Мартта Шахмай авылында яшәүче хезмәт ветераны Гатауллин Вәлиҗан Сәлимҗан улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.Шушы әһәмиятле вакыйга уңаеннан юбилярны туганнары, якыннары, балалары, оныклары котлаган.
Юбилярны Шахмай АМЙ мөдире Резидә Абдуллина да олуг юбилее белән котларга килгән. Ул аның һәрчак шулай киң күңелле булып калуын, авыруларга бирешми, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәвен дәвам итүен теләгән һәм истәлекле бүләк тапшырган.
Вәлиҗан Сәлимҗан улы Шахмай авылында туып үскән. Хатыны Рауза Идрис кызы белән үзенең бөтен гомерен туган җиренә багышлаган. Вәлиҗан абый "Татарстан" колхозында баш зоотехник, Ә Рауза апа Шахмай урта мәктәбендә завуч булып эшләгән. Алар инде менә 51 ел иңне-иңгә куеп бергә гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары бар. Авыл халкы аларны хөрмәт итә. Хәзергесе вакытта юбиляр үткән елларын сагынып һәм хөрмәт белән искә ала, уңышларына сөенә.
1953 елда Вәлиҗан абый җиде сыйныфны тәмамлагач "Татарстан" колхозында эшли, 1957 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Ул өч ел чик сакчысы булып хезмәт итә. 1960 елда Минзәлә совхоз-техникумына укырга керә, аны тәмамлагач, 1965 елда туган авылына кайта һәм 25 ел баш зоотехник булып эшли. 1998 елда лаеклы ялга чыга. Аның өчен пенсиягә чыгу дигән сүз бары формаль төстә генә була, чөнки ул эшләвен дәвам итеп, 77 яшькә кадәр хезмәт куя. "Эш яшәргә көч бирә", - дип исәпли Вәлиҗан абый. "Озын гомерле булуның сере нидә?" - дигән сорауга ул болай дип җавап бирә: "Мин гомерем буе намус белән хезмәт иттем. 50 ел берөзлексез эш... Мин чын мәгънәсендә бәхетле. Янәшәмдә иң якын, кадерле кешеләрем булганга мин бәхетле",- дип елмая ул.
Юбилеегыз белән, Вәлиҗан абый! Сезгә ныклы исәнлек, җан тынычлыгы телибез.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев