-Мәктәптә өч сәгать укыгач, басуга тырмаларга китә идек. Ат яки сыер җигә идек. Шуңа да минем белем 4 класс һәм 3 коридор, - дип шаярта Вәлиҗан ага.
Йөк ташу күпчелек сыерлар ярдәмендә эшләнгән: утынга да, саламга да барганнар, иген дә җыештырганнар. Яшүсмер малайны трактор янына прицепщик итеп тә куйганнар, сабанчы да булган, шулай үзлегеннән трактор йөртергә өйрәнгән. Сугыштан соң инде шушы тракторда эшләгән.
-Пычракта да җир сөрдек, трактор бик иске, таушалган иде, - дип искә алды ул. -Берәр нәрсәсе ватылса, детальне җилкәңә куясың да,җәяүләп Черемухово МТС-ына элдерәсең, үзем ремонтлап та кайта идем.
Әтисе һәм олы абыйсы Шакирҗан 1942 елда фронтка киткәннәр. Өйдә карт әбисе, әнисе һәм дүрт малай калган, Вәлиҗан ага иң олысы. Энесе берничә хат язарга гына өлгергән, өч айдан соң хәбәрсез югалган дигән хат килгән.
Ачлыктан гаиләне сыер коткарган. Бәрәңгене утыртканнар, алабутаны да җыйганнар. 1944 елда гаиләгә кайгы килә. Апрельдә әнисе җәяүләп ерак кына бер авылга бәрәңге орлыгы алырга барган. Юлда бик нык өшегән, бик нык авырып, бер атнадан үлеп тә киткән. Өйдә 16 яшьлек Вәлиҗан хуҗа урынына кала.
-Әни үлгәндә өйдә ипи валчыгы түгел, бер бөртек тоз да юк иде. Нәрсә эшләргә, кая барырга, ә яшәргә кирәк. Мин сыерны да карадым, эшкә дә йөрдем, энем Минзакир кычыткан җыйды, 80 яшьлек әби ашарга пешерде, балаларны карады. Шулай яшәдек. Сыер безне туендыручы да, хуҗалыкта җигү хайваны да булды. Ул ат кебек, бик көчле иде, - дип искә ала Вәлиҗан ага.
-Бервакыт безнең бригаданы: мине, тагын өч хатын-кызны һәм сугыш инвалидын 30 пот бөртек илтергә Чистайга җибәрделәр. Атлар аз иде, шуңа да үз сыерың белән алып барырга куштылар. Инвалидка колхоз атын бирделәр. Сыерыма дирбия ясадым, әбигә һәм энеләремә "командировочныйның" (ике ипи) бер өлешен калдырдым да, ипинең берсен үзем белән алып юлга кузгалдык. Ярый әле балаларга бәрәңге булса да калган иде. Кырда кундык, урамда көз иде, хатын-кызлар сыерларны саудылар, 10 көн буе сөт белән тукланып тордык. Җиккән "техника" белән мин идарә иттем. Шулай итеп, дүрт "сыер көче" белән билгеләнгән урынга икмәкне илтеп тапшырдык. Әйе, әлбәттә, без илне туендырдык. Колхозда яшүсмер балалар һәм хатын-кызлар гына, иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйдылар. Икмәк җыйдык: берсе атны йөртеп бара, икенчесе - ура. Хәл юк. Малай-шалайда нинди көч булсын соң?!
-Элек ничек яшәгәнбездер, - дип дәвам итә сүзен Вәлиҗан ага. -Бернинди кием юк иде. Кияргә ыштан гына да булмады бит. Әле миңа барыбер яхшы булды, олы абыем сугышка кадәр тракторчы иде, аның ыштанын, итеген киеп йөрдем, ә миннән соң кечкенә энеләремә күчте...
Вәлиҗан ага һәм әбиләре аркасында ятим калган гаилә исән кала. Аның энеләре әле дә исән-сау, элеккегечә Акбүредә яшиләр (Минзакир абый гына 1967 елда үлгән). 1945 елда әтиләре сугыштан кайта, яшәргә җиңелрәк була башлый. 1954 елда Вәлиҗан ага армиядән кайта һәм авылдашы Зәйнәп апага өйләнә. Аннары кабат колхозга эшкә чыга, тиздән аны бригадир итеп куялар, 1958 елдан 1984 елга чаклы склад мөдире, аннан соң ике ел "Буревестник" совхозының Тат.Волчья бүлекчәсе идарәчесе була, пенсиягә операциядән соң авыру буенча чыга.
Гаиләдә ике кыз һәм ике ул үсә. Балаларының барысы да югары педагогик белем алган һәм үзләрен шушы һөнәргә багышлаганнар. Олы кызлары Рәйсә инде пенсиядә, шулай булса да белгечлеге буенча эшләвен дәвам итә (Түбән Камада яши). Миңсылу Акбүредә рус теле һәм әдәбиятын укыткан, лаеклы ялга чыгуына әле 2 генә ел. Талип Вәлиуллин - Красный Октябрь мәктәбендә физкультура укытучысы, ә иң кечесе Вәсил тарих фәненнән укыта һәм мәктәптәге "Мирас" патриотик түгәрәкне җитәкли. Ул, тарих укытучысы буларак, Акбүре авылы турындагы язмалары белән "Яңа Чишмә районы тарихы" дип аталган китапны чыгаруда үзеннән зур өлеш кертә. Монда аңа әтисенең ул вакытлардагы хатирәләре, авылдашлары турында сөйләүләре нык ярдәм иткән. Вәсил Вәлиҗан улы зур эзләнү эшләре алып бара, Интернет аша Бөек Ватан сугышында сугышкан акбүрелеләрнең сугышчан бүләкләре турында (нинди дә булса сәбәпләр буенча аларга тапшырылмаган) мәгълүматлар эзли. Үткән ел геройларның эзләп табылган орден-медальләрен тантаналы шартларда җирле МЙ-да аларның балаларына, оныкларына тапшырганнар (бу хакта без газетада язган идек инде).
Үзенең эзләнүләрендә Вәсил Вәлиуллин Шакирҗан абый үлгән авылны һәм аны җирләгән урынны тапкан, аның туганнарына ничектер бераз җиңелрәк булып киткән...
Сугыш елларында ярым ач хәлдә узган балачак, сугыштан соңгы кыенлыклар шушы чор халкын чыныктырган. Хезмәт ветераннарының икесе дә гомерләре буена хезмәт куйганнар, шулай да яшь күренәләр, кәефләре дә күтәренке, тормышка оптимистларча мөнәсәбәттә, юмор хисен дә югалтмыйлар. Яхшы тормыш күрүләреннән канәгать алар, өстәл тулы ризык, пенсияләре яхшы, яраткан балалары һәм оныклары якында гына (өч оныкчыклары бар), бар эштә дә: ремонт эшләрендә, бакчада булышып торалар. Киләсе елның гыйнварында Вәлиҗан ага белән Зәйнәп апа үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәчәк. Аларга исәнлек-саулык һәм озын гомер телибез.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев