Реклама
Гаилә
Уйлыйк бергә, эшлик бергә – ямь керер илебезгә
Бүген, 7 мартта РМЙ сәхнәсе түрен "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика конкурсының район турында катнашучылар биләде. Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр үзләрен тәкъдир иттеләр. Без аларның исемнәрен атыйбыз.
«Хатын-кыз - ана»
Көчле рухлы
Әдәмсә авылыннан Әлфия Малик кызы Әхмәтова - өч бала анасы. Әни булу җиңел түгел, бигрәк тә балаларны ялгызың тәрбияләгәндә. Әлфия өч ел элек яраткан ирен югалткан. Шулай да хәсрәт аны тормыш сукмагыннан тайпылдыра алмаган: ул хәзер балалары өчен яшәргә тырыша. Башта туганнары, дуслары ярдәмнәреннән ташламыйлар. Балалары кечкенә булуга һәм күп игътибар таләп итүгә карамастан, ул ярдәмче хуҗалык тотуын да дәвам итә. Әлфия вакытның кадерен белә, шуңа да ул эшкә өлгерә, мәктәптә укытучы булып эшли, балаларын да карый, алар тук һәм бәхетле, мәктәптә 4 һәм 5 билгеләренә генә укыйлар.
Уңган хуҗабикә
Усманова Илһамия Мирсәет кызы мәктәптән соң Казанда һөнәр училищесында белем эстәп, фрезерчы белгечлеге алып Казанда заводта эшли башлый. Булачак тормыш иптәше Рәис Габдрахман улы белән Таҗикстанның Исфара шәһәрендә очрашалар, шунда бер-бер артлы 5 балалары дөньяга килә. Бүгенге көндә Усмановлар гаиләсе Чаллы Башы авылында гомер кичерә. Анда Илһамия Мирсәет кызы терлекчелектә хезмәт куйган, хәзер лаеклы ялда, 35 еллык хезмәт стажы бар, хезмәт ветераны. Ул ярдәмчел, кешелекле, туган җанлы, җыр-моңга гашыйк кеше. Ул һәм кызлары барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар, әти-әниләрен оныклар( 8!) белән сөендереп яшиләр.
«Хатын-кыз - ел үрнәге»
Эш сөйгәнне - ил сөя
Хәертдинова Рахимә Ибраһим кызы күп балалы гаиләдә туа. 1969 елда 8 сыйныфны тәмамлагач сыер савучы булып эшли башлый, ә 1974 елдан Рахимә үзенең хезмәт эшчәнлеген "Красный Октябрь" совхозында дәвам итә. 1980 нче елда ук инде ул яшь савымчылар арасындагы социалистик ярышта 3 урынны яулый. 6 елдан соң нәсел көтүен яңарту буенча технолог белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы техникумының читтән торып уку бүлеген тәмамлый. Белгечлеге буенча эшләп, Рахимә эштәге уңышлары өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә, район һәм республика конкурсларында катнашып бары тик 1-2 урыннарны гына ала. 2011 елда аңа "ТРның атказанган терлекчесе" исеме бирелә.
Балаларның күзләренә генә карыйм…
Татьяна Михайловна Антонова Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасында 25 ел кече тәрбияче вазыйфасын башкара. Үзенең эшендә ул чисталык һәм тәртип саклау, бинада һәм участокта уңайлыклар тудыру, төркемдә уңай микроклимат булдыру нисбәтеннән күп хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Ул бик әйбәт кеше, шуңа да ул һәрчак балаларның игътибар үзәгендә. Няняларының мөлаем йөзен, аның йомшак кулларын, игелеклелеген тойган нәниләр аны шунда ук үз итәләр. Татьяна Михайловна ата-аналардан үзенең хезмәт сөючәнлеге, армый-талмый хезмәт итүе, олы җанлы шәхес булганы өчен рәхмәт сүзләрен күп ишетә.
«Хатын-кыз. «Минем язмышым - минем һөнәрем»
"Кайда туган, шунда ярап куйган"
Наталья Александровна Корнева Черемухово Бистәсендә туып-үскән, педагогия училищесын тәмамлап, үз совхозларында сыер савучы булып эшли башлаган. Хәзер ул "Кулон" агрофирмасының Черемухово бүлекчәсендә машина белән сыер саву операторы. Наталья сүзләренә караганда, эшеннән ул тәм таба һәм, әлбәттә, ул аның өчен матди чыганак та. Бу исә нәтиҗәле хезмәт өчен стимул булып тора. 16 ел дәвамында ул алган Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр дә шактый. Өйдә ул уңган хуҗабикә, кайгыртучан һәм яраткан әни, ир хатыны. Төгәл һәм намуслы Наталья Александровна ире Сергей Иванович белән ике бала: Алексей һәм Дарьяны тәрбиялиләр.
"Эшебез уртак бит..."
Наталья Павлюк ишле гаиләдә туып үскән. Гаилә һәрвакыт зур хуҗалык тоткан, шуңа да Натальяның терлекчелеккә тартылуына гаҗәпләнәсе юк.
Соңгы 13 елда Наталья Дмитриевна "Архангельское" КФХ-да бозау караучы булып эшли. - Бозауларым бик акыллы хайваннар. Аларга мөнәсәбәтең нинди, җавабы да шундый. Эшкә килгәнемне көтеп торалар, мөгриләр, үзләренчә сәлам бирәләр, - ди ул. Пьедесталга күтәрелгән бозау караучы Наталья аннан төшәргә җыенмый, күрсәткечләрен киметми. -Эштә югары нәтиҗәләргә ирешүең нәрсәгә бәйле? дигән сорауга Наталья ике уйлап тормыйча: Миннән генә түгел, бу терлек караучыларның, зоотехникларның, хезмәттәшләремнең һәм, әлбәттә, хуҗалык җитәкчесенең дә хезмәт нәтиҗәсе, чөнки безнең эшебез уртак, диде. Наталья Дмитриевна бик тыйнак кеше, аның өчен гаиләсе, балалары (әле икесе кечкенә) тормышының мәгънәсе. Наталья - ягымлы, кайгыртучан, сизгер ана, бөтен энергиясен, көчен, тәҗрибәсен терлекчелек эшенә биргән авыл хезмәтчәне дә.
«Хатын-кыз - сыйныф җитәКчесе»
Яхшыларның да яхшысы
Нуруллина Гөлнур Әсхәт кызы югары категорияле химия һәм биология укытучысы. Ул Шахмай урта мәктәбендә эшли. Аның укучылары район олимпиадаларында ел саен алдынгы урыннарны яулыйлар, республика ярышларында катнашалар, ул укыткан фәннәрдән имтиханнарны уңышлы тапшыралар һәм ВУЗларга укырга керәләр. Гөлнур Әсхәт кызы мәктәп яны участогында тәҗрибә эшләре оештыра һәм район күргәзмәләрендә алдынгы урыннар ала. Әлеге эше һәм педагогик эшчәнлеге өчен Гөлнур Нуруллина еш кына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ул Рәсәй Федерациясенең иң яхшы укытучылар конкурсында җиңүче булган. Г.Ә. Нуруллина "Мәгариф" һәм "Фән һәм мәктәп" журналлары битләрендә үз эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Үз фәннәре буенча түгәрәк эшләре алып бара, бу уңайдан ул РМБ грамотасы белән бүләкләнгән.
Үз эшенең остасы
Сударкина Наталья Николаевна 20 елга якын үзенең туган авылы Яңа Иванаево мәктәбендә I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Хезмәттәшләре һәм ата-аналар әйтүенчә, әлеге укытучыга хезмәт сөючәнлек, белемгә омтылучанлык, сүзендә нык торучанлык, эшлеклелек һәм иң мөһиме - үз һөнәренә тугрылык, җаваплылык хисе тоеп башкару кебек сыйфатлар хас. Алар фикеренчә, балалар янәшәсендә чын дус, акыллы һәм игелекле, зирәк Педагог.Һәр укучы белән уртак тел таба белүе зур мактауга лаек. Наталья Николаевна укучыларны дәртләндерә, үзе артыннан ияртә белә. Аның дәресләре һәрчак кызыклы үтә. Һәм бер генә тәрбияви чара да ата-аналар катнашыннан башка уздырылмый. Ул җирле АМЙ, китапханә, балалар бакчасы белән актив хезмәттәшлек итә, башлангыч сыйныфлар кабинетын бизәү буенча районда 3 урын яулаган өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Наталья Николаевна ире Алексей белән ике бала тәрбияләп үстерә.
«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият»
Җырлау - үзе зур бәхет
Ленино авылында яшәүче Зинаида Кондеева язган шигырьләрнең исәбе юк. Егермедән артык шигыренә көй дә язылган. Бер генә район чарасы, бер генә концерт та шушы талантлы җырчыдан, гаҗәеп хатын-кыздан башка узмый.Зинаида Валентиновна Кондеева бөтен яктан килгән зат. 25 ел эшләгән балалар бакчасында аның буяу белән башкарган картиналары һәм рәсемнәре, төсле җепләр белән панно итеп эшләгән аппликацияләре шактый.Зинаида Кондеева - "Сурэкэ" халык коллективы аккомпаниатры да, ул үзешчән сәнгатьне һәм халык иҗатын үстерүдә актив катнашканы, халык мәдәниятен үстерүгә керткән саллы өлеше өчен күп тапкырлар Мактау грамоталары, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.Илһамны һәм теләктәшлекне, ярдәмне ул гаиләсеннән - ире, ике улы һәм күптән түгел дөньяга килгән оныгы Даринадан ала.
Максатына ирешкән
Мария Петровна Семенова Екатерина урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. "Ул бик әйбәт укытучы", диләр аның турында хезмәттәшләре һәм укучыларының әти-әниләре. «Ул ике балабызның: сигезенче сыйныфта укучы Александрның һәм өченче сыйныфта укучы Настяның яраткан әниләре һәм бөтен нәрсәне аңлаучы әйбәт хатын да», - ди аның турында ире Владимир Петрович. «Ул әле тагын һәр нәрсәне, яңалыкны белергә, уңышка омтылган кеше, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы да» - Мария Семенова турында авылдашлары шулай ди. Мария Петровна авыл Мәдәният йорты Советына керә, аның эшлекле тәкъдимнәре, киңәшләре һәм, иң мөһиме, чараларда үзенең дә катнашуы - һәрвакыт уңышка илтә. Мария Петровна Семенова үзенең укучыларын, аларның әти-әниләрен, шулай ук балаларын авылның һәм районның мәдәни тормышына җәлеп итә. Александр белән Настя - "Йолдызлык" конкурсында җиңүчеләр, Мактау грамоталары һәм бүләк ияләре.
Теләге кабул булган
Владимир Охотников - Чуваш Чабаксары авылында мәдәният йорты директоры. Армиядә чакта, үз гарнизонындагы барлык мәдәни чараларда актив катнашкан егеттә мәдәният хезмәткәре булу теләге уяна. Туган авылына кайткач та ул җирле клубта эшли башлый һәм бу өлкәне сайлавына бер дә үкенми. Үзе әйтүенчә, ул үзен сәхнәдән, халык җырларыннан, тамашачыларның янып торган күзләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Хәзер авыл клубы - ул аның өе, анда аны көтәләр, яраталар, хөрмәтлиләр. Һәм ул клубка кызыклы идеялары, әйбәт кәеф белән ашыга. Ул күп еллар чуваш милли мәдәниятен торгызу һәм саклап калу белән шөгыльләнә, "Илем" халык коллективына, "Сене Щусам" вокаль ансамбленә нигез салучы да ул. Эшендә кешелеклелек сыйфатларына: матурлыкны күрә һәм күрсәтә белүгә, аны тоярга ярдәм итүгә, уртага салып сөйләшүгә өстенлек бирә. Чөнки болар җирдә иң кыйммәтле төшенчәләр. Ул акыллылык, игелеклелек орлыкларын чәчү генә түгел, чәчелгәнне үстерү, һәркемдә булган сәләтне табу һәм үстерүне үзенең эше дип саный. Владимир Охотников хезмәтләре өчен районнан, ТР Мәдәният министрлыгыннан күп санлы грамоталар, дипломнар алган ир заты.
Сәләтле җитәкче
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ" директоры Евгений Александрович Белоглазов 25 елдан артык Архангел Бистәсендәге авыл хуҗалыгын җитәкли. Ул Горький исемендәге колхоз рәисе булып эшләгәндә үк үзен сәләтле оештыручы, эшне төгәл башкаручан, җитди, төптән уйлап эш итүчән һәм сәләтле җитәкче буларак күрсәткән. Хәзер «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ" барлык төр терлекләр буенча нәсел хуҗалыгы булып тора. 1990 елдан башлап, бар җирдә дә сарыкларның баш саны кимегәндә, КФХда ул 454тән 2213 башка кадәр арткан. Е.А. Белоглазов сарыкларның яңа "совет ит-йон" токымын булдырган һәм патент алган. Бу токым сарыклар инде 9 елдан бирле Бөтенрәсәй күргәзмәләрендә катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар.Ул Бистәдә эшләгән елларда 94 фатир төзелгән, өйләргә яңа суүткәргечләр сузылган, каты түшәмәле юллар салынган, производство объектлары төзелгән, Шушма елгасы аркылы күпер ясалган, авылга тулысынча газ кертелгән, 3 чишмә яңадан торгызылган, 1994 елдан бирле Вознесения чиркәве реставрацияләнә (элекке хәленә кайтарыла) һ.б. бик күп эшләр эшләнә.Нәтиҗәле хезмәте өчен Евгений Александровичка "ТР Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре", "РФ авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәр бирелгән. Болардан тыш, ул берничә мәртәбә РФның Мактау грамоталары, Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, шулай ук бөтен Рәсәй һәм Мәскәү Епархиясеннән "Благоверный князь Даниила Московского" ордены белән дә бүләкләнгән.
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" конкурсының зона турында "Өченче яшь герое" номинациясендә җиңү яулаган А.Н. Козлова .
"Күбрәк эшләгән саен, барысына да җитешәсең"
Анастасия Николаевна Козлова иҗтимагый хәрәкәтләр һәм җәмәгать оешмалары лидеры. Аның төп максаты - пенсиягә чыккан кешеләрнең актив, иҗтимагый-файдалы тормышын озайту. Анастасия Николаевна үзе дә кул кушырып утырмый, башкаларга да тик торырга ирек бирми. Ул "Сәламәтлек" төркеме җыйган, алар өчен спорт комплексында бушлай шөгыльләнүне оештырган. А.Н. Козлова пенсионерлар арасында район спартакиадаларын оештыручы, сәламәт яшәү рәвешен үгетләүче дә. Ул пенсионерларга компьютер белеме бирү түгәрәге ачуга булышлык күрсәткән, китап сөючеләр клубының актив әгъзасы да, китапханәчеләр белән бергәләп төрле чаралар оештыралар. "Таблеткасыз тормыш" девизы астында өченче яшь кешеләреннән зур төркем җыйган.
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсында "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә җиңү яулаган Г.Г. Габетдинова 3 мартта Казан шәһәрендә үзен тәкъдир итте.
Үз эшенә бирелгән
Гөлшат Габдулла кызы Габетдинова "Аҗаган" яшүсмерләр клубы директоры. 9 ел яшьләр белән эшләү дәверендә "Аҗаган" клубы яшьләр һәм балалар өчен үзәккә әверелгән, биредә спорт, патриотик, сәламәтләндерү, мавыктыргыч чаралар, походлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, Ватан алдында үз бурычларын үтәгән егетләр белән кызыклы очрашулар үткәрелә. "Аҗаган"ның төп максаты - яшүсмерләрдә ихтыяр көче, батырлык тәрбияләү һәм буш вакытны файдалы итеп үткәрергә өйрәтү. "Аҗаган" яшүсмерләр клубы алты грант иясе дә: аларның берсе - "Лукойл" ААҖ-нең социаль-мәдәни проектлары конкурсының "Туган як" номинациясендә җиңеп, 240 мең сум акча оту. "Балачак утравы" конкурсында җиңү (проект авторы Г.Г. Габетдинова) район бюджетына 2 млн. 760 мең сум акча китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев