Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Тәртипләре каралды

6 майда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышында ата-ана вазыйфасын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен 6 кеше җаваплылыкка тартылды.

71 нче законны бозган яшүсмерләр өчен дүрт ана җаваплылыкка тартылды. Ике егет - Евгений (Ленино авылы) һәм Денис (Яңа Чишмә) төнге сәгать 10 да урамда йөргәннәр (бу гамәлләре беренче тапкыр), характеристикалары уңай, үз гаепләрен таныганнар һәм аларның әти-әниләре кисәтү белән генә чикләнделәр.
Алексей (Яңа Чишмәдән) төнге 11 нче яртыга кадәр Мәңгелек ут янында тоткарланган, шуның өчен аның әнисе 500 сум штраф түләячәк.
Барыннан да күбрәк Никитаның әнисе зыян күрде (Екатерина Бистәсе): аңа 2 мең 500 сум штраф билгеләнде. Дөрес, Никита ул акчаларны үзем эшләп табачакмын, диде.
Гр. С. (Яңа Чишмә) кисәтү белән котылды. Педиатрлар аны авыру баласы янына исерек хәлдә килүен күреп алганнар, өстәвенә, әни кеше баласын имезә дә икән.
Яңа Чишмәдә яшәүче тагын бер хатын-кыз - С. полиция хезмәткәрләре тарафыннан урамда тоткарлана. Чамасыз эчкәнлеге аркасында ул хәтта мөстәкыйль рәвештә йөри дә алмаган, ә бит аның янында 6 яшьлек улы да булган. Ялгыз әнигә закон тарафыннан каралган штраф түләргә туры киләчәк.
Күптән түгел Яңа Чишмәгә даими яшәр өчен тагын бер хатын-кыз (гр.С.) күчеп килгән. Әлеге күп балалы ялгыз ана балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары күзәтүе астында тора. Кайгыртучан һәм балаларын яратучы ана, спиртлы эчемлек кулланганнан соң башын югалта, өйдә җәнҗал куптара. Шунлыктан гр-ка С.га дәваланырга тәкъдим ителде, дәваланган өчен түләүне "Кайгырту" ХСХКҮ үз өстенә ала.
Һәм, ниһаять, күңелле хәбәр - биш кешедән торган гаилә (өчесе - кызлар) үз гаиләсенә бер малай алу теләге белдергән. Булачак ата-аналар сүзләренә караганда, алар яңа туган сабыйны уллыкка алырга телиләр.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев