Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Уллык бурычын үтәгән

    Яңачишмәлеләр 9 май митингында чыгыш ясаган Горшково авылы кешесе Анатолий Лукояновны хәтерлиләрдер, мөгаен. Аның әтисе, гвардия сержанты Иван Лукоянов 1944 елда Керчь янында барган сугышларда һәлак булып, туганнар каберлегендә җирләнгән. Агымдагы елның июль ае азагында Анатолий Иванович "Сәмум" корабында хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләре делегациясе белән Севастопольдә булып кайтты, аны әтисе...

    Делегация җитәкчесе Валентина Семеняк үтенече буенча корабль командиры Олег Сардин бер офицерга шәхси машинасында Анатолий Ивановичны Керчька алып барырга кушкан. Корабльдә Хәрби Диңгез флоты көнен бәйрәм итүгә әзерләнгәннәр, эшләре кызу булуга да карамастан, Анатолий Ивановичны да игътибардан читтә калдырмаганнар. Ул гомерендә беренче тапкыр диңгез күрү бәхетенә ирешкән, үзе ГДР да хезмәт иткән булган.
    28 июль көнне кичкә таба офицер Данил Анатолий Ивановичны Керчька алып бара. 300 км араны 3 сәгатьтә үтә алар. Керчьтан 15 км ераклыкта урнашкан Юкино авылын (әтисе һәлак булган урын) алар бик тиз таба.
    -Горшково кебек, кечкенә генә авыл. Шунда яшәүче берәүдән туганнар каберлегенең кайда урнашкан булуын сорадык, ул кулы белән биек тауга төртеп күрсәтте, - дип сөйли Анатолий Иванович.
    Иван Лукоянов үзенең соңгы урынын (куышын) Азов диңгезе өстеннән калкып торган кечкенә тауда урнашкан җирле каберлектә тапкан. Туганнар каберлегендә кеше биеклегендәге зур кырып шомартылган таш, бераз арырак солдатларның фоторәсемнәре куелган бетон дивар, плитә түшәлгән киң мәйдан биек булмаган койма белән әйләндереп алынган, эскәмияләр куелган. Рәсми рәвештә 500 кеше җирләнгән дип исәпләнә, әмма фоторәсемнәр азрак. Шуны да әйтү кирәк, әлеге барлык корылмалар СССР вакытындагы, украина хакимияте җирләүгә игътибар бирмәгән, ә фоторәсемнәрне анда бара алган туганнары алып килеп куйганнар. Әлбәттә, әтисе күмелгән җирдә Анатолий Ивановичның хәтер-хатирәләре яңарган... Үзен белгәнне бирле ул монда килергә хыялланган. Һәм менә 70 елдан соң хыялы тормышка ашкан.
    Әтисен фронтка озатканда аңа ике яшь ярым була. Аны озатканда тирәсенә туганнары җыелган аш табыны исендә калган. Ничек итеп башта әтисе тезләрендә утыруы, аннан бер кулдан икенчесенә тапшырып, өстәлнең икенче очына утыртуларын ул тонык кына булса да хәтерли. Өйдә әнисе, әбисе һәм дүрт бала озатып кала Иван Лукояновны. Инде күп тапкырлар язылган сугыш елларындагы авыр тормыш әлеге гаиләне дә читләтеп үтми. -Әти дүрт тапкыр яраланган, шунысы кызганыч, аны бер генә тапкыр да гаиләсе янына ялга җибәрмәгәннәр, - дип дәвам итә сүзен Анатолий Иванович. -Соңгы сугышта алар чолганышта кала, ул җәяүле гаскәрдә бүлек командиры була, ә командир - дошман өчен беренче мишень.
    1944 елның 3 мартында Иван Лукояновны III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итәләр, ул аны алырга гына өлгерми. Ул 60 елдан соң аның балаларына тапшырыла. Орденга таныклык аның кече улының гаилә архивында саклана. Үлү турындагы кәгазьдә "Социалистик Ватан өчен сугышларда геройлык һәм батырлык күрсәткән, хәрби антына тугры калган Иван Лукоянов 1944 елның 18 мартында үтерелгән", дип язылган булган. Гаилә һәлак булган туендыручысы өчен бер тиен дә алмаган, тол калган хатыны өчен (үләренә 10 ел кала) 12 сум пенсияне дә бары тик 70 нче еллар азагында гына ала алганнар. -Үлем хәбәрен (язуын) әни озак саклады, аннан ул югалды. Пенсия артыннан йөри башлагач, күчермәсен бирделәр. Әни озак еллар колхозда сыер савучы булып эшләде, әти белемле кеше иде, чиркәү-мәхәлләсе мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлаган. Үзе ятим булган, апасы белән әтиемне әбисе белән бабасы тәрбияләгән. Сугыштан соң безнең тормыш та җиңел булмады, салымнар белән үзәккә үттеләр, - дип дәвам итә үз сүзен Анатолий Иванович. Борчылуын да белдерде: - Белгән булсам фотосурәте белән табличка ясаган булыр идем, - ди. -Хәзер, ходай сәламәтлек бирсә, улым белән барып куярбыз дип хыялланам. Туфрагын үзем белән Горшковога, әтием яшәгән җиргә алып кайттым. Күңел бушап, тынычланып калгандай булды, ул да хәзер тынычлап ятардыр. Ә ул яшәгән өй хәзер дә исән, тик анда хәзер чит кешеләр яши, -ди. Анатолий Иванович хатыны Мария Ивановна белән инде 50 ел Әлмәттә яшиләр, шулай да җәйләрен Мария Ивановнаның әнисе үлгәннән соң калган йортка кайтып торалар. Икебезгә дә 75әр яшь булса да, туган якны сагынабыз, калдырасыбыз килми, диләр алар. Картлар бакчада кайнашалар, яшелчәләр утырталар, балачакларын, яшьлекләрен искә алып юаналар.
    -Минем бу сәфәр өчен Валентина Николаевнага ничек рәхмәтле булуымны белсәгез икән! Әтиемнең каберендә булу турындагы күптәнге хыялым тормышка ашты. Бер биш-җиде ел элек Чистай хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иткән идем, булышырга вәгъдә бирделәр, тик барып чыкмады. Тик Аллаһ ярдәм итте... Икенче көнгә миңа трибунага чакыру билеты бирделәр, мин зур бәйрәм парадын - Кара диңгез хәрби флотының көч-куәтен үз күзләрем белән күрдем. Кичен җемелдәшкән фейерверкны күрсәгез икән! Әкияти матурлыкка карап хозурлану! Мин әтиемнең зиратында, Кырымның героик җирендә булдым. Шушы сәфәрдән алган тәэсирләрне үзем үлгәнче онытасым юк.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: