Яңа тарифлар кертелде
1 сентябрьдән РФ-нең административ хокук бозулар турындагы Кодексының (КоАА) 12 нче "автомобиль" бүлегенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Шушы көннән башлап шоферлар өчен җаваплылык тагы да артты - хәзер иң аз штраф күләме -500, иң зурысы - 50 мең сумга чаклы. Йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләрнең ЮХК буенча белемнәрен тикшергәннән соң...
1 сентябрьдән РФ-нең административ хокук бозулар турындагы Кодексының (КоАА) 12 нче "автомобиль" бүлегенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде.
Шушы көннән башлап шоферлар өчен җаваплылык тагы да артты - хәзер иң аз штраф күләме -500, иң зурысы - 50 мең сумга чаклы. Йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләрнең ЮХК буенча белемнәрен тикшергәннән соң гына таныклыклары кайтарыла, исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен йөртү хокукыннан мәхрүим ителгәннән соң медицина белешмәсен дә яңарту зарури.
Тизлекне арттыру
Тизлекне сәгатенә 20-40 км арттырган өчен - 500 сум, 40-60 км арттырсаң - 1000-1500 сум, 60-80 км-га - 2000-2500 сум, 80 км-дан арттырсаң - 5000 сум штраф, яки бер елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Үз Полосаңда борылмасаң
Башка автомобиль юлларын кисеп, икенче, хәтта өченче полосада маневр ясау 500-1500 сумга төшә.
Каршы хәрәкәт полосасына чыгу
Иң куркыныч кагыйдә бозуларның берсе. Тоташ тамгаланган линия аша кисеп узу кара-каршы (маңгайга-маңгай) бәрелешүгә - ЮТҺ-нең иң куркыныч төренә сәбәпче.
Бу юлы 5000 сум штраф яки 4-6- айга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Куып җитеп узып китү
Соңгы араларда бары сул яктан гына куып узып китәргә мөмкин дигән кагыйдәне ешрак үтәми башладылар. Узышу кагыйдәсен үтәмәгән өчен 1500 сум (500 сум иде) штраф салу күздә тотыла.
Рульдә барганда телефоннан сөйләшсәң
Статистика буенча, рульдә барган чакта кәрәзле телефоннан сөйләшүчеләрнең авариягә очрау ихтималы зуррак. 1 сентябрьдән бу төр кагыйдә бозу 1500 сумга төшә.
Светофорның тыю сигналына чыгу
Бу төре - иң җитди һәм киң таралган кагыйдә бозуларның берсе. Тыю сигналы булып светофорның кызыл һәм сары төсләре санала. 1 сентябрьдән соң бу төр кагыйдә бозган өчен сездән 1000 сум каерачаклар, әгәр 2 ел эчендә тагын бер кат эләксәгез - 5000 сум чыгарып саласы, яки 4-6 айга йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүегез бар.
Хәрәкәттә җәяүлегә өстенлек бирмәү
Автомобиль йөртүчеләр күпчелек юл аша чыгучы җәяүлеләрне өнәп бетермиләр. 1 сентябрьдән 1500 сумга чаклы арткан штраф Рәсәй шоферларын җәяүлеләрне хөрмәт итәрәг чакыра.
Исерек килеш җилдерүчеләргә
Исерек килеш руль артына утыручының чын җинаять икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Тик, закон башкалар өчен язылган, дип санаучылар да юк түгел. Яңа закон буенча исерек хәлдә машина белән идарә иткән яки медицина тикшерүеннән баш тарткан очракта, машина йөртүчеләргә 30 мең сум күләмендә штраф кына түгел, ел ярымга - ике елга йөртү хокукыннан мәһрүи итеклү дә яный. Таныклыгын кайтарып, 2 ел дәвамында кабат исерек килеш эләксә, 50 мең сум штраф түли һәм 3 елга таныклыксыз кала.
Йөртү таныклыклары булмаганнарга (5-15 мең сум), хокуктан мәхрүм ителүчеләргә (30 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә арест) штраф күләме берничә мәртәбә артты. Йөртү таныклыгы булмаган кешегә руль биргән өчен 30 мең сум штраф түлисе, исерек кешегә руль бирсәң - 30 мең сум штраф түләү өстенә 1,5-2 елга таныклыгыңнан колак кагасың (кабатланган очракта - 50 мең сум штраф, 3 елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный). Иминлек каешы каптырылмаган булса - 1000 сум, документсыз йөрсәң - 500 сум түлисе, янында правасы булмаган кешегә рульне бирсәң - 3000 сум, балаңны кәнәфигә утыртмасаң - 3000 сум (500 иде) штраф түлисе.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен кырысланган җәзалар уңаеннан кайбер машина йөртүчеләрнең фикерләре белән кызыксындык: Дмитрий Патрикеев (йөртү стажы 16 ел): "Мин кодекстагы яңа төзәмәләрне, бигртәк тә исерек шоферларга кагылганын, тулысынча хуплыйм. Ә телефоннан сөйләшкән өчен каралган штрафны (1500 сум) артык зур дип саныйм».
Владимир Михеев (машина йөртү стажы 16 ел): "Минемчә, штрафлар бик югары.Әгәр алар яңа юллар төзүгә һәм безнең тар, чокырлы-чакырлы юлларны ремонтлауга тотылса, бу очракта мин тулысынча риза. Эләктерелмәгән каеш өчен 1000 сум түләү - минемчә, артык күп. Исерек хәлдә руль артына утырган өчен 30-50 мең сум штраф һәм 3 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне мин дөрес дип саныйм.
Егор Котов (машина йөртү стажы 38 ел): "Чыгарган сулышта 0,16 промиль алкоголль булуны зур куркыныч дип санамыйм, чөнки бу приборның төгәл күрсәтмәвеннән яисә машина йөртүче организмының физиологик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә дә килеп чыгарга мөмкин. Ә менә тизлекне сәгатенә 20 км-га чаклы арттыруга җәза бирелмәвен дөрес түгел дип саныйм. Димәк бу кимчелек"лихачлар" ничек йөргән булса, шулай җилдерәчәк дигән сүз - "40" чикләве куелган булса да, сәгатенә 60 км тизлектә һ.б. йөриячәкләр".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев