Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Яңа Чишмәдән Кирюшовлар гаиләсе республика торак программаларына рәхмәтле

Беренче бала туган вакытта гаиләнең ипотека торагы була инде. Икенче сабый туу аркасында, ипотека вакытыннан алда ябылачак.

Кирюшовлар гаиләсенә әлегә кечкенә генә уңайлы фатирда да урын җитәрлек. Әмма балалар үсә, аларның ихтыяҗлары да арта, аларга «кагылгысыз» территория кирәк булган көн дә әлләни ерак түгел. Менә шуның өчен «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты бар да инде, ул үз торак шартларын киңәйтү һәм яхшыртуда гаиләләргә ярдәм итү өчен каралган.

Кирюшовлар гаиләсе дүрт кешедән тора: әтиләре Алексей Зирекле авылының янгын бүлегендә коткаручы булып эшли, әниләре Светлана - Үзәкләштерелгән клуб системасының методик эш бүлеге мөдире (әлегә декрет ялында) һәм ике сабый – өч яшьлек Андрюша һәм 5 айлык Илюша.
Йорт хуҗабикәсе Светлана ипотекага сатып алынган 46 кв.метрлы беренче гаилә оясын бик оста һәм зәвык белән төзекләндергән. Биредә ял итү өчен дә, балалар белән уртак уеннар өчен дә, чакырылган кунаклар өчен дә урын бар. Шартлар яхшы булуга карамастан, гаилә үз торакларының квадрат метрларын киңәйтергә планлаштыра.
- Күпләр ипотеканы «кабала», «бурыч чокыры»дип атыйлар. Ә сез ипотека кредиты алудан курыкмадыгызмы?
- Юк, без курыкмадык. Без яшь, сәламәт, икебезнең дә эшебез бар. Ни өчен яшь гаиләләр турында дәүләт кайгыртуыннан файдаланмаска? Без файдаландык та. Һәм инде 2010 елның ноябрендә үк  социаль ипотека алдык. Фатир сатып алганнан һәм косметик ремонттан соң киләсе елның февралендә торакка күчтек. Быел үз фатирыбызда бәхетле гомер кичерүебезгә 9 ел, - диләр Алексей һәм Светлана.
- Ипотека гаилә бюджетына бик нык тәэсир итәме?
- 2016 елда безнең беренче улыбыз туды, озакламыйча ипотека буенча бурычыбыздан 200 мең сум акча күчердек. Ә узган ел икенче улыбыз туу тагын 200 мең сумны исәптән чыгарырга ярдәм итте. Шулай итеп, безнең исәпләүләр буенча ипотека кредиты буенча алынган 1 млн.100 мең сумның безгә 700 меңен генә түләргә туры килә һәм быел без ипотеканы тулысынча каплаячакбыз.
- Сез торакны зурайтырга планлаштырасызмы?
- Әйе, әлбәттә, «Көнбатыш» микрорайонында арендага алынган җиребез бар инде. Менә бу кредитны түләячәкбез һәм җирдә йорт төзү өчен тагын бер дәүләт программасына басарга планлаштырабыз, аны вакыт узу белән сатып алырга уйлыйбыз.
- Сезнең гаилә өчен квадрат метрларны киңәйтү турында хыял тормышка ашарлык, дип әйтергә була. Ә сезнең гаилә составын арттыру хыялы бармы?
- Кыз бала алып кайту турында хыялланып яшибез, - диләр алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев