Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Тормышта иң мөһиме – эш

Яңачишмәлеләр элекке ХХ партсъезд исемендәге колхозның алдынгы савымчысы булган Надежда Николаевна Иголкинаны бик яхшы беләләр. Ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары иясе, медальләре дә байтак, "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" исемен йөртә. Иеде менә 20 елга якын ул лаеклы ялда. Өлкәннәр көне алдыннан без аның гаиләсендә булдык. Надежда Николаевна бик тыйнак...

Яңачишмәлеләр элекке ХХ партсъезд исемендәге колхозның алдынгы савымчысы булган Надежда Николаевна Иголкинаны бик яхшы беләләр. Ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары иясе, медальләре дә байтак, "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" исемен йөртә. Иеде менә 20 елга якын ул лаеклы ялда. Өлкәннәр көне алдыннан без аның гаиләсендә булдык.
Надежда Николаевна бик тыйнак хатын-кыз, шуңа да элек тә, хәзер дә үз орден һәм медальләрен тагып йөрергә һәрвакыт тартынган: бүләк өчен түгел, ә намусы кушканча хезмәт куйган. "Нәрсәгә мактанып йөрим? Барысы да эшләде бит. Мин дә кулымнан, көчемнән килгәнчә тырыштым", - ди ул.
Хезмәт елларын ул җылы сүзләр белән искә ала:
-8 сыйныфтан соң 15 яшемдә мин фермага эшкә килдем. Авылдан каядыр читкә китү турында уемда да булмады. Үз эшемне яраттым һәм 42 елымны шул эшкә багышлавыма бер дә үкенмим.
-Хезмәттәге уңышларыгызның сере нидә?
-Беренче чиратта, терлекләргә булган мөнәсәбәттә әлбәттә. Аларга карата үзеңне ничек тотсаң, нәтиҗәсе дә шундый булачак. Алар да бит иркәләгәнне ярата, барысын да аңлыйлар, тик сөйли генә алмыйлар. Мин аларны һәрвакыт кызгандым.
Надежда Николаевна фермада бүгенге көндәге һәм үзе эшләгән чаклардагы эш шартларын чагыштыра:
-Карыйм да, хәзер савымчылар ак халатта, сөтне сөт үткәргеч буенча гына җибәрәләр, ә без бар эшне дә кул көче белән башкардык. Печәнен дә, саламын да үзебез ташыган чаклар булды, үзебез ашаттык, тиресне дә җыештырып чыгара идек. Фонарь уты яктысында кул белән саудык. Иртәдән кичкә кадәр авыр хезмәт булды. Аннары инде аппаратлар да бирделәр, тиресне түгү өчен транспортер да эшләде.
Тормыш иптәше Константин Михайловичның шофер стажы 40 елга якын. "Сельхозтехника"да, "Сельхозхимия"дә эшләгән, пенсиягә чыгар алдыннан ТКХ да каравылчы булып хезмәт куйган.
-Әкрен генә яшәп ятабыз. Бакча эшләрен дә бергәләп башкарабыз. Элек сыерыбыз да бар иде, сарыклар, дуңгызлар, казлар, үрдәкләр дә асрадык, хәзер тавыклар гына тотабыз - сәламәтлегебез бик үк шәптән түгел, - ди ул.
-Яшь чаклар түгел шул. Күптән түгел миңа операция ясадылар, ә аңа кышын бер-бер артлы ике операция булды, - ди Надежда Михайловна. - Ни белән мәшгульбез дигәндә, мин чиркәүгә, зур кызым Зинага, ә Константин Михайлович - кибеткә йөри, аз-маз балта эшләрен дә башкара: көчле давылдан соң өй түбәсен ямап куйды әле. Ул һәр эшкә маһир кеше: мунчаны да, сарайны да, утынлыкны да үз куллары белән ясады. Операция кичергән булса да, үзен нык тота, йортны да гел карап тора, - дип, Надежда Николаевна ирен мактап куйды. - Телевизион тапшыруларны да карап барабыз, бигрәк тә яңалыкларны.
Константин Михайлович тәмле итеп пешерә дә белә икән. Тормыш иптәше һәм кече кызы Ольганы берсүзсез алыштыра ала. Өйләрендә бар да матур итеп ясалган, куелган: кызлары Ольга дизайнер эшен бик оста башкарганы күренеп тора. Бар җирдә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.
Язмам геройлары бүгенге тормышлары турында күп сөйләргә яратмыйлар, нинди генә сүз башласаң да, элеккегә барып тоташа. Чөнки әлеге кешеләр тормышында иң мөһиме эш булган. Аңа карата булган мөнәсәбәте турында Надежда Николаевна болай ди:
-Эшне бар күңелемне биреп башкарам, һәрвакыт шулай булдым, башкача булдыра алмыйм.
-Кайсысы яхшы: эшләүме яисә пенсиядә ял итүме?
-Эшләгәндә авырарга вакыт юк. Пенсиягә чыгу белән бар авырулар баш калкыта, - ди Константин Михайлович.
15 сентябрь көнне алар бергә гомер итә башлауларына 40 ел булуны билгеләп үткәннәр, 1 октябрьдә гаилә башлыгына 74 яшь була, ә гыйнварда Надежда Николаевнаның юбилее -75 яшь тула. Бердәнбер оныклары Денис КДЭУ тәмамлаганнан соң эшкә районга кайткан: хәзер гаилә бергә җыелган, шуңа да алар киләчәккә өмет белән карыйлар. Сәламәтлекләрен дә ныгытканнар, пенсияләре дә яхшы: -Хәтер калырлык түгел. Дәүләт пенсионерларны онытмый, район башлыгы Вячеслав Михайлович та өлкәннәрне хөрмәт итә. Кайгыртучанлык күрсәткән өчен барысына да рәхмәт!
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X