Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Уңайлы да, рәхәт тә

    Ле­ни­но авы­лын­да­гы "Ләй­сән" ба­ла­лар бак­ча­сын­да "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ кө­че бе­лән яңа­дан үз­гәр­теп ко­ру һәм ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре үт­кә­рел­гән иде, бу исә та­гын бер өс­тә­мә төр­кем бул­ды­рыр­га мөм­кин­лек бир­гән - бак­ча­да хә­зер 40 урын бул­ган. Азат МУ­СИН

    Шу­шы көн­нәр­дә ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов, ТР бу­ен­ча Рос­пот­реб­над­зор җи­тәк­че­се Ма­ри­на Па­тяш­и­на һәм "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ җи­тәк­че­се Хә­лим Бил­да­нов­лар шу­шы бак­ча­да бул­ды­лар. Алар бак­ча­ның ике ка­тын­да да бу­лып, уен, йо­кы бүл­мә­лә­рен, кух­ня­ны, бәд­рәф­ләр­не ка­рап йөр­де­ләр. Бар җир­дә дә бик ях­шы ре­монт ясал­ган, яңа­дан үз­гәр­теп ко­ру нә­ти­җә­сен­дә та­гын бер ба­ла­лар төр­ке­ме бул­ды­рыл­ган (мо­ңар­чы ни­ба­ры 1 ге­нә төр­кем бул­ган) һәм хә­зер Ле­ни­но­да­гы бар­лык ба­ла­лар да бак­ча­га йө­ри­ләр (ба­ла­лар­ны шу­лай ук Горш­ко­во­дан да алып ки­лә­ләр).

    Ре­монт ба­ры­шын­да җи­һаз алыш­ты­рыл­ган, кух­ня­га да яңа җи­һаз, уни­таз­лар ур­наш­ты­рыл­ган, кай­нар су­лы бул­ган­нар, авыл­ның ига­нә­че­лә­ре Тать­я­на Чер­ня­е­ва, Алек­сей Трон­дин, Люд­ми­ла Ар­бу­зо­ва, Ма­лик Әх­мә­тов һәм Ни­ко­лай Коз­лов ке­ләм­нәр, па­лас­лар һәм йом­шак уен­чык­лар са­тып алу өчен ак­ча бир­гән­нәр.

    Бу көн­не бак­ча­га ба­ла­лар­ның әти-әни­лә­ре дә кил­гән иде­. Шу­шы кү­ңел­ле ва­кый­га уңа­ен­нан алар­ны кот­лап, ра­йон баш­лы­гы "хы­ял­лар чын­га аш­ты", дип бил­ге­ләп үт­те, ул бак­ча­га ба­ла­лар күб­рәк йөр­сен иде, дип те­лә­де һәм ба­ла­лар бак­ча­сы­на му­зы­каль үзәк бү­ләк ит­те. Ата-ана­лар­ны һәм ба­ла­лар­ны Ма­ри­на Па­тя­ши­на да кот­ла­ды, ата-ана­лар исе­мен­нән Оль­га Зай­це­ва ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә һәм тө­зү­че­ләр­гә рәх­мәт бел­дер­де. Ан­нан нә­ни­ләр ку­нак­лар һәм ата-ана­лар ал­дын­да чы­гыш яса­ды­лар - җыр­лар җыр­ла­ды­лар, ши­гырь­ләр сөй­лә­де­ләр, тәр­би­я­че­ләр исә бак­ча­да ту­ды­рыл­ган уңай­лык­лар өчен ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә һәм тө­зү­че­ләр­гә рәх­мәт­лә­рен иреш­тер­де­ләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: