Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Яңа Чишмә ЗАГСында 2020 елда беренче булып туган баланы теркәү тантанасы узды

Даниил исеме бирелгән сабый 4 гыйнварда Валерий һәм Любовь Ребровлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.


 2020 ел Ребровлар гаиләсе өчен сабый туу сәбәпле истәлекле ел булачак, бу елны аларның өлкән уллары Денис беренче сыйныфка барачак, аңа сентябрь аенда 7 яшь тула. Һәм бу гаилә өчен мөһим булган барлык вакыйгалар «Татарстан АССРның 100 еллыгы» елында уза.
Даниилның әти-әнисенә туу турында таныклыкны ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова тапшырды.
«Бүген сезнең гаиләне икенче бала туу белән котлавы аеруча күңелле, чөнки бу көннән сезнең ана капиталы алу хокукы барлыкка килде», - диде ул.  
Ребровлар гаиләсен котларга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, артистлар һәм район җитәкчелеге килгән иде. Беренче сүз котлау өчен район башлыгына бирелде.  Вячеслав Козлов буш кул белән килмәгән: яңа туган Даниилга кышкы коляска, аның абыйсы Дениска– велосипед, әнисенә һәм әбисенә чәчәк бәйләме бүләк итте.
«Бүген мин әти-әни һәм әби-бабайның бәхетле йөзләрен күрәм. Безнең өчен бу да елның яхшы башлануы: яхшы гаилә тагы бер кешегә тулыланды. Бабайларын беләм, ул бар эшнең дә остасы иде, улы да, оныклары да шул юлдан китәрләр дип уйлыйм. Гаилә-ул безнең җәмгыятьнең ячейкасы. Ныклы гаилә - ныклы ил. Әти – әниләрне һәм барлык туганнарны бәхетле вакыйга - уллары туу белән котлыйм», - диде район башлыгы.
Ата-аналарны яңа туган сабыйлары белән РҮХнең баш табибы вазыйфасын башкаручы Наталья Роменская да котлады, үз теләкләрендә ул бөтен гаилә, бигрәк тә әни һәм балалар сәламәтлегенә басым ясады.
Иң изге теләкләр белән әти – әниләрне район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, Любовь Реброваның хезмәттәшләре - Яңа Чишмә урта мәктәбе педагоглары, район мәдәният йорты артистлары Илназ Шәйхетдинов һәм «Зажигай» төркеме дә котлады.
Лариса ФЕДОРОВА.
 Азат Мусин фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев