3 декабрьдә Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр, кем булуларына һәм нинди урын биләүләренә карамастан, ниндидер сәбәпләр аркасында инвалид булган кешеләргә игътибарлырак карашта булырга тырышалар. Алар ничек яши, вакытларын ничек үткәрәләр? Әлеге сорауны мин Красный Октябрьдә яшәүче Гөлҗиһан Насыйровага да бирдем.
- Нигездә, инвалид статусы алган кешеләр физик кыенлыкка караганда, җан әрнүен күбрәк кичерәләр. Мондый хәлләрдә үзеңне ничек кулга алырга?
- Ялгызың гына аны җиңеп чыгу мөмкин түгел. Янәшәңдә сине аңлый, алдагы көнгә көч, ышаныч бирә алырлык кеше булуы кирәк.
Минем өчен мондый кеше - ул минем ирем булды (мин 2009 елдан бирле инвалидлыкта), әмма бер ел элек 59 яшендә ул вафат булды. Без Вәкил Габбас улы белән ветеринария табибы белгечлегенә бергә укыдык, шушы һөнәр буенча бергә эшләдек, өч бала тәрбияләп үстердек, җәмәгать эшләре белән шөгыльләндек: сайлаулар, халык санын алу, өстәвенә мин әле хатын-кызлар советы әгъзасы да идем. Картлыгыбызны да кайгыртып, күп итеп терлек асрадык. Мин пенсиягә чыккач, биш елдан соң ул да лаеклы ялга чыкса, балаларыбыз арасында тормышның рәхәтен күреп, оныкларыбызны куандырып, бер-беребезне кайгыртып, аз гына булса да үзебез өчен яшәрбез дип хыялланган идек.
Әмма, Гөлҗиһан апа сөйләвенчә, авыру берәүгә дә күренеп килми, Вәкил абый да кинәт авырап китә, язмыштан узмыш юк диләр бит, медиклар да аның гомерен коткарып кала алмыйлар. Гаилә өчен кайгылы көннәрдә барлык туганнары, дуслары, күршеләре алар янәшәсендә була.
- Гөлҗиһан апа, быелгысы - сезгә 60 яшь тулган ел да сезне чыдамлыкка сынау елы булган. Ни булды, шул турыда да сөйләп үтегез әле.
- Әйе, миндә кабат йөрәк белән проблемалар башланды. Мин район хастаханәсендә яттым, аннан мине Әлмәттәге кардиология үзәгенә җибәрделәр. Анда өч ай дәвамында мине тикшерделәр, катлаулы һәм кыйммәтле процедуралар, әйтик, коронарография үткәрделәр. Минем өчен алар бушлай булды. Июльдә - беренче стентирование, ә сентябрьдә икенчесен ясадылар. Анда, хастаханәдә миңа "Үзеңнең йөрәгеңә булыш" дигән брошюра бирделәр. Мин табибларның барлык киңәшләрен тыңларга, күрсәтмәләрен үтәргә тырышам, миңа минем якыннарым - балаларым да булыша.
Илдан белән Илсөя Яңа Чишмәдә яшәсәләр- эшләсләр дә, чакыруга кайтып җитәләр. Үзебезнең фельдшерлар: Маша белән Валя да миңа бик ярдәм итәләр: кирәкле даруларны алып кайталар. Мине төпчек улым Илнур гел карап тора.
Өстәлегездә газеталар һәм брошюралар арасында калын китап күрәм, бу нәрсә - дару үләннәре белешмәлегеме әллә?
- Юк, бу минем яңа шөгылем. Бу китап - гарәп телен өйрәнүчеләр өчен.
- Укырга соңрак керешкәнсез түгелме?
- Киресенчә, балачакта җитешмәгәнне өйрәнү өчен вакыт хәзер бар. Мин һәрчак укырга яраттым. Үзем укыган Тат. Волчья мәктәбе китапханәсендә мин укымаган китап калмады. Аннан Алабугада ветеринария училищесында белем эстәү, эш, читтән торып Казандагы ветеринария институтында уку, балалар, башка мәшәкатьләр - көн җитми иде, кичләрен, йоклар алдыннан, соңлап кына бераз укыштыргалый идем.
Китапларны мин китапханәдән алам - анда язылуыма күптән. Гарәп телен шушы телдә язылган китапларны уку өчен генә түгел, догаларны дөрес уку өчен өйрәнәсем килде. Дога ул кешене тынычландыра, күңелеңне, рухыңны пакъландыра.
- Сезнең хыялларыгыз бармы?
- Төпчегем Илнурның өйләнүен түземсезлек белән көтәм. Өйдә оныкларым йөгереп йөрүен телим.
- Инвалидлыкка чыгып, үз-үзләренә бикләнеп калган, бар нәрсәгә кул селтәгән кешеләргә карата ни дияр идегез?
- Үз-үзеңә бикләнергә һич ярамый. Киресенчә, кешеләр арасында булырга, аларга җаныңны ачып салырга кирәк. Алар һәрчак ярдәмгә киләчәкләр. Туганнарың белән элемтәне өзәргә ярамый. Янәшәңдә алар тагын да күбрәк һәм тормышыгыз тагын да кызыклырак булачак.
- Сезгә, сезнең оптимизмга һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт- хыялыгыз тизрәк тормышка ашуын телим.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев