Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Вакытыгызны әрәм итмәгез

Элект­рон ва­ри­ант­та хез­мәт күр­сә­тү­ләр бу­ен­ча Та­тарс­тан ли­дер бу­лып то­ра - on-line ре­жи­мын­да usluqi.tatarstan.ru Дәү­ләт пор­та­лы­ның 138 сер­ви­сы үтем­ле. Бы­ел 10 ай эчен­дә Та­тарс­тан­да яшәү­че­ләр­гә 13 млн. элект­рон хез­мәт күр­сә­тел­гән, бу уз­ган ел­да­гы­дан 48 про­цент­ка күб­рәк. Иң по­пу­ляр хез­мәт күр­сә­тү бу­лып юл хә­рә­кә­те ка­гый­дә­лә­рен боз­ган өчен шт­раф­лар ту­рын­да мәгъ­лү­мат­лар би­рү то­ра....

Элект­рон ва­ри­ант­та хез­мәт күр­сә­тү­ләр бу­ен­ча Та­тарс­тан ли­дер бу­лып то­ра - on-line ре­жи­мын­да usluqi.tatarstan.ru Дәү­ләт пор­та­лы­ның 138 сер­ви­сы үтем­ле. Бы­ел 10 ай эчен­дә Та­тарс­тан­да яшәү­че­ләр­гә 13 млн. элект­рон хез­мәт күр­сә­тел­гән, бу уз­ган ел­да­гы­дан 48 про­цент­ка күб­рәк.

Иң по­пу­ляр хез­мәт күр­сә­тү бу­лып юл хә­рә­кә­те ка­гый­дә­лә­рен боз­ган өчен шт­раф­лар ту­рын­да мәгъ­лү­мат­лар би­рү то­ра. Икен­че урын­да - ба­ла­лар бак­ча­сы­на элект­рон чи­рат. Ни­ках­ны тер­кәү­гә элект­рон га­ри­за­лар да киң­рәк кул­ла­ныш тап­кан - га­и­лә ко­рыр­га те­ләү­че­ләр­нең 90 про­цент ча­ма­сы га­ри­за­лар­ны Ин­тер­нет аша би­рә­ләр. Де­кабрь аен­да яңа төр хез­мәт күр­сә­тү га­мәл­гә ке­рә - по­лик­ли­ни­ка һәм хас­та­ха­нә­ләр­гә элект­рон язы­лу, элект­рон дәү­ләт­нең Экс­перт үзә­ге со­раш­ты­ру­ла­рын­нан кү­рен­гән­чә, рә­сәй­ле­ләр аны күп­тән кө­тә­ләр.

Ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә элект­рон ва­ри­ант­та 54 төр­ле му­ни­ци­паль хез­мәт күр­сә­те­лә, шу­лар­ның 24-е ве­домст­во­а­ра хез­мәт­тәш­лек кы­са­ла­рын­да.

Usluqi.tatarstan.ru пор­та­лын­да кул­лан­ган ут, җы­лы­лык, газ өчен тү­ләр­гә мөм­кин. Хез­мәт күр­сә­тү­ләр бө­тен та­тарс­тан­лы­лар өчен үтем­ле, ни­гез­дә без­гә электр энер­ги­я­сен, җы­лы­лык­ны һәм газ­ны "Татэ­нер­гос­быт", "Тат­теп­лос­быт" һәм "Газп­ромТ­ранс­газ Ка­зань" би­рә.

Мо­ның өчен Пор­тал­да ли­це­вой счет но­ме­ры (газ өчен кви­тан­ци­я­дә кер­тел­гән шт­рих-код) кер­тер­гә һәм тү­ләү кү­лә­мен күр­сә­тер­гә ки­рәк. Газ һәм электр энер­ги­я­се өчен тү­лә­гән­дә са­на­гыч­лар күр­сәт­кеч­лә­рен (ак­ча­ла­та һәм электр энер­ги­я­се өчен төн­ге та­риф бу­ен­ча) күр­сә­тү мөм­кин­ле­ге дә күз­дә то­ты­ла. Тү­ләү­гә те­лә­сә кай­сы банк­ның кар­та­сы ка­бул ите­лә. Ко­мис­сия 1% тәш­кил итә (тик 10 сум­нан да ким тү­гел).

Чи­рат­лар­да то­рып ва­кы­ты­гыз­гы әрәм ит­мә­гез, бу хак­та якын­на­ры­гыз­га да хә­бәр ите­гез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев