Төзәлү юлында
Аракы эчү һәм беркая да эшләмәү чиктән ашкан оятсызлык, күпләр бу гамәлләре өчен ояла белә, ә кайберәүләргә - диңгез тубыктан, исләре дә китми, - 31 июль көнне чираттагы рейд вакытында ике торак пунктта: Петропавел Бистәсендә һәм Яңа Чишмәдә булып кайткан балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары нәкъ менә шундый нәтиҗә...
Аракы эчү һәм беркая да эшләмәү чиктән ашкан оятсызлык, күпләр бу гамәлләре өчен ояла белә, ә кайберәүләргә - диңгез тубыктан, исләре дә китми, - 31 июль көнне чираттагы рейд вакытында ике торак пунктта: Петропавел Бистәсендә һәм Яңа Чишмәдә булып кайткан балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары нәкъ менә шундый нәтиҗә ясады.
Лариса ФЕДОРОВА
Петропавел Бистәсеннән авыр тормыш хәлендә булып саналган исәптә торучы ике гаилә "Кайгырту" ХСХКҮ ярдәме һәм КДН күзәтүе астында әлеге хәлдән уңай якка чыгу юлындалар. Бер гаиләдә хуҗа кеше эшкә урнашкан, спиртлы эчемлекләрне азрак куллана башлаган, димәк аларның биш баласы хәзер ачтан интекмәс дигән өмет бар, әмма зур гаилә яшәгән иске йортта, Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Дмитрий Шешолин фикеренчә, кыш чыгуы куркынычлык тудыра.
Икенчесе - өч бала яшәгән тулы булмаган гаилә: әниләре эшле булган булуын, хезмәт хакы зур булмаса да, хәзер ул балаларына пособие ала алачак. "Кайгырту" ХСХКҮ социаль педагогы Ольга Кузнецова балаларга лагерьга яки "Раздолье" шифаханәсенә (сайлый алалар) юллама тәкъдим иткән.
Шул ук авылда балигъ булмаган балалары булган спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланган икенче бер гаиләдә дә булдык. Людмиланың өендә тыныч: ул эшли, әлегә спиртлы эчемлекләргә кагылып та карамый. Тормыш иптәшенә аның өчен дә, үзе өчен дә оят түгел, ул янгын куркынычсызлыгы буенча кимчелекләрне бетерү буенча үз эшен күрсәтә (элегрәк аңа күрсәтмә язылган булган). Өенә каникулга кайткан кызлары да бәхетле күренә. КДН секретаре Илсия Шәмсиеваның: "Ничек яшисең?" - дигән соравына, елмаеп: "Яхшы!" - дип җавап бирде. Ә менә өч бала анасы (берсенә ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән) әллә эш, әллә тормыш иптәше эзләүдә. Күптән түгел булган инцидент шуны раслый: бергә яшәүче ирдән ире янына киткән, анда ике баласын калдырып, эш эзлим дип, ике көнгә юкка чыккан. Ярый әле үзе табылган… Ә менә балигъ булмаган өч улы булган әни кешене, Ф.ны, бу көнне таба алмадык: өе бикле, бакчада, йортта - тынлык. Участковый Илгиз Мохтаров бу гаиләдә хезмәтем буенча еш булам, диде, профилактик әңгәмәләр алып барылуга, административ чаралар күрелүгә карамастан, гражданка эчүен дәвам итә, ди.
Район үзәгендәге уңышсыз гаиләләргә рейд барышында исерекләре ачыкланмады. Комиссия әгъзалары: РМБ белгече Лилия Мохтарова һәм "Кайгырту" ХСХКҮ психологы Елена Ярушкина: "Димәк, әле бар да бетмәгән, гражданнар җәмгыятьнең аларның гаиләләренә «баткаклыктан» чыгарга ярдәм итәргә тырышуын аңлыйлар булса кирәк, шуңа да эшләмичә эчеп ятулары өчен оялалардыр, мөгаен, дип фаразладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев