Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Уңай нәтиҗәләр бар

24 гыйн­вар­да Акъ­яр авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты АМЙ-да 2012 ел­да эш­лән­гән эш­ләр һәм агым­да­гы ел­га бу­рыч­лар ту­рын­да ха­лык ал­дын­да исәп-хи­сап тот­ты. АҖ Со­ве­ты­ның ки­ңәй­тел­гән уты­ры­шын­да ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов кат­наш­ты һәм чы­гыш яса­ды.

Акъ­яр АҖ баш­лы­гы Да­ни­яр Гай­нул­лин авыл җир­ле­ге Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты от­че­тын­да авыл­да­гы уч­реж­де­ни­е­ләр­нең эше­нә тө­гәл һәм ту­лы ана­лиз яса­лды, от­чет­та ШЯХ-ны үс­те­рү, авыл­ны тө­зек­лән­де­рү мәсь­ә­лә­лә­рен­дә уңай нә­ти­җә­ләр бу­луы бил­ге­ләп үтел­де. Ке­ше­ләр баш­кар­ма ко­ми­тет­ка мө­рә­җә­гать итә һәм проб­ле­ма­ла­рын хәл итә ал­сын­нар өчен ха­ки­ми­ят ор­ган­на­ры­ның үтә алыр­лык бу­луы җир­ле ха­лык­ның мәсь­ә­лә­лә­рен һәм проб­ле­ма­ла­рын хәл итү­дә төп бу­рыч бу­лып то­ра. 2012 ел­да шун­дый 436 мө­рә­җә­гать бул­ган, ни­гез­дә алар со­ци­аль юнә­леш­кә, йорт­ка до­ку­мент­лар рәс­ми­ләш­те­рү­гә, пен­си­я­гә һ.б. ка­гы­лыш­лы.

Со­вет­ның 9 уты­ры­шын­да мил­ли про­ект, Җи­ңү кө­не­нә хә­зер­лек, азык хә­зер­ләү­дә ха­лык­ка яр­дәм итү, уч­реж­де­ни­е­ләр­не ягу се­зо­ны­на хә­зер­ләү һ.б. бу­ен­ча 22 мәсь­ә­лә ка­рап тик­ше­рел­гән.

2012 ел­да та­гын җә­мә­гать­че­лек Со­ве­ты­ның 14 уты­ры­шы үт­кә­рел­гән, ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты - 4, ве­те­ран­нар Со­ве­ты 5 уты­рыш үт­кәр­гән, алар­да авыл тор­мы­шы­на ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр ка­рал­ган, эш­лә­мәү­че­ләр­не эш­кә ур­наш­ты­ру, эчү­че­лек бе­лән кө­рә­шү бу­ен­ча ча­ра­лар кү­рел­гән, мәк­тәп­тә һәм ба­ла­лар бак­ча­сын­да тук­ла­ну­ны оеш­ты­ру, граж­дан­нар­ны да­ру­лар бе­лән тәэ­мин итү, куль­ту­ра­лы ял итү­не оеш­ты­ру ке­бек кө­нү­зәк мәсь­ә­лә­ләр тик­ше­рел­гән.

Авыл җир­ле­ген­дә 418 ке­ше тер­кәл­гән, шу­лар­ның 352-се авыл­да яши. Пен­си­о­нер­лар - 100, эш­кә сә­ләт­ле ха­лык - 153, ба­ла­лар - 63 ке­ше. 2012 ел­да 3 ба­ла ту­ган, 7 ке­ше җир­лән­гән.

Ха­лык­та 68 җи­ңел ав­то­ма­ши­на, 6 трак­тор, 67 йорт­та те­ле­фон (бар­лы­гы 132 йорт), 58 компь­ю­тер (ин­тер­нет­ка то­таш­кан) бар.

Ха­лык тер­лек­не күп ас­рый, бу­сы сө­ен­де­рә. 2011 ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да МЭТ-нең баш са­ны арт­кан һәм хә­зер ул 261 баш тәш­кил итә (шул исәп­тә 122 сы­ер), 500гә якын са­рык, 7 ат, 34 баш умар­та бар.

Чы­гыш ясау­чы 2012 ел­да бюд­жет үтә­ле­ше­нә ана­лиз яса­ды, са­лым­нар җыю, ШЯХ-ны үс­те­рү һәм үз­мәш­гуль­лек­кә ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр­гә тук­тал­ды (ШЯХ бу­ен­ча кре­дит­лар би­рү­дә Акъ­яр авы­лы ра­йон­да ал­дын­гы урын­ны би­ли - 100 йорт­ка 47 кре­дит, бар­лы­гы 9 млн. сум­нан ар­тык­лык кре­дит алын­ган), һәр бюд­жет уч­реж­де­ни­е­се эшен тө­гәл итеп ха­рак­тер­ла­ды (ни­ләр эш­лән­гән, та­гы ни­ләр эш­ли­се бар).

Сы­ер­лар­ның баш са­ны ар­ту бе­лән шәх­си ху­җа­лык­лар­дан сөт са­ту да ар­та ба­ра - 2012 ел­да 4,1 млн. сум­лык 420 тон­на про­дук­ция са­тыл­ган.

Соң­гы ел­лар­да авыл си­зе­лер­лек ях­шыр­ган - 400дән ар­тык агач утыр­тыл­ган, йорт ти­рә­лә­ре тәр­тип­кә ки­те­рел­гән, 700 метр­дан ар­тык суүт­кәр­геч су­зыл­ган, чүп-чар таш­лау уры­ны тө­зек­лән­де­рел­гән. Әле­ге юнә­леш­тә эш­ләр дә­вам ит­те­ре­лә­чәк.

Чы­гыш ясау­чы шу­лай ук авыл­да "Ве­те­ран­нар­га - то­рак" прог­рам­ма­сы­ның тө­гәл­лә­нүе ту­рын­да бил­ге­ләп үт­те (алар­ның ба­ры­сы да то­рак ал­ган), авыл­да оеш­ты­рыл­ган һәм үт­кә­рел­гән ча­ра­лар­ны, алар­ны үт­кә­рү­дә хи­мая яр­дә­ме күр­сә­тү­че­ләр­не, бу­лы­шу­чы­лар­ны атап үт­те.

Тө­зек­лән­де­рү, га­и­лә фер­ма­ла­рын үс­те­рү һәм ки­лә­чәк­тә авыл хал­кы­ның имин­ле­ген арт­ты­ру мәсь­ә­лә­лә­рен­дә эш­не кө­чәй­тү бу­ен­ча агым­да­гы ел­га бу­рыч­лар куй­ды.

Уты­рыш­та шу­лай ук по­ли­ци­я­нең учас­ток инс­пек­то­ры Ра­мил Та­һи­ров­ның от­че­ты да тың­лан­ды. Аның чы­гы­шын­да әле авыл­да җи­на­ять­че­лек дә­рә­җә­се­нең юга­ры бу­луы (ел бу­е­на 5 җи­на­ять) бил­ге­ләп үтел­де.

- Гыйн­вар-фев­раль ай­ла­рын­да бар­лык авыл җир­лек­лә­ре баш­кар­ма ко­ми­тет­ла­ры­ның от­чет­ла­ры тың­ла­на­чак, - дип бил­ге­ләп үт­те ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов үз чы­гы­шын­да. Ул җы­е­лу­чы­лар­ны 2012 ел­да ра­йон­да­гы эш нә­ти­җә­лә­ре бе­лән та­ныш­тыр­ды. Ак­бү­ре­дә МЙ тө­зел­де, Чер­туш­та клуб тө­зе­лә­чәк, Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­се һәм Кр. Ок­тябрь мәк­тә­бе ре­монт­лан­ган, агым­да­гы ел­да Шах­май, Зи­рек­ле һәм Че­ре­му­хо­во мәк­тәп­лә­ре­нә дә ка­пи­таль ре­монт яса­ла­чак, Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә яңа ФАП тө­зел­гән, 10 ФАП-ка ре­монт ясал­ган, 2013 ел­да Рус. Ча­бак­са­рын­да һәм Чал­лы Ба­шын­да яңа ФАП-лар тө­зе­лә­чәк һәм 6-сы ре­монт­ла­на­чак, 142 су­гыш ве­те­ра­ны һәм су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар­ның тол кал­ган ха­тын­на­ры то­рак бе­лән тәэ­мин ител­гән, су бе­лән тәэ­мин итү, юл­лар­ны тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча бай­так эш­ләр эш­лән­гән, нефть­че­ләр яр­дә­ме бе­лән яңа бас­сейн ачыл­ды, әле­ге бас­сейн ра­йон­ның бар­лык ке­ше­лә­ре­нә хез­мәт итәр­гә ти­еш.

9 млрд. сум­лык то­вар про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рел­гән, ур­та­ча хез­мәт ха­кы 19 мең 300 сум (АПК-да - 10 мең 700 сум), банк­лар­да ха­лык­ның 278 млн. сум ак­ча­сы (вк­лад) сак­ла­на (ел бу­е­на үсеш 34 млн. сум).

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, "Ва­мин-Та­тарс­тан" ААҖ-не яңа­дан оеш­ты­ру эш­лә­рен­дә­ге үз­гә­реш­ләр без­нең ра­йон­га да ка­гыл­ды, хез­мәт ха­кын би­рү­дә тот­кар­лык­лар бул­ды, хә­зер хәл­ләр тот­рык­ла­на һәм 2 ай эчен­дә бу­рыч­лар­ны кап­лар­га ти­еш­ләр. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы бу­ен­ча тер­лек­ләр­нең баш са­ны ар­та, әм­ма са­вым әле­гә тү­бән. Бу Акъ­яр бү­лек­чә­сен­дә дә кү­зә­те­лә. Шарт­лар ях­шы, тик ме­нә на­чар эш­ли баш­ла­ган­нар, җи­теш­сез­лек­ләр­не бел­геч­ләр һәм тер­лек­че­ләр­нең бер­дәм кө­че бе­лән бе­те­рер­гә ки­рәк. Шу­ны­сы сө­е­неч­ле, Акъ­яр­да тер­лек са­ны арт­кан, бу мал са­ны, ШЯХ кре­дит­ла­ры, шәх­си сек­тор­дан сөт җыю бу­ен­ча (бер сы­ер­дан елы­на 3700 кг сөт са­тыл­ган, аг­ро­фир­ма­ны­кы аз­рак) иң әй­бәт эш­ләү­че авыл.

Ра­йон баш­лы­гы бе­лем би­рү, сә­ла­мәт­лек сак­лау, тө­зек­лән­де­рү, га­и­лә фер­ма­ла­ры тө­зү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ка­гы­лып үт­те, күп сан­лы со­рау­лар­га җа­вап бир­де.

Акъ­яр авыл җир­ле­ге Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның эше ка­нә­гать­лә­нер­лек дип та­ныл­ды.

Ан­нан Вя­чес­лав Коз­лов "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да эш­ләү­че Кад­рия Сәй­фет­ди­но­ва­га авыл ху­җа­лы­гы про­из­водст­во­сын­да­гы хез­мәт­лә­ре өчен ра­йон баш­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән кыйм­мәт­ле бү­ләк, хез­мәт ве­те­ра­ны, ак­тив җә­мә­гать эш­лек­ле­се Ис­ла­мия За­ки­ро­ва­га Рәх­мәт ха­ты тап­шыр­ды. Да­ни­яр Гай­нул­лин исә баш­лан­гыч мәк­тәп - ба­ла­лар бак­ча­сы ди­рек­то­ры Фо­ат Фәр­ха­ев­ны авыл җир­ле­ге­нең Мак­тау гра­мо­та­сы һәм кыйм­мәт­ле бү­ләк бе­лән бү­ләк­лә­де.

ШЯХ баш­лы­гы Фо­ат Гос­са­мет­ди­нов­ка Рәх­мәт ха­ты бе­лән кыйм­мәт­ле бү­ләк, Мох­тар Шәй­хет­ди­нов­ка, Нә­зи­рә Сә­ла­хо­ва, Ро­за­лия Га­ли­мо­ва­га авыл­ны тө­зек­лән­де­рү­дә ак­тив кат­наш­кан­на­ры өчен кыйм­мәт­ле бү­ләк тап­шыр­ды. Сөт җы­ю­чы эш­мә­кәр Ал­маз Шәй­хет­ди­нов исе­мен­нән иң күп сөт тап­шы­ру­чы Мин­за­кир Шәм­сет­ди­нов бе­лән Рәй­сә Әх­мә­то­ва да бү­ләк­кә ти­ен­де­ләр.

Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев