Ялгыш фикер
"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының 16 август санында басылган "Шкафыңны ташладыңмы - штраф түлә" язмасын укыгач, мин дә битараф кала алмадым. Мәкаләдә сүз эре габаритлы калдыклар турында бара, анда Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Олеся Завалишина иске шкаф һәм шуның кебек калдыкларны полигонга үзеңә илтергә тәкъдим итә. Административ...
Без административ комиссия секретаре Ирина Филиппова белән элемтәгә кердек һәм шундыйрак җавап ишеттек: "Безнең районда язмада бирелгән аңлатманы һәм Яңа Чишмә авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрен игътибарлап күзәтүче шундый уяу гражданнар булу бик әйбәт.
Яңа Чишмә авыл җирлеге Советы карары нигезендә (№8-24, 25 май 2011 ел) авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү-яшелләндерү, чисталык һәм тәртипне саклау кагыйдәләре кабул ителгән, анда Яңа Чишмә авыл җирлеге территориясен җыештыруны оештыру турындагы 3.4.4. пунктта түбәндәгеләр язылган: ремонт вакытында җыелган яисә эре габаритлы калдыкларны шушы ремонт эшләрен башкаручы кешеләр үзләре, махсус булдырылган урыннарга илтергә тиешләр. "Һичшиксез, язмадагы төзекләндерү кагыйдәсе дөрес бәян ителгән. Шулай булмаганда, "Авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу" ТР административ тәртип бозулар турындагы Кодексның 3.6.маддәсен бозуга китерә һәм гражданнарга 2 мең сумнан алып 3500 сумга чаклы күләмдә административ штраф салуны күздә тота.
"Яңа Чишмә авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү, яшелләндерү, чисталык һәм тәртип кагыйдәләре" авылның мәгълүматлар стендларында игълан ителгән иде.
Редакциядән: Яңа Чишмәдә ККК полигоны эре габаритлы калдык-постыкны чыгару өчен махсус урын булып тора һәм анда юл ачык. Авыл халкы әлегедәй калдыкларны анда үзләре илтеп ташларга тиеш. Кемнең транспорты юк, туганнарыннан, күршеләреннән сорап торырга була, сезгә түләп чүп-чарны илтергә булышучы ТКХ КПП һәм башка оешмаларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Контейнер куелган мәйданчыкка халык ни генә ташламый - анда бәрәңге сабаклары да, тирес, киселгән агач, куак ботаклары, иске коймалар һ.б. аунап ята. Бу бернинди кысаларга да сыймый. Тирә-юнебезне үз кулларыбыз белән чүп-чарга батырабыз түгелме (без капчыкта ятмый, тәртипсез, намуссыз кешеләрне штраф көтә). Авыл халкы җиңел юл тапкан: эре габаритлы чүп-чарны мәйданчыкка гына чыгарып ташлый, ә авыл җирлеге башкарма комитетына, мәйданчыкларны чүп-чар тавына әйләндермәс өчен, калдык-постыкны трактор яллап ККК полигонына илтеп ташларга туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев