Туабыз, тормыш корабыз, аерылышабыз, үләбез
2012 елның I ярты елында районда 78 сабый туган, шуның 28-е гаиләдә - беренче, 28 бала - икенче, 14 - өченче һәм 8 бала дүртенче булып дөньяга килгән. Сабыйларның 36-сы - малай, 4-се - кыз. ЗАГС хезмәткәрләре яңа туган сабыйларга Максим, Анастасия һәм Алинә исемнәрен ешрак кушуларын искәрәләр. Бу мәгълүматларны...
2012 елның I ярты елында районда 78 сабый туган, шуның 28-е гаиләдә - беренче, 28 бала - икенче, 14 - өченче һәм 8 бала дүртенче булып дөньяга килгән. Сабыйларның 36-сы - малай, 4-се - кыз. ЗАГС хезмәткәрләре яңа туган сабыйларга Максим, Анастасия һәм Алинә исемнәрен ешрак кушуларын искәрәләр. Бу мәгълүматларны безгә ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова бирде.
Һәр авыл җирлегендә туган балалар саны, нигездә, яшь гаиләләр санына бәйле (хәер, статистика теркәлгән балаларның 35,6 проценты тулы булмаган гаиләләрдә тууын күрсәтә). Беренче ярты елда Яңа Чишмәдә 43 сабый туган, узган ел шул чорда бу сан 25 булган. Краснооктябрьлылар киләчәккә өмет белән яшиләр: анда 9 сабый дөньяга килгән, узган ел шушы чорда 5 кенә сабый туган. Ленинолылар да 2-4 балага ишәйгән. Шахмайда исә "рейтинг" төшкән: 6дан 3кә, Зирекледә 5тән 3кә калган. Әдәмсә белән Екатерина Бистәсенә быел "ләкләк" килмәгән. Шулай итеп, бездә республика күрсәткечен (1000 кешегә 7 сабый) куып җитә алмаганнар, күрсәткеч нибары - 5,6.
Шулай да киләчәккә өметләр бар, районда 36 пар никахлашкан, бу 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда 8 парга күбрәк. Әдәмсә һәм Екатерина Бистәсендә туйлар булмаган, Шахмайда - 4, Яңа Чишмәдә - 19, Красный Октябрьдә һәм Тубылгы Тауда - икешәр, калган авылларда берәр пар үзләрен никах җепләре белән бәйләгәннәр. Теркәлгән милләтара никахлар - 8, 1 пар балигъ булганчы никахлашкан. Аерылышулар да 3кә кимегән, районда 6 айда 20 пар аерылышкан. Шуларның 50%ы бергә әле 5 ел да яшәмәгән. Бу хәл Әдәмсәдә (3 пар), Красный Октябрьдә (2 пар), Яңа Чишмәдә (10 пар) булган, Архангел, Черемухово Бистәләрендә, Зирекле һәм Шахмайда, бәхеткә, тату яшәгәннәр.
Районда үлем-китемнең зур булуы борчу тудыра, ул туучылар санын узып китә, 6 айда үлем турында 108 акт төзелгән.
Вафат булучыларның 48 проценты ир-атлар, 52% - хатын-кызлар. Ир-атлар 40-79 яшьтә, хатын-кызлар 80 яшьне узгач дөнья куйганнар. Кызганычка каршы, үлгән ир-атларның 48 проценты пенсия яшенә дә (60 ка) җитә алмаган. Хатын-кызлар арасында бу күрсәткеч 9%ка тигез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев