Янина Логинова: “Әдәмсәдә мин ватанымны таптым“
12 майда Янина Романовнага 90 яшь тулган. Украинада туган (кан буенча поляк һәм немка), Татарстанда, нәкъ менә Әдәмсә авылында үз өен, гаиләсен булдырган, димәк ватанын да шунда тапкан дигән сүз.
Украина, Россиянең кайбер өлкәләре һәм Татарстан районнары буенча яхшы тормыш эзләп интегеп бетеп, әти-әнисе торыр урын тапканда Янинага җиде яшь була. Тик сугыш бетәргә бер ел калгач әтиләре гаиләсен ташлап китә. Аның бу хыянәтен рухи яктан да, матди яктан да алар бик авыр кичерә, чөнки әниләре эшләми, биш баланы карарга, тәрбияләргә кирәк була. Әйтерсең лә әлеге хәлләр кичә генә булган диярсең: Янина Романовна 75 ел элек булган тарихны дулкынланып һәм әнисе өчен күңеле рәнҗеп сөйләде. Безнең якларда әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузган, әниләренә һәм зуррак балаларга лесничествода эш табырга ярдәм иткән кешеләр турында ул рәхмәт сүзләре белән искә алды. “Җир йөзендә яхшы кешеләр күп“, - дип Янина Романовна бик еш әйтә, әйтеп кенә калмый, үзе дә һәрвакыт яхшылык эшләргә генә тырыша.
Янина Шрейтер һәм Степан Логинов төзи башлаган урында иске генә бер йорт була. Янина лесничествода эшләп яхшы гына хезмәт хакы ала, Степан табельдә “палкага“ эшли.
- Аңа берни ала алмыйсың, - ди Янина, - минем хезмәт хакына яшәдек. Мал-туар булдырдык, тавыклар, кәҗәләр тоттык. Әкренләп кенә зур йорт төзедек, Степан гел шунда кайнашты: төннәрен бүлмә уртасында тактадан бизәкләр кисеп ясап өйнең фасадын, түбә фронтонын бизәде, иң матур бизәкләр - тәрәзә рамнарында. Өй түгел-уенчык, ә эче алты баланың шат авазыннан яңгырап торды. Алар тәртипле һәм эш сөючән булып үсте. Степан, кайвакыт бераз салгаласа да, бер авыр сүз дә әйтмәде. Бәйрәмнәрдә кунаклар безгә килә иде: табын янында сөйләшеп, җырлашып утыра идек. Ә иртән, баш авырта дип, диванда аунап ятмадык, эшкә чыгып китә идек. Эштән соң, йорт эшләрен бетергәч, күршеләр белән өй янындагы эскәмиядә сөйләшеп утыра идек, әйләнә-тирәбез йөгереп уйнап йөрүче балалар белән тулы була иде. Әй, кызык вакытлар булган да инде. Менә шулай яшәдек без.
Бүген урамга чыксам – тынлык, күршем – дустым авырап киткән, икенчесе исә мәңгелеккә күчте. Яшьләр дә күзгә сирәк кенә чалына. Ә бала-чаганы күрергә дә юк. Кайчакларда үземнең искереп беткән өемә карыйм да, анда да күңелемә урын тапмыйм, ә хатирәләр – моңсу: Степанның вафатына да 22 ел вакыт үтте. Утырам да, уйларымда аны әрлим – ни өчен һаман мине алырга килми, нигә ике улымны үзе янына алды, дим.
Әмма тормышта шатлыгы да бар, болар аның балалары, оныклары һәм оныкчыклары. Ул барысын да ярата, түземсезлек белән аларны кунакка көтә, ә алары озак көттерми: йә чиратлашып, йә барысы да берьюлы кайтып җитәләр, кочаклыйлар, күчтәнәчләре белән сыйлыйлар. Өстәлләргә ак эскәтер җәелә, төрледән-төрле тозланган яшелчәләр, өйдә пешкән камыр ризыклары, тәм-томнар куела. Һәм, элеккечә, бу өйдә яраткан җырлар яңгырый башлый. Янина Романовна шаяртып кына: “Мин инде хәзер үк үз тавышымны әзерлим“, - ди.
Олы кызы Александра Кама Аланындагы фатирын калдырып, хәзер әнисе белән бергә яши. Әти-әнисе йортын чисталыкта һәм тәртиптә тота, бакчага яшелчәләр утырта, түрбакчаны чәчәкләргә күмә.
- Кайчандыр шушы йортта бәхетле булып, киләчәк турында хыялланып яшәгән чаклардагыча булсын. Һәм менә ул киләчәк - бала чактагы һәм яшьлектәге тормышны хәзергесе белән чагыштырыр чак килеп җитте бугай, без инде иллене күптән узып киттек, - ди Александра Степановна.
Лариса Федорова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев