коткармый. Закон ял, бәйрәм көннәренә, каникулга бәйсез рәвештә үтәлергә тиеш. Балалар кичке сәгать 10нан соң, бер минут та соңламый өйдә булырга тиешләр.
Эчке эшләр органнарының вазыйфаи затлары балигъ булмаган балалар тыелган яки чикләнгән вакытта һәм урында йөргән очракта, гамәлдәге закон таләпләрен бозган шәхесләрне административ җаваплылыкка тарту өчен кирәкле материаллар тутыралар (рәсмиләштерәләр). Әгәр балигъ булмаган баланың әти-әнисенең, яки бала өчен җаваплы шәхеснең кайдалыгын ачыклый, алар белән элемтәгә керә алмасалар, балигъ булмаган бала Казанга вакытлыча тоту үзәгенә озатыла.
Мәктәп каникулыгыз имин һәм күңелле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев