Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Тормышка өмет белән каравын югалтмаган

Декабрь азагында Бөек Ватан сугышы ветераны Иделбай Макишев Красный Октябрь поселогына даими яшәргә күченгән, ул хәзер поселокта бердәнбер сугыш ветераны (авылның соңгы ветераны Харис Гайнуллин күптән түгел вафат булган).

Ә дөресрәге әнисе Роза ханым (Иделбай кызы) белән Иделбай аганы ветеранның оныгы Эльмира Галимова үзенә алып кайткан. Ул Красный Октябрьдә 30 елдан артык яши, кайчандыр шунда тормышка чыккан. Ире Искәндәр белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары бар. Әлегә чаклы Роза ханым Әстерханда үз йортлары белән яшәүче өлкән яшьтәге әти-әнисе янына бик еш барып йөргән. Соңрак ул аларны Камызян шәһәренә үзенә алып кайткан. Әнисе үлгәннән соң Роза ханым ике ел әтисен караган. Инде үзенең дә аяклары авырта башлагач, Эльмира бабасы белән бергә аны, ике бүлмәле фатирын калдырып, үзләренә торырга кайтырга күндергән.
Күчеп кайтканда бабайга махсус микроавтобуска заказ биргәннәр, чөнки өч инсульт һәм глаукома авыруы кичергәннән соң ул инвалид коляскасында гына йөри һәм инде менә 10 еллап бер дә күрми. Шулай булуга да карамастан, бабай чыдам, сабыр, берничә йөз километр юлны уза алган.
Авырулары көчле булса да, иң мөһиме аңарда сәламәт акыл, хәтере яхшы, төпле, аралашучан, киң күңеллелеген, юмартлыгын, оптимизм һәм тормышка өмет белән каравын югалтмаган. Ул бик гади кеше. "Бер кружка су, бер телем икмәк һәм якыннарым янәшәмдә булса, миңа башка берни кирәкми, - ди Иделбай ага.Сүз дә юк, ашау аларда яхшы, чөнки Галимовлар гаиләсе зур хуҗалык тота, өч сыерлары, димәк барлык азык-төлекне дә үзләре җитештерә дигән сүз. Өйләре дә зур, уңайлы һәм матур. Бабайның да, Роза ханымның да үз бүлмәләре. Бабайны бергәләп карыйлар: кызы Роза да, Эльмира белән Искәндәр дә, Казаннан бик еш кына балалары белән бабайның инде зур яшьтәге оныкчыклары да кайта. Бабай аларның барысын да ярата, кайтуларын сагынып көтә. Үз вакытында ул да балаларын, оныкларын, оныкчыкларын караган. Кызы Роза ханым әйтүенчә, ул балачактан профессиональ няня (бу турыда соңрак). Иделбай ага гаиләнең кече буыны уңышлары турында горурланып сөйли. 25 мартта өлкән оныкчыгы белән алар үз туган көннәрен билгеләп үткәннәр. Быел бабайга 95 яшь тулган. Юбилейга барлык туганнары да җыелган, АҖ башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәктәптән укытучылары белән укучылар килгән, котлап, бүләкләр тапшырганнар. Әстерханнан күршеләре, танышлары, дуслары шалтыраткан, барысы да аны юксынуларын белдергән. Хәтта Красный Октябрьгә алып кайткан шофер да шалтыратып бабайның хәлен белгән. Шундый игътибарга Иделбай ага бик сөенгән.
Сөйләүләре буенча, аның тормышы көйле генә бармаган. Тумышы белән ул Әстерхан өлкәсенең Баскунчак шәһәреннән. 11 яшендә бөтенләй ятим калган һәм аны бөтенләй чит кешеләр үз гаиләләренә сыендырган. Аларның яңа гына балалары туган һәм малай аны караган. Бәхеткә, әлеге гаилә әгъзалары киң күңелле булган, гомерләре азагына чаклы аны үз балалары дип санаганнар, Иделбай аганың балалары һәм оныклары белән дә аралашканнар. Кызганычка каршы, ятимлек аны отчестводан мәхрүм иткән һәм хәтта җиде сыйныф тәмамларга да мөмкинлек бирмәгән. 18 яшендә ул паспорт алу бәхетенә ирешкән һәм Әстерханда тимер юлда эшли башлаган. Сугыш алдыннан бригада белән аны Себергә Сковородино станциясенә тимер юллар ремонтларга җибәрәләр. Анда төрле халык, хәтта тоткындагы кешеләр дә эшли иде, дип искә ала Иделбай ага. Бер елдан сугыш башлана, аны армиягә Ерак Көнчыгыш фронтына химия гаскәрләренә алалар. Аларның часте Харбинда урнаша: чикне һәм стратегик мөһим тимер юл узелларын дошманнан саклыйлар, аларга каршы сугышка әзер торалар. Сугыштан соң ул Баскунчакка һәм кабат тимер юлга әйләнеп кайта. 50 елга якын сигнализация һәм элемтә хезмәтендә механик булып эшли, пенсиягә чыккач та әле 9 ел хезмәт куя. Тормыш иптәше Нәзирәне очратып, өйләнешеп, ул һәм кыз үстерәләр. Хатыны турында искә алганда Иделбай аганың күзләре яшьләнә, алар 68 ел бергә тату гомер иткән, Нәзирә әби кызы Роза белән Иделбай аганы караганнар, ә аннан әби үзе кинәт кенә вафат булган. Бакчада үзе яраткан роза чәчәкләре үстерде, кызга да шул исемне бирде, ди бабай. Аңа карап, башкаларның да күзләре яшьләнде...
Бабай Татарстанга беренче генә тапкыр килүе, Нәзирә әби Красный Октябрьдә ике тапкыр булган. Миңа монда ошый, ди ул. Җәй җиткәч саф һавада тагы да рәхәт булыр. Иделбай ага монда 100 яшен билгеләп үтәргә уйлый. - Белмим инде, анда чаклы яшәрменме. Мине бала караган кебек карыйлар, бәлки ул яшькә дә җитәрмен, - ди ул, көлеп. Ә без исә Иделбай аганың хыялы тормышка ашсын дигән теләктә калабыз.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев