Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Вакыт сынавын узган кыйммәтләр

Бу мөлаем әби Чаллы Башы авылында яши, ире белән бергәләп алар 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер Хашия Сөнгатулла кызы Габделвәлиевага 87 яшь, ире Әсәдулла Насыйбулла улы аннан бер яшькә кечерәк. Быел алар бергә гомер итүләренә 65 ел тулуны - гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгын гәүдәләндерүче "тимер туйлары"н билгеләп үтәләр.

Ул шушы авылда туган, тик әти-әнисе, көчләп колхозга кертүдән куркып, сугышка чаклы Горький өлкәсенә күченгән. Белкино авылында алар 12 ел яшиләр, әтисе завод ашханәсе каршында олаучы булып эшли, биредә кызчык 1 сыйныфтан 4 нче сыйныфка чаклы урыс мәктәбенә йөри. Анда яшәү ошаса да, туган җир сагындыра. 1948 елны гаилә Чаллы Башына әйләнеп кайта, тик инде өйләре дә, бакчалары да булмый. Башта аларны әтиләренең кыз туганы сыендыра, бәрәңге утыртырга бераз җир кишәрлеген таныш лесник бирә, бер елдан кечкенә генә иске йорт сатып алалар. Гаиләдә балалардан Хашия белән 12 яшьлек энесе генә кала, абыйлары сугыштан әйләнеп кайтмый.
Шул елны ул кияүгә чыга һәм ире Әсәдулланы 4 елга армиягә озата. Кулында ярымсукыр авыру кайнанасы, иренең 10 яшьлек сеңелесе һәм 6 яшьлек инвалид энесе торып кала.
Йорт эшләре бар да аның җилкәсенә төшә: маллар карау, кер юу, ашарга пешерү, кайнанасын карау, ике баланы тәрбияләү. Ике гарип кеше булган гаиләгә башка ярдәм итәр кеше булмый. - Ничек җан асрадыкмы? Ашарга юк, кием-салым юк, өстәвенә ике ел рәттән корылык та булды әле" - ди ул.
Ул колхозда эшли, бригада белән Шенталада урман кисә - икешәр атнага, кайчагында айлап урман кисәргә китә. Ни барын гаиләсенә калдыра, тик киткән чакта "Миннән башка ничек яшәрләр", дип үзәкләре өзелә. Тамак туйдыру, салым түләү өчен дә эшләми ярамый, елына 2 капчык бодай бирәләр. Тик аның әти-әнисе янына кайтып китү турында уй башына да кереп чыкмый: "Ирем еракта, аларны кем кайгыртсын", - дип фикерли яшь хатын. Әсәдулла армиядән кайтуга Казанга күченергә, ярты елдан хатынын үз янына алдырырга ниятли. Кайнанасы күз яшьләре белән Хашияне үгетли: "Бар, бар, ирең янында бул, без ничек тә булса яшәрбез. Сезгә әйбәт булсын", - ди. Тик ул чагында авылдан китү җиңел булмый (җибәрмиләр иде), шулай итеп, Әсәдулла колхозда кала: тракторда эшли, аннан тракторчылык бригадасын җитәкли (пенсиягә чаклы шунда эшли).
Ире әйбәт, эшчән кеше була, яңа йорт җиткерә, бик тату яшиләр. - Урак чорында төнлә генә кайта, мин аны күрми дә диярлек идем. Үзем исә эштән кайткач йорт эшләренә чумам, балалар карыйм, кайнанам хәленнән килгәнчә булыша, бергә 41 ел яшәдек, - ди Хашия әби. Беренче баласын тудырырга медпунктның техничкасы ярдәм итә, аны чанага салып китерәләр, ә акушерка авыру янына киткән була. Кендек әбисе бик оста була, Хашия аннан соң да әле шул хатынга мөрәҗәгать итә. Төпчеге Маратны гына ул больницада тудыра. Декрет яллары да күрми, шунда ук эшкә чыга. - Эшләп йөргән җирдән өйдә бәбили, иртән бала тапсак, кич инде сыерын да сава идек. Олыраклар әле бөтенләй кырда бәбили идек дип сөйлиләр иде. Түзгәннәр дә, - ди әби.
Хашия әбинең 7 баласы, 14 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Бар да әйбәт яшиләр. Кызы - Илалия - Казанда, Илһамия белән Фәния - Яр Чаллыда, улы Фәрит- Казахстанда, Рузалиясе - Шахмайда, улы Тәлгать - Яңа Чишмәдә, үзләре төпчекләре Марат белән бергә яшиләр. Марат исә "Татарстан" а/ф-да газ белән эретеп ябыштыручы, хатыны Гөлфинур - мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире. Марат бик эшчән. Иркен зур йорт төзегән: гаражы, остаханәсе, корылмалары, мал асрау өчен сарае - бар да бар - барын да үзе төзегән. 2 сыер, 2 тана, 6 баш үгез асрыйлар, әле яңа гына сыерлары бозаулаган, атлары да бар. Төягечле ЮМЗ тракторы, чапкычы, кибән куйгычы, бәрәңге, азык чөгендере, яшелчә утырту өчен җир эшкәртүче мотосукасы - шәхси хуҗалык өчен бар да кирәк.
Хуҗалыкны Марат белән Гөлфинур алып бара, элегрәк олы кызлары Алсинә белән Әдилә булышкан (хәзер алар Казанда һәм Яр Чаллыда белем эстиләр), мал-туарны иң нык яратучы, мөгаен, Әсәдулла бабайдыр. Ул иртән сәгать 6 да торып, сыерлар, үгезләр янына чыга, аннан азык бутый, кабат маллар янына чыга, азык әзерли. Улы белән килене дә малларны карый, тик бабай аларга гына "ышандырып бетерми". Бу аның эшсез тора алмавын дәлилли. Улы белән остаханәдә дә кайнаша, йорт җиһазларын үзе төзәтә, гаражда машина янында да булышкалый. Гомумән, ул олы яшьтә булуына карамастан, бик актив ярдәмче.
- Минем эшем хәзер - савыт-саба юу. Кәстрүлләр, табалар, газ плитәсе чистартам. Йөрү авыр, таяк белән генә йөрим, - дип сөйли Хашия әби. Гаиләдә тагын бер ярдәмче бар, ул - 11 яшьлек Алинә. Әти-әнисен, әби-бабасын сөендереп ул тыңлаучан, игътибарлы, бик мөлаем бала булып үсә. Хәзер ул гаиләдәге игелек, аңлашу, түземлелек, хезмәт сөючәнлек, кешеләр турында кайгырту кебек рухи кыйммәтләрне үзенә сеңдерә.
Бу кыйммәтләрнең чынлыгы һәм хаклыгы буыннар, шул исәптән әбисенең һәм бабасының 45 ел бергә гомер итүе белән исбатланган.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев