Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Тылда җиңүне якынайтучылар

Ра­йон­ның ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты 5 май­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­рын­да ра­йон ба­су­ла­рын­да трак­тор­чы бу­лып эш­лә­гән, тыл­да эш­ләп җи­ңү кө­нен якы­найт­кан ха­тын-кыз­лар бе­лән оч­ра­шу оеш­тыр­ды. Оч­ра­шу ра­йон үзә­ген­дә­ге ур­та мәк­тәп­тә, өй­дә­ге­чә бик җы­лы шарт­лар­да үт­те. Ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры, ра­йон­ның ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты рә­и­се На­и­лә За­ки­ро­ва Ва­тан ха­кы­на фи­да­карь хез­мәт куй­ган элек­ке­ге трак­тор­чы­лар­га рәх­мә­т...

Ра­йон­ның ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты 5 май­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­рын­да ра­йон ба­су­ла­рын­да трак­тор­чы бу­лып эш­лә­гән, тыл­да эш­ләп җи­ңү кө­нен якы­найт­кан ха­тын-кыз­лар бе­лән оч­ра­шу оеш­тыр­ды. Оч­ра­шу ра­йон үзә­ген­дә­ге ур­та мәк­тәп­тә, өй­дә­ге­чә бик җы­лы шарт­лар­да үт­те. Ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры, ра­йон­ның ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты рә­и­се На­и­лә За­ки­ро­ва Ва­тан ха­кы­на фи­да­карь хез­мәт куй­ган элек­ке­ге трак­тор­чы­лар­га рәх­мә­т сүз­лә­ре иреш­тер­де.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Ур­та мәк­тәп­нең бәй­рәм­чә ма­тур итеп би­зәл­гән акт­лар за­лын­да трак­тор­чы ха­тын-кыз­лар өчен сый-нигъ­мәт ту­лы өс­тәл­ләр әзер­лән­гән иде. Ра­йон­ның иң әй­бәт ар­тист­ла­ры алар­га үз җыр­ла­рын бү­ләк ит­те­ләр. "За­жи­гай" төр­ке­ме баш­ка­ру­ын­да су­гыш ел­ла­ры те­ма­сы­на по­пур­ри яң­гы­ра­ган­нан соң, трак­тор­чы­лар­га сә­лам­ләү сүз­лә­ре бе­лән На­и­лә За­ки­ро­ва мө­рә­җә­гать ит­те. Ул су­гыш чо­рын­да ир-ат­лар­ны алыш­ты­рып, ко­рыч ат­лар­ны ияр­лә­гән ха­тын-кыз­лар­га олы рәх­мәт­ләр әйт­те. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ул авыр су­гыш ел­ла­ры­ның те­ре ша­һит­ла­ры ел­дан-ел ки­ми ба­ра. Су­гыш ел­ла­рын­да иң авыр йөк, тор­мыш мә­шә­ка­те шу­шы нә­фис зат­лар­га: ха­тын-кыз­ла­ры­быз һәм кыз-кыр­кын җил­кә­се­нә төш­кән. Бу көн­не җы­ел­ган ха­тын-кыз­лар­ның яз­мыш­ла­ры ох­шаш, алар яз­мы­шы­на күп сы­нау­лар ту­ры кил­гән. Һәр­бер трак­тор­чы - ха­тын-кыз ту­рын­да оч­ра­шу­ны алып ба­ру­чы Ан­на Су­во­ро­ва бе­лән Ил­наз Шәй­хет­ди­нов җы­лы итеп сөй­лә­де­ләр, шул ва­кыт­та эк­ран­да ве­те­ран­нар­ның ту­ган­на­ры ара­сын­да төш­кән фо­то­рә­сем­нә­ре күр­сә­тел­де. Ве­те­ран­нар­ның бер­се эш­лә­гән трак­тор­ның сак­ла­нып кал­ган су­рә­те ха­тын-кыз­лар­ның нин­ди шарт­лар­да хез­мәт куй­ган­на­рын ис­кәрт­те. Алып ба­ру­чы­лар бе­рен­че бу­лып шу­шы ел­ның 20 ап­ре­лен­дә яз­мы­шы ту­рын­да га­зе­та­быз­да сөй­лән­гән Ан­то­ни­на Коз­ло­ва­ны тәкъ­дим ит­те­ләр.

14 яшен­дә Клав­дия Поп­ко­ва трак­тор­чы­лар кур­сын­да бе­лем эс­тәп, фронт­ка кит­кән әти­сен алыш­тыр­ган. "Эш­ләр­гә бик кы­ен иде, кыш­ла­рын 40 гра­дус­лы сал­кын­да трак­тор ре­монт­ла­вы җи­ңел тү­гел, ул чак­лар­да җы­лы­тыл­ган би­на­лар юк иде", - дип ис­кә ал­ды ул. Җи­ңү кө­нен ул ба­су­да кар­шы­ла­ган. Су­гыш­тан соң тор­мыш­ка чы­гып, 10 ба­ла ту­ды­рып үс­тер­гән, "Ге­рой ана" ор­де­ны бе­лән бү­ләк­лән­гән. Су­гыш баш­лан­ган­да 17 яшь­лек кыз - Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гын­нан Анас­та­сия Нес­те­ро­ва­ның да яз­мы­шы шу­ңа ох­шаш. Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә трак­тор­чы­га укы­ган­нан соң ул Ека­те­ри­на Бис­тә­сен­дә трак­тор­да эш­ли. Су­гыш­тан соң кия­ү­гә чы­гып, 9 ба­ла та­бып үс­те­рә. Хә­зер аның 17 оны­гы, 16 онык­чы­гы бар, ве­те­ран алар бе­лән го­рур­ла­на.

Чу­аш Ча­бак­са­рын­нан Ан­на Охот­ни­ко­ва фа­ра­сыз трак­тор­лар­да да тәү­лек әй­лә­нә­се­нә 12шәр сә­гать 2 сме­на­да эш­ләү­лә­рен ис­кә ал­ды. Төн­лә бри­га­дир та­ра­фын­нан мах­сус бил­ге­лән­гән кол­хоз­чы­лар ал­дан кул фо­на­ре бе­лән трак­тор­га юл күр­сә­теп бар­ган­нар.

Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гын­нан Юлия За­ха­ро­ва су­гыш ел­ла­рын­да са­бан­да трак­тор­чы яр­дәм­че­се бу­лып эш­лә­гән, төн­нә­рен оек­баш­лар бәй­ләп, алар­ны фронт­ка җи­бәр­гән. Кия­ү­гә чы­гып өч ул ту­дыр­ган, ире үл­гән­нән соң алар әни­лә­ре­нең ыша­ныч­лы та­я­ны­чы бул­ган­нар. Хә­зер аның 9 оны­гы, 12 онык­чы­гы бар. Авыр су­гыш ел­ла­рын ис­кә ал­ган­да Ма­рия Гу­ни­на күз яшь­лә­рен ты­еп ка­ла ал­ма­ды, авыр ир-ат хез­мә­те өс­те­нә сал­кын кыш­лар­ны ач­лык­ны ни­чек ки­че­рү­лә­рен, ни­чек тү­зү­лә­рен ис­кә алып сөй­лә­де. Баш­та ул Алек­се­евск ра­йо­нын­да трак­тор­чы бу­лып эш­лә­гән, ан­нан Яңа Чиш­мә­гә кү­чен­гән. Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­нән Ра­и­са Са­вель­е­ва 16 яшен­дә трак­тор­чы­лар кур­сын тә­мам­ла­ган. Ул ел­лар­да авыр хез­мәт­тән кыз­лар­ның ва­кы­ты бе­лән ру­ко­ят­ка әй­лән­де­рер­гә дә хәл­лә­ре кал­ма­ган, трак­тор ва­тыл­са, ва­кыт бе­лән, су­ык бе­лән исәп­ләш­ми аны ре­монт­лап чы­га­сы бул­ган. Кул­ла­ры өшеп, ти­мер­гә ябыш­кан, кыз­лар туй­ган­чы йок­лау ту­рын­да хы­ял­лан­ган­нар. Су­гыш­тан соң Ра­и­са баш­ка эш тап­кан, трак­тор­га бү­тән утыр­ма­ган. Акъ­яр­дан Ма­һи­рә Миф­та­хет­ди­но­ва­га шул көн­нәр­дә 88 яшь тул­ган. Су­гыш ел­ла­рын­да ул өч ел трак­тор­да эш­лә­гән, хә­зер авыл­да их­ти­рам­га ла­ек­лы шә­хес, авыл­да бар­ган бар­лык ча­ра­лар­да кат­на­ша, үсеп ки­лү­че яшь бу­ын ал­дын­да чы­гыш­лар ясый, ла­ек­лы бү­ләк­лә­ре дә бай­так. На­и­лә За­ки­ро­ва, аны кот­лап, аңа чә­чәк бәй­лә­ме бү­ләк ит­те, ә Ләй­сән Шәй­хет­ди­но­ва аның хөр­мә­те­нә мах­сус атап ма­тур җыр бү­ләк ит­те әсемдә). Шах­май­дан Зәй­нәп Хә­лиул­ли­на 1941 ел­ны өч ай­лык курс­лар­да бе­лем эс­ти, фронт­тан ин­ва­лид бу­лып кайт­кан Га­ри­фул­ла Шә­ри­фул­лин­нан трак­тор­чы һө­нә­ре­нә өй­рә­нә һәм агач шак­мак ягып эшләү­че га­зге­не­ра­тор­лы трак­тор­да эш­ли. Хә­зер ул мәк­тәп­тә да­и­ми ку­нак, үзе­нең ха­ти­рә­лә­рен ба­ла­лар бе­лән бик те­ләп ур­так­ла­ша. Су­гыш­тан соң­гы ел­лар­да Зи­рек­ле­дән Мөн­җия Нә­биул­ли­на, Ру­ша­ния Ид­ри­со­ва һәм Чер­туш­тан Зәй­тү­нә Га­ли­е­ва­лар трак­тор­чы бу­лып эш­лә­гән­нәр. Кай­ча­гын­да алар­ның бү­ген дә трак­тор ры­ча­гы ар­ты­на уты­рып, тех­ни­ка­ның ку­ә­тен то­я­сы­ла­ры ки­леп ки­тә әле. Ил­наз һәм Ләй­сән Шәй­хет­ди­нов­лар, Фа­ил Ми­на­бет­ди­нов, Ве­ра Ко­но­ва­ло­ва, Чу­аш Ча­бак­са­рын­нан "Си­не сө­ям" три­о­сы трак­тор­чы ха­тын-кыз­лар­га үз­лә­ре­нең җыр­ла­рын бү­ләк ит­те­ләр. Оч­ра­шу ике сә­гать дә­вам ит­те, трак­тор­чы ха­тын-кыз­лар үз яз­мыш­ла­ры­на ка­ра­та мон­дый игъ­ти­бар­дан кү­ңел­лә­ре ту­лып, үт­кән­нәр­не ис­кә ал­ды­лар, хәт­та бе­раз би­еп тә ал­ды­лар, "День По­бе­ды" җы­рын көй­лә­де­ләр һәм шун­дый ара­ла­шу, сый-нигъ­мәт­ләр һәм бү­ләк­ләр өчен оеш­ты­ру­чы­лар­га рәх­мәт бел­дер­де­ләр. Ча­ра­ны тө­гәл­ләү ал­дын­нан На­и­лә За­ки­ро­ва авыр су­гыш ел­ла­рын­да фи­да­карь хез­мәт­лә­ре өчен трак­тор­чы ха­тын-кыз­лар­га күп мәр­тә­бә­ләр рәх­мәт бел­дер­де.

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, су­гыш ел­ла­рын­да трак­тор­чы бу­лып эш­лә­гән ха­тын-кыз­лар: Ма­рия Зе­ва­ки­на һәм Тать­я­на За­ха­ро­ва (Ека­те­ри­на Бис­тә­се), Дарья Уди­ря­ко­ва һәм Ма­рия Ен­ду­га­но­ва (Чу­аш Ча­бак­са­ры), Алек­санд­ра Си­лю­ти­на һәм Ма­рия Шаш­ки­на (Пет­ро­па­вел Бис­тә­се), Әми­нә Кә­ли­мул­ли­на (Шах­май) һәм Ха­ти­мә Га­фи­я­тул­ли­налар (Чал­лы Ба­шы), авы­ру булу сә­бәп­ле, ча­ра­да кат­на­ша ал­ма­ды­лар. Ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты әгъ­за­ла­ры, ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­сар­ла­ры На­деж­да Поп­ко­ва һәм Ва­лен­ти­на Се­ме­няк алар­ның өй­лә­рен­дә бу­лып, якын­ла­шып ки­лү­че Җи­ңү кө­не бе­лән кот­ла­ды­лар, азык-тө­лек ту­ты­рыл­ган па­кет­лар тап­шыр­ды­лар.

Ра­йон­ның ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты Ва­тан өчен авыр бул­ган ел­лар­да ир­ләр эшен үз өс­лә­ре­нә алып, трак­тор ры­ча­гы бе­лән ида­рә ит­кән ха­тын-кыз­лар бе­лән оч­ра­шып, ис­кит­кеч шәп ча­ра үт­кәр­де. Тыл­да Җи­ңү яу­лау­чы­лар­ның ба­ры­сы ал­дын­да да баш ия­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев