Ул һаман яшь әле
Бүген Шахмайда яшәүче тыл хезмәтчәне Фәһимә Шакирҗан кызы Кәбирова 90 яшьлеген билгеләп үтә.
Әйтергә кирәк, аңа 90 яшь бирмәссең дә, бик тә хәрәкәтчән. без бусагадан атлап керүгә ул шаяртып та алды әле. Икеләнеп кенә: “Юбиляр әби сездер инде?” – дип сорагач, “Юк-юк, ул мин түгел, мин аның дус кызы гына, ул бүлмәдә”, - дип елмайды. Аңа ышанып бүлмәгә күз салдык – беркем дә күренми. “Яхшырак карагыз, ул анда”, - ди Фәһимә әби. Игътибар белән тагын бер кат күз йөртеп чыктык, бәлки әби караватта, одеал астындадыр дип уйладык, тик беркем дә күренмәде. Шуннан соң гына безнең каршыда хуҗа әби үзе басып торуын аңладык. “Ул шундый инде безнең, шаяртырга ярата”,- диләр, аңа кунакка килеп кергән улы Илшат һәм килене Гөлсинә.
Фәһимә әби зур йортта улы Ришат белән яши (ул өйдә юк иде, эштә булган). Өйдә бүлмәләр байтак, аныкы аерым – плазмалы телевизор да тора. Холкы белән ул эшчән – кул кушырып утыра, тик тора торганнардан түгел. Улы белән үгезләр, сарыклар, кош-корт асрыйлар, өч сыерны да үткән ел гына сатканнар әле (чөнки сөткә бәяләр төшә). Өйдәге, бакчадагы эшләрнең барысын да үзе башкара, кибеткә дә үзе бара. Һәр көнне иртән сәгать 5 тә тора. “күп эшли, ул эшчән, нәкъ үзем кебек”, - дип, улы Ришатны мактый. Фәһимә әби бөтен гаиләгә: ике улы һәм килене өчен һәр көнне төшке аш әзерли. Илшат белән Гөлсинә төшке ашка гел монда киләләр, гәрчә аерым яшәсәләр дә. Килене Акъярда ФАП та эшли, төшке ашка ире аны әнисенең өенә алып килә, шулай булмаганда, Фәһимә әби үпкәли икән, чөнки ул алар өчен тырыша бит.
- Өйдә кичке ашны гына ашыйбыз, - дип елмая Илшат.
- Без аңа түгел, ә ул безгә һаман да булыша әле, - ди Гөлсинә. - Ул бик тәмле пешерә. Хуҗалык эшләрендә дә ул беренче ярдәмчем, мисал өчен, көзен каз-үрдәкләр йолкыганда аны гына чакырам. Икәүләп эшлибез, Илшат булыша. Аннан башка без кулсызлар кебек.
Күп балалы колхозчылар гаиләсендә үскән Фәһимә әбинең бала чагы авылдагы яшьтәшләренеке кебек үк. – Ул чакта барысына да авыр иде, - ди Фәһимә әби. 1945 елда 7 сыйныфны тәмамлаган, сугыш чорында (яшүсмер чагында) кырда, ындыр табагында эшләгән. Ә тумышы белән ул Зәй районыннан.
Фәһимә әби гомере буе Шахмай мәктәбендә укытучы булып эшли. 1950 елда Алабуга педучилищесын тәмамлагач юллама буенча килә һәм аның хезмәт кенәгәсендә нибары 2 генә язу бар: эшкә кабул ителә һәм пенсиягә чыгу сәбәпле эштән азат ителә. Башта алты ел биология һәм химия укыткан, аннары тагын 30 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булган. Аның булачак ире, яшь агроном Тәбрис тә 1950 елда вуз тәмамлагач килгән була, аның белән 21 ел бергә яшиләр. 1974 елда ире үлә, ул вакыт кызы Гөлшат КГУ да укый торган була, Илшат яңа гына армия хезмәтенә алынган, ә Ришат 8 сыйныфта укыган. Кечкенәсен укыту һәм балаларга белем бирү Фәһимә апа җилкәсенә төшә. Ул зур хуҗалык тота, бер ел да сыерсыз тормаган. Гөлшаты институтны тәмамлагач, гомере буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, хәзер пенсиядә. Илшат та әнисе юлыннан киткән: 38 ел Шахмай мәктәбендә физика укыткан, хәзер беренче ел пенсиядә. Фәһимә әбинең ир туганы да мәктәп директоры булган. Фәһимә Шакирҗан кызы – Шахмайдагы педагогларның иң өлкәннәренең берсе. Аннан кала, элекке хезмәттәше 91 яшьлек Хәлимә әби бар. Фәһимә әбинең укучылары үзләренең беренче укытучыларын искә алалар һәм бик тә хөрмәт итәләр, чыгарылыш укучылары очрашуыннан соң алар аның янында булалар.
Фәһимә Шакирҗан кызының “Хезмәт ветераны” һәм “Тыл ветераны” исемнәре бар (шушы исемгә билгеләнгән дәүләт бүләкләре белән).
Аралашучан әбинең дус хатыннары да күп, аларның барысы да анардан яшьрәк, яшьтәшләренең күбесе инде мәрхүм. Барысы бергә җыелып эскәмиядә тормыш, гаилә хәлләре турында сөйләшеп утырырга яраталар. Фәһимә әбинең тормыш тәҗрибәсе зур, шуңа дус хатыннарына төрле ситуацияләрдә акыллы киңәшләрен дә бирә. Хәтта ул аларны юбилее көнне аерым өстәл корып сыйларга да җыена (алар барысы 20 кеше), ә туганнары белән юбилейны икенче көнне билгеләп үтәчәкләр. Аш табыны әзерләргә кызы кайтачак, әби өйрәтеп кенә торачак. Ай-һай, энергиясе ташып торган әби кул кушырып кына утырырмы икән... Шәһәрдән онык-оныкчыклары (7 оныгы һәм 8 оныкчыгы) кайткач та ул аларны бер эш тә эшләтми, барысын да үзе эшләп куя. Газетаны (район һәм республика газеталарын яздырып ала) күзлексез укый, үз гомерендә бер генә таблетка (дару) да эчмәгән, илдәге һәм чит илләрдәге хәлләрдән дә хәбәрдар, дөньяларның тыныч булуын тели. Хәзер прогноз ясый, Украина Президенты итеп кемне сайларлар: Порошенкономы әллә Зеленскиймы. Тавыш бирүләр буенча беренче тур процентларын да әйтеп бирде.
Димәк юбиляршаның көч-куәте һәм энергиясе әле ташып тора дияргә була. Тагын бер очракны, узган ел Илшатның аны санаторийга алып баруын һәм калдырып кайтып китүен искә алып үтте. Икенче көнне табиб аның медкартасына карап, аңа ничә яшь булуын күреп, гаҗәпләнеп: “Әби, сезне озата килгән кеше кая соң?” – дип сораган. Әлеге сорауга Фәһимә әби: Син нәрсә, улым, нинди озата килүче? Миңа нәрсәгә ул? Мин әле үзем кемне дә булса озата бара алам”, - дип җавап биргән. Бүген әбине чын-чынлап, һич икеләнүсез “Районның иң энергияле, тормышны яратучы,эшчән озын гомерле кешесе” дип әйтергә була. Олы яшьтә булуына да карамастан, ул һаман яшь әле.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев