Туган мәктәбенә ярдәм
Волчья Бистәсе мәктәбендә агымдагы ремонт төгәлләнгән, аны ремонтлауга мәктәпнең элеккеге укучысы Насыйх Мортазин акча бүлеп биргән.
Котельныйның түбәсе алыштырылган, мәктәп бинасының стеналары һәм идәннәренә тулысынча косметик ремонт ясалган, спорт мәйданчыгы тирәсе тотып алынган, мәктәп яны участогы коймасы буялган. 23-24 июльдә мәктәп хезмәткәрләре мәктәп бинасын, аның тирәсен җыештыруга керешкәннәр. Волчья Бистәсе мәктәбендә 50ләп укучы укый. Бистәдә быел 22 июльдә беренче бала туу теркәлгән. Мәктәпнең булачак укучысы Алена 13 июльдә Татьяна белән Иван Зубатовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев