Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Туксанда да җитез

Чаллы Башы авылында яшәүче Әсәдулла Нәсибулла улы Габделвәлиев 6 февральдә үзенең 90 яшьлеген билгеләп үткән.

Олы яшьтә булуына карамастан, ул өйдә утырып тормый, улы белән бергәләп йорт тирәсендә катнаша. Тормыш иптәше Хашия әби белән Әсәдулла бабай кече уллары Марат һәм киленнәре Гөлфинур тәрбиясендә яшиләр. Хуҗалыклары бик зур: 7 баш сыер, ат һәм 10 тай тоталар. Хуҗалыкны карарга һәм алып барырга күп көч кирәк. Улы белән килене каршы килсәләр дә (үзен сакларга кушалар), ярдәм булсын дип, Әсәдулла бабай көн саен кулына сәнәк һәм көрәк алып, терлекләргә азык сала. Әсәдулла бабай кешене эш түгел, эшсезлек харап итә, ди.
Без килгәндә Әсәдулла бабай сарайда иде, ул бүлмәгә килеп кергәч, үзебез дә шаккаттык, аңа һич кенә дә 90 яшь бирмәссең: пөхтә, энергиясе ташып, күзләреннән нур бөркелеп тора.
- Көндез ял итеп ятып булмый, аның өчен төн бар, - ди ул. - Терлек-туар булмаса, гел ял итеп ятырга гына кала. Аллага шөкер, тота алабыз әле.
Әсәдулла бабайга күз генә тимәсен, исәнлеге бар, үзе әйткәнчә, хезмәт сәламәтлекне арттыра гына.
Авыл малаеның сугыш чорындагы балачак биографиясе гади, кече яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1945 елда тракторчылар курсын тәмамлап, үз тормышын әлеге "тимер ат" белән нык итеп бәйләгән. 1948 елда тормыш корган, ә 4 айдан соң аны армия хезмәтенә алалар. 4 ел Читада хезмәт иткән, ә тормыш иптәше Хашия исә сабыр гына көткән. Демобилизацияләнгәннән соң пенсиягә кадәр тракторчы булып эшли, өстәвенә 18 ел трактор бригадасын җитәкли. Авылда беренче кирпеч йортны үзенә Әсәдулла бабай төзегән: әлеге йорт иркен, биек түшәмнәр, әллә ничә бүлмәле, күмер ягып җылытыла торган булган (ул чакта әле газ булмаган). Алар хәзер дә шунда яшиләр. Яшьтән үк балта эшен яраткан, үзе җиһазлар ясаган, кайчакларда юк-юк та кулына инструмент алып, үткәннәрне искә төшерә ул. Хашия Сәмигулла кызына 92 яшь һәм 2018 елның маенда Габделвәлиевлар бергә гомер итүләренең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Алар җиде бала тәрбияләп үстергән, 14 оныклары һәм 14 оныкчыклары бар. Хәзер Хашия әби авыр хәрәкәтләнә, аны ире карый. Марат һәм Гөлфинур да булыша. Әти-әниләренең бүлмәләре аерым. Буш вакытларында алар телевизордан яңалыклар карыйлар, Әсәдулла бабай карчыгына газеталар укый. Әтиләренең юбилеена балалары зур суыткыч бүләк иткән. Әсәдулла бабай авылда да җәмәгать эшләрендә катнаша, мәчетне яңадан корганда булышкан, төзелеш материалларын кайгыртып йөргән, һәрвакыт мәчеткә йөри, анда ул иң өлкәне. Авылда 92 яшьлек тагын бер бабай бар, ә җитезе бер ул гына.
- Озын гомерле булуыгызның рецепты белән уртаклашыгыз әле, Әсәдулла бабай. - Рецепты гади аның: хезмәт, хезмәт һәм тагын бер кат хезмәт, - ди ул. - Кешене хезмәт тота һәм тормышта чыныктыра. Хәрәкәттә булырга һәм һичшиксез эшләргә кирәк. Эшсез ничек яшәргә ди?
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев