Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Туган йорттан да яхшырак урын юк

1 декабрь көнне Черемухово Бистәсендә яшәүче Анна Алексеевна Захаровага 90 яшь тулды.


Биш ел инде ул Черемухово Бистәсендәге йортында даими яшәми: әле анда, әле кызы Антонинаның Түбән Камадагы фатирында яши. Анна Алексеевна нигезен бик сагына, шуңа күрә Антонина ире белән ел саен 20 марттан 20 октябрьгә кадәр әнисе белән туган авылында яши. Кышын да ай саен 7-10 көн авылда торалар – коммуналь хезмәтләргә түлиләр. Шуңа күрә Анна Алексеевна туган йортыннан елына өч ай гына аерылып тора. - Без аны монда ялгызын гына калдырырга теләмибез, гәрчә өйдә җылы, барысы да яхшы булса да. Әни олы яшьтә бит инде, куркабыз, - ди Антонина.  Кызы ире белән пенсионерлар, балалары аерым яши. Шуңа да авылда да, шәһәрдә дә әниләре аларның гаиләсенең даими әгъзасы.
Туган йортларына кайткач, биредә яшелчә утырту, бакчаны карау, аннан уңыш җыю чоры башлана. Бу йортта Анна Алексеевна ире Александр Иванович белән 65 елдан артык яшәгәннәр. 1950 елда өйләнешкәч, ике ел каенана һәм каената белән яшәгән, ә аннары шушы йортны төзеп бетергәннәр. Ничек инде шуны сагынмасын ди, һәрбер дивары якын. - Әни өйгә кайтырга җыенганда да, өйдән чыгып киткәндә дә гел елый, - дип сөйли Антонина.
Анна Алексеевнаның Түбән Камада тагын өч улы яши: Петр, Владимир, Анатолий. Туган-тумача янәшәдә булганда әйбәт. Сигез ел элек улы Александр вафат була, ул аерылышканнан соң әнисе янында яшәгән. Черемуховода йортны карап торучы, бүлмә гөлләренә су сибүче игелекле күршеләре генә калган.
Җәйгә авылга кайткач, Анна Алексеевнаның икенче яшьлеге башлана кебек. Авыл кешесе кош-корттан башка яши алмый бит. Әби дә тавыклары янында мәш килә, көченнән килгәнчә яшелчә утырту, су сибү, чүп утау белән шөгыльләнә. Төп эшләрне, әлбәттә, балалары башкара, ә ул алар белән бик теләп җитәкчелек итә. Түбән Камада исә аның бөтен эше - кышның озын кичләрендә телевизор карау. Хәер, «Әйдә өйләнешәбез» тапшыруын, яшьлектәге нәфис фильмнарны карарга ярата. Күзлексез укый һәм хәтта энә дә саплый.
Әнисе аңа ике яшь булганда вафат була, аны үги әнисе тәрбияли. Ике сыйныф тәмамлагач, бик яшьли совхозда эшли башлый. Сугыш вакытында Әлмәт районында урман хәзерләүдә, сугыштан соң төрле эшләрдә катнашкан. 1950 елда яшьтәше, авылдашы Александр Захаровка кияүгә чыга. Гаилә коргач, тормыш иптәше читтән торып техникумда бухгалтерга укый.
Гомеренең зур өлешен Анна Алексеевна өйдә хуҗабикә буларак үткәрә, ире гаиләне тәэмин итә. - Иртә торып мич яктым, коедан су ташый идем,  ул бик күп кирәк иде, Төшкә кадәр суны өйгә кертсәк, төштән соң ишегалдына – терлекләргә чыгара идек, - ди әби. Балаларны ашатырга,киемнәрен юарга, иренә яңа күлмәк һәм костюм әзерләргә. Чөнки колхозның баш хисапчысы һәрвакыт халык күз алдында. Анна Алексеевна инәне дә кулына еш алган, чөнки тегәргә һәм чигәргә бик ярата. Бөтен гаиләне оекбашлар белән тәэмин итеп тора.  Анна Алексеевнага күп балалы ана буларак тапшырылган медальләр сакланмаган: алар белән кечкенә балалар уйнап, югалтып бетергәннәр. Тыл хезмәтчәне һәм Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре тора.
Хәзер балалары,  Анатолийдан кала, барысы да пенсиядә. Петр 65 яшькә кадәр кранчы, Александр совхозда 30 ел тракторчы, шофер булып эшлиләр. Владимир инженер-механик белгечлеге буенча югары белем ала, гомере буе транспорт оешмасын җитәкли. Антонина 28 ел ЭЭМ органнарында кадрлар бүлеге башлыгы булып хезмәт итә, Анатолий «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсендә эшли. Ходай Анна Алексеевнага 63 яшендә вафат булган ире өчен дә гомер биргән. Икесенә дә 35 яшь булганда, гаилә җитди сынау аша уза. Александр Ивановичка инсульт була. Озак вакытлар ятып кына тора, сөйләшә дә алмый. Берничә ай дәвамында хастаханәдә дәвалана, аннан өйдә. Анна Алексеевна һәрвакыт аның янәшәсендә була, тәрбияли, балаларын карый. Ире ике елдан соң, инвалидлыктан баш тартып, эшкә чыга, чөнки гаиләне туендырырга кирәк була. Биш онык туа, Анатолийның ике баласын, аннан соң туган тагын ике оныкны ул инде күрә алмый, вафат була.
Захаровларның нәселе зур. Антонина әтисенең туганнан туган абыйсы Петр Ярмөхәммәтовның (Сокурыда яши) үз нәселе турында китап бастырырга уйлавын сөйләде.  Аның өч югары белеме бар, үзе дә иҗади кеше: шигырьләр, проза яза. Петр архивларда эшләгән, аннан ата-бабаларының тормыш еллары, шөгыльләре турында күп мәгълүмат туплаган. Хәзерге вакытта яшәүче күп санлы туганнарының мәгълүматын һәм гаилә архивларыннан фотосурәтләрне җыйган. Петрның кызы нәшриятта эшли, аның ярдәме белән 2016 елда 50 дән артык данәдә (һәр туганы өчен) «Захаровлар нәселе» китабы дөнья күрә. Анна Алексеевнада да берсе бар.
Балалар, оныклар, оныкчыклар бергә җыелып яраткан әниләренең һәм әбиләренең юбилеен билгеләп үткәннәр. Алар бик күбәү булганга, кафега заказ биргәннәр.
Юбилей алдыннан Антонина әнисе белән 5 көн Черемуховода булганнар. Юбилярга котлау һәм бүләкләр белән район хакимиятеннән, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм, мәктәптән дә килгәннәр. Күршеләре дә булган. Анна Алексеевна һәм Антонина аларга җылы сүзләре һәм изге теләкләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр. Без дә Анна Алексеевнаны юбилее белән котлыйбыз!

Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев