Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

“Ветеран янәшәдә яши“

Әлеге исемдәге акция кысаларында Шахмай авылы мәдәният хезмәткәрләре хезмәт ветераны Мөнҗия Шәйхетдинованың өендә булып, аңа кечкенә генә бүләк тапшырдылар, дип яза Шахмай АМЙ мөдире Резидә Абдуллина.

- Мөнҗия апа 1940 елда туган, хезмәт ветераны. "Данлы хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Үз хезмәт эшчәнлеген 7 сыйныф тәмамлаганнан соң башлап җибәрә: 1948 елда бозау караучы булып эшли башлый. 1961 елда Мөкатдәс Шәйхетдинов белән тормыш корып җибәрәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. "Татарстан" колхозы фермасында 39 ел савымчы булып эшли.
- 40 сыерның һәрберсенең үз исеме бар, ферма мөдире тарафыннан номер белән бергә журналга языла иде. Каштанка, Карабай - савымчы башына нинди исем килә, сыерга шул кушыла иде, - дип сөйли, елмаеп Мөнҗия апа. - Элек сыерларны кул белән сава идек, аннары сөт саву аппараты пәйда булды. Өйдә дә терлек-туар (сыер, бозау, тавыклар) бар иде. Аларны да ашатырга кирәк. Иргә һәм балаларга ашарга да әзерләп өлгерергә, - дип искә ала ул.
Терлекче һөнәре мәшәкатьле һәм авыр һөнәрләрнең берседер, мөгаен. Иртәнге таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр сузылган ферма эшенә һәркем чыдый алмый. Барлыгы 47 ел хезмәт куйганнан соң, 1999 елда Мөнҗия апа лаеклы ялга чыга. Ул күп балалы ана һәм бәхетле әби. Балаларын һәм оныкларын тормышта ул үзенә иң зур бүләк дип саный һәм армый-талмый алар өчен сөенеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев